Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Табигать – көч һәм илһам чыганагым...

6 Март 2019 326
Аһ, мин җир өстен артык сөйдем бугай, Артык сөйдем аның гөлләрен. Һәрбер буйга җиткән каен кызын, Усак егетеннән көнләдем.
Такташка ияреп, мин дә “көнлим”. Кыш үтеп, язга керүгә, шушы юллар колагымда чыңлап, сурәте күз алдымда уйнаклап тора.

Тагын талдай зифа буйлар, йөзьяшәр имәндәй озын гомерләр, шомырт кара күзләр, карлыгач канатыдай кыйгач кашлар, миләштәй ачы язмышлар, алмадай алсу яңаклар, чия кебек иреннәр күпме әле. Безне гомер буе каршы алып, озатып торучы “әнкәй кебек өянкеләр, әткәй кебек тупыллар...”

Язгы җылы һава, йомшак җил, ягымлы кояш табигатькә җан өрә. Табигать белән аралашу тәнгә сихәт, көч бирә, җанга илһам сала. Агачларның һәммәсен: шәһәр эчендәгеләрен, урманда үскәннәрен, рәт-рәт тезелеп киткәннәрен, авылны үз иткәннәрен, ялгызларын һәм парлыларын күзәтәм.

Су буена төшәм. Күпме гашыйкларның яңгыравык тавышын саклаган, ялгызларның сагышын сыйдырган, ничәмә-ничә буынны тоташтыручы серле һәм мәгърур таллар. Монысы биш-алты кеше кочагына да сыеп бетмәс, мөгаен. Качышлы уйнарлык та, урап әйләнеп йөреп уйланырлык та үзе. Талга сыенып, су агышын тыңлыйм. “Су агышын туктатып булмаган кебек, гомер агышын да туктатып булмый икән шул”.

Әниемнең еш кабатлый торган сүзләре күңелемдә кабат яңара.

Гаҗәеп күренешкә тап булам. Бер бик зур тупыл агачы, җир сулышын тоярга теләпме, әллә көчле давыл кубыпмы ауган. Тамырларын бик-бик тирәнгә җибәреп өлгергән, күрәсең. Сыгылса да, сулмаган, корымаган. Аның өстә калган һәр ботагыннан яңа тупыл үсеп чыккан. Яшәүне яраткангадыр, яңа тупылларга үсәргә ярдәм иткән. Ә ныклы нигездә үсүнең өстенлекләрен беләм мин.

Рәт-рәт үсүче каеннар арасыннан йөргәндә күңелне ниндидер, аңлатып бетереп булмый торган , рәхәтек биләп ала. Аһ, бу табигатьнең кодрәте! Үзләре тип-тигез. Ул нәфислекләре. Җил аларның хыялларын, бизәкле яфракларына кагылып, ерактагы усак егетләренә хәтле илтеп җиткерә.

Агачларның шаулавын, яфракларның лепер-лепер сөйләшүен тыңлыйм. Бу тавыштан моңлы, ә кайчак шомлы; җиңел, йә салмак; шатлыклы һәм сагышлы көй туа. Мин болай дип язып куям:

Ике яфрак бер-берсенә кагылып ала:
Серләшәләр беркем аңламаган телдә.
Бары сиңа гына әйтер сүзем
Күңелемдә туып тора көн дә.

Табигатьтәге язгы төрлелек, җанны иркәләүче моңлы кошлар тавышы, яңа гына чыгып килүче үлән исе, чәчәкләр, кырлар, болыннар, урманнар – һәммәсе игътибарны җәлеп иттерә, үз матурлыгы белән теләсә кемне әсир итә ала.
Өй алды бакчасында үсеп утыручы балан, шомырт, чияләр еш кына тәрәз шакый. Йә, кайсыгыз битараф кала ала?! Тәрәзәдән генә тышка күз салам. Ак чәчәккә төренеп утыручы бу агачлар яшәү тәмен, яшьлек ямен искәртеп торалар, үзләре янына чакыралар.

Бер мизгелгә генә күз алдыма китереп карыйм. Без яши торган җирдә бер агач та үсми, ди. Балалар ничек качышлы уйнар, кешеләргә сөйләп булмый торган серләрне кем саклар, кечкенә хайваннарны ерткычлардан нәрсә яшерер? Кошлар кайда оя корыр, җырчы кошлар кая басып сайрар? Зәмһәрир салкыннардан без кая ышыкланырбыз? Кеше тәмле җимешләрдән мәхрүм калыр. Хайваннар, кош-кортлар өйсез булыр. Иҗатчыларның да язарына “азык” бетәр. Матурлык югалыр, дөнья ямьсезләнер, һава пычранып төссезләнер...

Уйларымны шунда ук куып таратам. Чынбарлыгым минем башка, туган ягым табигате искиткеч! Табигатьнең бөтен байлыклары да үз эшен, үз урынын белә. Шул байлыкларны саклауда зур өлешемне кертеп, табигатьне артыгы белән сөеп яшәү – табигать миңа биргәннәрнең бик азы гына бит ул!


Фәридә Айдарова


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ