Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Төркиягә барасызмы?

18 Март 2016 1612
Төркия белән Россия арасында дуслык беткәч Анталья, Аланья, Фетхия кебек шәһәрләрдәге кунакханәләр бушап калган. Әле кайчан гына безнең халык тавышыннан шаулап тора иде алар. Бүген исә кунакханә хуҗалары алардан котылырга ашыга. Инде1300 кунакханә сатуга куелган.
Мин кечкенә чакта җәй җитүгә авылга кунаклар кайта башлый иде. Моңа гаҗәпләнүче булмады. Чөнки җәй – яллар вакыты. Шәһәр фатирларында кыш чыккан адәм балалары саф һава суларга, чиста су эчәргә, кирәк булса, ярдәм итәргә – печән чабарга, җиләк җыярга, гомумән, рәхәтләнеп ял итәргә авыл тарафына агылды. Дөрес, халыкның кечкенә бер өлеше отпуск вакытында шифаханәләргә йөрде, хәллерәкләре Кара диңгездә су коенып кайтырга да өлгерде.

Чит илләр турында без китаптан укып, телевизордан карап кына белә идек. Мәсәлән, мин “Хайваннар дөньясында” дигән тапшыруны караштыра һәм филләрнең Һиндстандагы тормышларын чамалый идем. Ә хәзер? Менә инде ничә еллар бер танышларым фил күрергә Һиндстанга бара, алай гына да түгел, аның хоботына утырып йөриләр.

Чыннан да, чит илләрдә ял итү модасы кайчан башланды соң? Хәтерем ялгышмаса, Союз таркалгач, 90нчы елларда. Нәтиҗәдә, чит илне күрмәгән кеше калмады, авыл апалары да күреп кайтты чит җирләрне. Төркиягә бару – күршегә кереп чыккан кебек кенә тоела башлады. Шул рәвешле, Төркияне баеттык. Алай гына да түгел, безнең череп баеган абзыйлар анда күчемсез милек сатып алды. Хәзер үзләрен ничек хис итә икән бичаракайлар?..

Шулай итеп, әле күптән түгел генә капчык-капчык акча китергән бизнес белән ни өчен хушлашырга тели төрек ательерлары? Туризм өлкәсендәге кризисны төрекләрнең “Заман” газетасы экспертлары болай аңлата: россиялеләр Төркиягә йөрми башлаган, Европа кунакларының саны да көннән-көн кими. Чөнки күпләрне Сириянең якын булуы һәм Төркиянең үзендәге терактлар куркыта.

Бу якларда быелгы җәй бөтенләй тыныч узар дип көтелә. Юлламалар сатып алучылар бармак белән генә санарлык. “Кунакханә хуҗалары бурычка акча алдылар, соңыннан аны түли алмадылар. Россия белән килеп чыккан кризис кунакханәләрне сатарга мәҗбүр итте”, – дип яза төрек риэлторы Исмаил Озера. “Россия 4,5 миллион туристны Төркиягә чыгармаячак, ә бу – 4,5 миллиард долларны югалту дигән сүз”, – ди Эгей диңгезе кунакханә регионнары һәм туризм оешмалары Ассоциациясе рәисе Мәхмүт Ишлер.

Бүген, мәсәлән, Антальяда 265 номерга исәпләнгән биш йолдызлы кунакханәне 33 миллион еврога саталар. Лара районындагы 26 бүлмәле кечкенә кунакханә өчен нибары 720 мең евро сорыйлар. Дөрес, кунакханәләрне башка күчемсез милек кебек элек тә саттылар, ә хәзер җәйгә таба барабыз, кунакханә сатып алып, пляж сезонына әзерләргә, персоналлар ялларга мөмкин... Әмма инвестицияләр һәм күчемсез милек белән идарә итүче Игорь Индриксонсның фикере башкача.

– Сату буенча лидер булып Анталья тора. Пляжлы зур кунакханәләрне түгел, бутиклы һәм люкс класслы отельләрне саталар. Күбесе кредитка алынган, шуңа күрә күпләргә каешларын кысып буарга кирәк, чөнки ипотека ставкасы 15 проценттан артып китә, – ди ул.

“Юньсез” Россия халкы Төркияне генә түгел, Мисырны да бөлгенлеккә төшерә башлаган инде. Алар безнең туристлар аркасында йөзләрчә миллион долларларын югалткан. Мәсәлән, Хургадада Россия халкын күздә тотып эшләп торган күп кенә кунакханәләр ябылган. Ә Шарм-Эль-Шейх өч ай эчендә 766 миллион долларын югалткан. Бу хакта көньяк Синай провинциясе губернаторы бик тә ачынып сөйли. Чөнки безнең халык курортның төп кунагы булган, кунакханәләрдәге номерларның 35 процентында россиялеләр яшәгән.

Шарм-Эль-Шейхтан Питерга очучы Россия самолеты һәлакәтеннән соң Мисырга Бөекбритания самолетлары да очмый башлаган. Кыскасы, мондый аяныч хәлләр революция вакытында да күзәтелмәгән...

Мин боларны яздым да, уйлап утырам. Татарстаныбызның табигате искиткеч бит! Кайсы гына районга барма, сокланып, хозурланып кайтасың. Таулыклар, урман кирәкме, сулыклармы... Чит илнең табигате, пляжлары бер якта торсын! Бөтенесе дә үзебездә бар!

Шуңа күрә бүген чит илгә йөрергә яратучыларга (алар яшьләр арасында бик күп хәзер) мөрәҗәгать итәсем килә. Чит җирләргә юллар ябыла дип уфтанып утырмагыз! Авылга кайтыгыз! Күкрәк киереп печән чабыгыз, чиләк тутырып җиләк җыегыз, көтүгә чыгыгыз, атка утырып йөрегез. Туган як һавасын сулап ял итегез, сихәт алыгыз! Ул гына үз баласының кадерен белә, тәнен-җанын тоя!

Ә Төрекләр безне сагынып, югалган акчаларын санап кайгырып утырсын шунда!

Эльмира ФЛҮН

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 1952
15 Июнь 2020 11:42 1397
ӨСКӘ