Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Табылдык

11 Май 2020 2646
Котырып янган уттан берни калмады. Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы бушка китте, бер сәгать эчендә йорт, каралты-кура янып, көлгә әйләнде. Бераз вакыт үткәннән соң, көл өеме янында хәсрәткә дучар булган карт белән карчыктан башка беркем дә калмады. Аларны чакырмадылар түгел, кат-кат чакырдылар. Әмма карт белән карчык йорт яныннан китәргә теләмәде. Авыл “филшерен” дә куып дигәндәй кайтарып җибәрделәр. “Дөньяда була торган хәл, без икәү бит, берни дә булмас, бүгенгә монда гына утырып торабыз”, – дип кабатлагач, авыл халкы да таралды.

Икесе генә калгач, карт белән карчык нигез янына елыштылар. Һавадагы көйгән, янган искә, авыр ыска да игътибар итмичә, тын гына карап тордылар. Гомер иткән, балалар үстергән, сөенеп тә, сөелеп тә яшәгән нык-таза нигезләре... Инде картайдык, инде шушыннан тыныч кына ахирәткә күчәрбез дип яшәп ятканда...

– Картым, әйдә, борчылмыйк әле. Мал була да бетә дә ул, ди торганиең үзең.

– Үзебез өчен борчылмыйм мин, карчык. Әнә теге пожарник егетне кызганам. Үзе турында уйламыйча, утка кереп безне алып чыкты бит! Ут эченә батырлар гына керә, куркак утны әйләнеп уза ул. Үлеп китсә, бер батыр егет безнең аркада әрәм була дип кайгырам мин. Сукыр калмаса ярар иде, битләре бик каты пешкән дип әйттеләр.

Карчык эченнән генә белгән догаларын укыды да көл эченнән нидер эзли башлады.

– Карчык, нәстә эзлисең? Эзләмә, бөтен нәрсә янып бетте, берни дә калмады.

– Ярар, картым, ярар... Бетсә бетә инде, Аллаһ Үзе беләдер... Әйбер эзләми идем әле. Гомергә шкафта торган Коръәнем кая икән дип актарынам. Янып бетмәгәндер, Коръән утта янмас! Берәрсе табып алып куймады микән? Иртәгә сорашасы булыр...

Янган йорт тирәли йөргән карт белән карчык шулай җәйге таңны каршыладылар. Җитәкләшеп, бер-берсенең кулын ычкындырмыйча, су буена төштеләр. Салкын чишмә суы белән юынып алгач, бераз хәл кергәндәй булды үзләренә. Бу хәсрәт аларны тагын да якынайткан, бер-берсенә күренмәс җеп белән бәйләп куйган иде.

– Карчык, әйдә, минем алга башыңны салып йоклап ал. Үзем саклап торырмын. Әле кайчан шулай парлашып таң аттырыр идек, ә?

– Җук, картым, йокламыйм, йокым килми. Кояш чыкканда су буйлары бигрәк матур була икән... Шул матурлыкны күрми яшәлгән... Әле ярый, үзебез исән, име, картым? Авыл халкына күңелсезлек ясамадык. Теге егет янына да барып киләсе булыр. Аның каршында бик гаепле бит без...

Авыл урамнарына җан керде. Карт белән карчыкны әле берсе, әле икенчесе үзенә чакырды. Мунча ягып керттеләр, киендерделәр, тәмледән тәмле ризыклар белән сыйладылар. Өлкән яшьтәге кешеләрнең олы хәсрәттән соң да нык калулары гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде аларны.

– Борчылмагыз, йорт-җирсез калдырмабыз, – дип хәлләрен белешкән авыл башлыгы да шундый тойгылар кичерде.

– Үзегез борчылмагыз,улым. Әле җәй, аннары күз күрер. Кеше борчып акча җыя күрмәгез! Без яшисен яшәгән инде, бер җае чыгар әле, – диде карт.

Авыл башлыгы телсез калгандай булды. Аңа әллә кемнәр, әллә нинди гозерләр белән киләләр! Хәтта хәлле генә кешеләр дә аның янында мескен булып кыланудан тайчанмыйлар. Ә болар... Үзләре исән чакта ук һәйкәл куя торган кешеләр!

– Бер генә гозеребез бар, Коръәнебезне таба алмадык, үзебез белән гомер иткән... Шуны табып булмас микән? Тагын бер гозерем бар икән. Машинаң белән теге, безне уттан алып чыккан егет янына алып барып кайтчы. Хәлен беләсе, үзен күрәсе килә.

Мәгърур имән агачы кебек, нык гәүдәле егетне марляга чорналып беткән хәлдә күрү картларга бик авыр булды. “Һай, бала! Без гаепле инде, кичер безне!” – дип сөйләнде карчык.

– Улым, син мине ишетәсеңме? Хәлең ничек? – дип карт та егеткә якынрак килде.

Шулвакыт марля аша тонык кына тавыш ишетелде:

– Сез исән икән, Аллага шөкер!

– Исән, исән, – дип сөенеште картлар, егетнең тавышын ишетеп. Карчык, уфтанып:

– Без исән, Коръәнебез генә югалды, – дип уфтанды.

– Югалмады... ул да... исән... соңгы минутта... күземә чалынды... өлгердем, – диде егет телен соңгы көче белән әйләндереп.

Карт белән карчык сөенечләреннән елап җибәрделәр: “Аллага шөкер, табылды, бөтенебез дә исән-сау!”

Карт белән карчыкны хастаханәдә калдырдылар, аерым палатага урнаштырдылар. Карчык моңа бик сөенде, картына кабат-кабат: “Әйбәт булды әле бу, берочтан егетне дә караштырырбыз”, – дип сөйләнде.

Бер ай вакыт узып китте. Илдар тиз савыкты, әмма бите нык пешкән, күзләренә дә зыян килгән булып чыкты. Ни кызганыч, егет берни күрми, сукырайган иде. Карт белән карчык кына өметләрен өзмиләр, икесе генә калганда, “Илдарның күзләре ачылсын”, – дип дога кылалар, Аллаһка ялваралар.

– Карале, улым, йөргән кызың бармы синең? Булса, нигә яныңа килми? Әллә ишетмәде микән? Хәбәр салырга кирәк, әдрисен бир дә үзебез хәбәр итик, – дип, карт Илдар янында бөтерелде.

Уколдан соң тирән йокыга талган егет аны ишетмәде.

Палатада бергә дәваланып ятучы Искәндәр авыр сулап:

– Бар аның йөргән кызы, мондый егеткә кызлар үзләре тагыла. Тик... килмәячәк ул монда, “сукыр егеткә кияүгә чыгарга җыенмыйм” дигән. Юлы такыр, китсен! Безнең Илдарга менә дигән кыз табылыр әле! Кемнең кем икәне, чын йөзе шундый вакытта ачыла ул, – дип нәфрәтләнде.

Беркөнне хастаханәгә “Мәскәү табиблары килгән” дигән хәбәр таралды. Дөрес булып чыкты бу хәбәр. “Батыр егет монда ятамы?” – дип палатага кергән табиб Илдарны яхшылап тикшерде. Бераз тын торганнан соң, тирәсендә бөтерелгән табибларны “биетергә кереште”:

– Нәрсәгә мине чакырдыгыз? Бу кутырларны чистартып, бит тиресен яхшылап эшкәртергә мин килеп өйрәтергә тиешме сезне? Бер ай буе батыр егетне сукыр итеп яткырганыгыз өчен җавап тотарга әзерләнегез. Керфекләре, күз кабаклары ябышып каткан, шуны чистартып булмый идеме? Хурлык бит бу! Ил күләмендә яхшылар исемлегендә йөргән хастаханәдә шундый хәлләр булгач, башкалардан ни өмет итәргә кирәк?! Позор! За это ответите, все ответите! Я вам обещаю!.. Әйдәгез әле, егетем, минем белән. Сөйгән кызыгыз бармы, булса, шалтыратып әйтегез аңа, иртәгә үк туй итә аласыз...

Бу көнне картлар белән Илдар гына түгел, бөтен хастаханә бәйрәм итте. Күзле булуның никадәр бәхет икәнен егет шунда аңлады. Юк, табибларга үпкәләми ул, җавап бирүләре дә кирәк түгел, баш табибны да эшеннән алдыруга риза түгел. Шушы бер ай эчендә үзе өчен бик күп нәрсәләргә төшенде егет: тугрылыкның тормышта никадәр мөһим булуын аңлады, кешегә яхшылык эшләүнең рәхәтен тойды. Ут эченнән коткарган картларның аны ничек хөрмәт иткәннәрен күрү, мөгаен, иң зур терәк булгандыр егет өчен. Күзләрең күрү дә чиксез зур бәхет икән ләбәса! Сөйгәне Алсуның хыянәтен авыр кичерсә дә, аңа да ачу сакламый. Димәк, ике арада сөю булмаган.

Илдарның күзләре күрә башлавын ишеткән кыз башын иеп икенче көнне үк егет янына килде. “Бергә булыйк, кичер!” – дип ялынды. Кичерде кызны батыр егетнең олы йөрәге. Әмма... “Бергә булу мөмкин түгел”, – диде. Аңа саф сөю, чын мәхәббәт, гомер буе иңгә-иң торып, бер-береңә тугры булып яши торган кеше кирәк. Язмышның беренче сынавыннан ук сөйгәненнән баш тарткан кешегә ничек кабат ышанырга? Андый сынаулар алда күпме көткәнен кем белә? Янында бөтерелгән картлар кебек, җитәкләшеп гомер юлын үтә торган яр кирәк аңа... Егетнең сүзләре Алсуның йөрәген яндырды, үзенең иң зур һәм чын бәхетен югалтуын шунда гына аңлады кыз. Илдарның: “Мин синдә кояш күргән идем, беркайчан да сүнми торганын таптым дип сөендем. Гомерем буе җылытырсың дип уйладым. Ә син минем ихлас яратуымны тоя алмадың, беренче авырлыктан ук курыктың, сүндең. Яктыртмадың, җанымны җылытмадың”, – дигән сүзләрен оныта алырмы кыз?

...Илдар картларны үзенең бер бүлмәле фатирына алып кайтты. Шулай яшәп киттеләр. Егет өйдә бөтенләй тормый диярлек, йокларга гына кайта, көне эштә уза иде.

Беркөнне карчык тик торганнан картына:

– Картым, бу Илдар безнең онык түгел микән? Безнеңчә уйлый, безнеңчә сөйләшә бит. Кара тегене, Алсуны, ничек тиз генә табанын ялтыратты. Илдар улым аңа безне примир итте, ишеттеңме! Тикмәгә генә безне очраштырмагандыр... Аллаһ үзе беләдер... Аннан соң... Бүлнистә ятканда муенындагы зур миңне күрдем. Андый миң сирәк була, ә бу миң безнең малайныкына охшаган, аныкы да кыяр кебек, кәкрәеп тора иде, – дип әйтеп куйды.

Карт үзе дә бу хакта уйлап йөргән икән:

– Бүген кич үзе белән сөйләшеп карыйк мәллә? – дип җилкенде.

Җилкенерсең дә... Улы белән киленен җирләгәннән соң, аларга ниндидер усал кыяфәтле кешеләр килеп, оныкларын алып киттеләр. Хәсрәттән бирешкән, аңгыраеп калган картлар үз куллары белән оныкларының әйберләрен төйнәп җибәрделәр. Өч яшьлек малай “кунакка барам” дип сөенде, машинага утыргач: “Еламагыз, иртәгә кайтам мин”, – дип әби-бабасын юатты. Хәсрәт ачысы бераз кимегәч, бирелгән адрес буенча оныкларын күрергә барганда, аны икенче гаилә балалыкка алган булып чыкты. Тавыш чыгарырга маташкан әби белән бабайны куркытырлык сүзләр табып, өйләренә кайтарып җибәрделәр. Балаларын югалту ачысына онык хәсрәте дә өстәлде. Бер кешедән ярдәм сорамадылар, беркемне борчымадылар, һәр яңа туган көн өмет белән, олуг заттан киләсе ярдәмгә ышанып үтте. Бәлки бу кич шундый булыр? Кем белә, Аллаһның рәхмәте чиксез...

Ул кичне Илдар бик соңга калып кайтты. Борчылган да кебек үзе... Икенче карасаң, сөенгән дә кебек. Карт белән карчык ни дияргә белми тын гына диванда утырып тордылар. “Өйләнәм ди торгандыр. Яшәрегезгә урын табыгыз дисә, ни кылырбыз, кая барырбыз?” Гомер юлын бергә узган картларның икесе дә бер үк уй белән Илдарга текәлделәр.

Ниһаять, тамагы карлыккан Илдар сүз башлады:

– Мин хәзер сезгә бер сүз әйтәм, тик сез дулкынланмагыз, йөрәгегезне тыныч тотыгыз, яме.

“Шулай дип уйлаган идем аны!” Картлар бер-берсенә мәгънәле караш ташладылар.

– Ничек дип әйтергә соң?.. Карале, каушата икән бу. Һе... Гомеремдә болай каушаганым юк иде, бармакларга кадәр дерелди.

– Ярар, улым, без риза-бәхил, иртәгә үк авылга кайтып китәрбез. Болай да инде сине мәшәкатьләдек...

– Сез нәрсә инде? Нинди кайтып китү ди тагын? Беркая да китә алмыйсыз хәзер! Мин... сезнең оныгыгыз! Дулкынланмагыз, борчылмагыз, яме, сез миңа шундый кирәк!

Үзе чамадан тыш дулкынланган Илдар әле картны, әле карчыкны кочагына кысты. Бераздан соң гына аларның үтә дә тыныч булуларын, мут елмаеп бер-берләренә карап утыруларын абайлады.

– Сез нәрсә, оныгыгыз табылганга сөенмисезмени? Әллә....

– И-и-и, нинди сөенмәгән ди, балам! Без инде бүген кич сүз башларбыз дип уйлаган идек. Бигрәкләр дә якын бит син безгә, бер күрүдә үзең дә якын иттең. Сизенгән идек, шикләнмәдек, “үзебезнең малай” дип бик яраттык сине, – дип, карчык Илдарның башыннан аягына кадәр йомшак куллары белән сыпырып төшерде. – Күзләр генә тимәсен үзеңә, бигрәкләр дә миһербанлы бала булып үскәнсең. Әле кем әйтте соң сиңа бу сөенечне?

– Армиядән соң иптәш егетем белән бергә бу якларга кайтып урнаштым. Ул: “Безнең якта балалар йорты бар, бәлки туганнарыңны табарсың”, – дип өметләндерде. Ике ел эзләдем, нигәдер сер итеп тоттылар. Дус егетнең танышлары аркылы гына табып булды сезне. Менә, рәсми кәгазь дә бирделәр.

Карт белән карчык бу сихерле кәгазьне кадерләп, дерелдәгән бармаклары белән әйләндерә-әйләндерә карадылар. Аларның югалган оныкларын табып биргән кәгазь бит бу!

– Карчык, табылдык бит без тәки! – дип урыныннан сикереп торды карт.

– Табылдык, картым, Аллага шөкер, табылдык! – дип дога кылды карчык.

Көтә белсәң, бәхет килә икән. Карт белән карчык та сабыр гына, өмет белән көттеләр бу көнне. Моның өчен аларга күп еллар сагыну-сагыш ачысын йотарга, хәсрәтле көтү белән йөрәк әрнетергә, ут эчендә калырга, аннан исән чыгарга язган.

Табылдылар! Аларны эзләүче, табучы булды. Димәк әле алар кирәк. Бәхетләре картлыкка калган булса да, карт белән карчык риза. Бәхетле табылдыклар бит алар!



Язма  "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 май 2018 № 18
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1674
3 Август 2020 10:18 1095
ӨСКӘ