Язмалар исемлегенә күчү
P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 3 ноябрь көнне чыгачак 44нче санында укый аласыз.
Төрмәченең җиденче җинаяте
1 Ноябрь 2016 1540
1969 елда туган Рафаэль Ибраһимов 20 елга якын гомерен төрмәдә уздыра. Яшь чагында, Тәтеш районының Бакырчы авылында яшәгәндә төркем белән көчләгән өчен 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә ул. Аннан соң Түбән Камада кыйнап, кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен 3 елга, аннары кеше үтереп 9 елга утыртыла. Барлыгы алты тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылып, иң яхшы елларын суга салган 46 яшьлек ир-атка акылга утырырга вакыт югыйсә. Ләкин быел җәй җиденче явызлыгын кылып, тагын бик нык килеп каба ул.
Рубрика: АНОНС
Автор: Наил Вахитов