Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эльмира Сөләйманова: “Танышлар ярдәмендә алынган исем кирәк түгел миңа”

14 Май 2020 1146
Күп сөйләшә. Кунаклар ярата. Баш­лангыч белемне Чаллыда, рус мәк­тәбендә алган, аннары сәүдә училищесын тәмамлаган. Балаларын “Инстаграм” битендә, социаль челтәрләрдә күрсәтми. Вакчыл, игътибарсыз ир­ләрне яратмый. Сатучы булып эш­ләгәндә андыйларны күп күргән, ахры. Ире белән дә кибеттә танышкан.
– Эльмира, узган ел “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирделәр үзеңә. Дәрәҗәле исем алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Беренче чиратта тырышлык, зур хезмәт булырга тиештер. Тәгаен беләм, әгәр: “Халык артисты исемен алу өчен ярымчишенеп сәхнәгә чык”, – дисәләр, риза булмас идем. Шуңа күрә ниндидер танышлар, урау юллар белән алынган исем кирәк түгел миңа. Бу дәрәҗәле бәяне иҗатыма бирүләрен телим.

– Төп керем җырданмы синең, әллә тамадалык эшеннәнме?

– Бары тик концертлардан гына.

– Сабантуйларга заказлар күп булдымы быел?

– Ныклап сөйләшеп куйганы бер генә әле. Күп шалтыраталар, бәя белешәләр, чагыштыралар. Узган ел да шулай иттеләр. Көне җиткәч, “без риза” дип чакырып яталар. Алай эшләп булмый инде. Кем беренче ныклап әйтеп куя, шунда барам.
  
– Ялларны ничек уздырырга уйлый­сың, юлламалар алып куйдыңмы әле?

– Мин исемә кайчан төшсә, шунда урынымнан кубып чыгып чаба торган кеше. Менә кичә, мисал өчен, “горящая путевка” бар иде, ике олы кешегә һәм бер балага. Төркиягә, 5 йолдызлы отельгә, 10 көнгә. Бушка, иптәшкә барырга бер кеше таба алмадым.

– Ирең, кызың?..

– Кызның барасы килми, укуы кала. Ирне эшеннән җибәрмиләр, аның җәй көне ял алганы юк. Бирмиләр.

– Бергәләп ял итә алмыйсыз икән...

– Шулай, җитәкче кешегә җәй көне ял бирмиләр. Кыш көне ала ул, анда инде мин гастрольләрдә. Менә быел август аена ничек тә җаен китерергә куштым. Грузиягә барырга җыенабыз. Безнең күршедә генә грузиннар яшәгән иде, күченеп китеп бардылар. Кунакка чакыралар.

– Ничек барасыз?

– Дүрт машина белән барырга ниятләп торабыз. Туганнар, балалар, каенана белән.
  
– Балаларыгыз зурмы?

– Дианага – 12, Артемга 4 яшь.

– Кыз бала үзенә ярны әтисенә охшатып сайлый, диләр. Шулай булуын теләр идеңме?

– Теләр идем. Шундый ук ярдәмчел, тыныч яр телим кызыма. Әтисенең куллары да алтын, һәр эшкә ятып тора.

– Кимчелекләре дә бардыр инде Диманың. Иң ачуыңны китергән ягын әйт әле?

– Балаларны яклый. Бөтен нәрсәгә риза булып, көйләренә килеп тора. Һәм аз сүзле ул. Телефонда утырырга, тарихи китаплар укырга ярата. Ә минем сөйләшәсем килә, кунакка барасы килә. Ашарга чакырганда да әллә ничә тапкыр дәшәргә кирәк. Улыбыз да шулай. Аннары “ачуланасың” диләр. Ул кадәр дәшә-дәшә...
– Фатирыгыз зурмы?

– 4 бүлмәле.

– Ипотека түлисезме?

– Әнисенә күрше подъезддан бер бүлмәле фатир алган идек, бергә тормас өчен. Менә шуны түлибез.

– Диеталар белән мавыгасыңмы?

– Юк, ни теләсәм, шуны ашыйм.

– Артист кеше фотога күп төшә, фотошопка карашың?

– Урамда мине күргән кеше “фотода матуррак идең” дип әйтерлек булмасын дим фотографларга. Муен сырларымны да алдырмыйм.

– Бакча сезоны ачылды, сезнең җир, дача бармы?

– Бакча алдык. 4 кенә сутый, быел мунча салабыз.

– Анда күбрәк кем эшли?

– Мин бөтенләй эшләмим. Эшләр өчен түгел, ял итәр, мунча кереп, шашлык пешереп, һавада йөрер өчен алдык бакчаны.

– Син тырыш хатынмы?

– Төрле чак була. Илһам килмәсә, көнозын кино карап ята алам, ризыкны әзерне китертәм, йә берәр җиргә барып ашап кайтабыз. Илһам килгәндә манты, пилмән, салатлар ясап, иртәдән алып бөтереләм инде.

– Еш киләме?

– Юк... (көлә)

– Акчаны сак тотасыңмы?

– Соңгы вакытта – әйе. Кунаклар азрак чакыра башладым, үзем дә сирәгрәк йөрим. Балаларга тотам күбрәк, аларны чикләмим.

– Аена, ким дигәндә, ничә сум акча эшләргә кирәк, синеңчә?

– Ашауга, киемгә, коммуналь түләүләргә җитсен дисәң, кредитларны да кушсаң, аена 100 мең тирәсе булырга тиештер.

– Бер кешенең хезмәт хакымы?

– Юк, гаиләнең уртак кереме.

– Иң зур үкенечең?

– Тагын берәр бала табасы килгән иде дә... Ә хәзер соң кебек. Ул бала үскәндә иллемне тутырган булам, әнә, әбиең килә дип миңа төртеп күрсәтсеннәрме...

– Иреңнән рөхсәт сорап таптыңмы балаларны?

– Боларын сорамадым. Ул беренчесен дә теләмәде, балаларны бөтенләй яратмый иде. Туганнарына кунакка барабыз, анда яңа туган бала елый. “Булды, киттек, кайтабыз”, – ди дә борылып чыгып китә Дима. Ә мин авырлы. Шулайрак иде ул.

– Ничек үзгәрде?

– Үзенеке тугач. Үзенекеләрен ярата хәзер.

– Эльмира, берәр “фирменный” салат рецептың белән уртаклаш әле?

– Икенче бала туганчы бик мавыктым салатлар белән. Рецептларын туплап, берәрсе ошамаса, кырыена: “Башка моны ясама, тәмле түгел”, – дип тамгалап та куя идем. Мин бавыр яратам. Юылган бавырны озынчалап юка итеп турыйм да кыздырам. Аерым савытларда кишер, суган кыздырам һәм барысы да әзер булгач әз генә майонез кушып, болгатып куям. Тиз ясала торган, тәмле салат.

– Бүгенге көндә сине яраталар, җыр­ларыңны тыңлыйлар. Синеңчә бу танылумы инде?

– Концертлар оештырганда афиша җибәрәбез, рәсемемне күргәч, “без бу җырчыны белмибез”, диләр. Ә телефоннарында минем җырлар тора. Җырларымны беләләр, үземне – юк. Менә бу нәрсә дип атала? Танылу түгелдер әле. Кайбер артистлар кисәк кенә, тиз генә күтәрелеп китә. Минем иҗат юлым ул яктан авыр булды, акрынлап үсәм. Ләкин ышанычлы адымнар белән барам дип уйлыйм.

– Ничә яшькә кадәр җырларга телисең?

– Гомер буе!


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
30 май 2019 № 21

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1945
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ