Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Төркия, без сине яраттык, ә син?

27 Ноябрь 2015 1489
24 ноябрь көнне Төркия һава көчләренең “F-16” очкычы Сирия күге өстендә Россиянең “Су-24” бомбардировщигын бәреп төшерде. Россия белән дустанә сәясәт алып барган Төркиядән мондый провокацияне берәү дә көтмәде. Дөрес, төрекләрнең Сириядә баручы сугышта позициясе Россиягә капма-каршы булуын без белә идек.
Президент Эрдоган Башар Асад хөкүмәте отставкага китәргә тиеш дип санаучыларның берсе. Төркия Сириядәге конфликтта әлегә кадәр Россиягә каршы нинди дә булса көч кулланудан тыелып килде. Сирия күгендә бәреп төшерелгән Россия очкычыннан соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бер көн эчендә бөтенләй башка якка борылды. Россия – Төркия арасы бозылды. Әнкара хөкүмәте үз гаебен танырга җыенмый.

Төркия урынына Кырым

Самолет белән булган хәлдән соң Россия хөкүмәте туристларны Төркиягә барудан тыелып торырга үгетли. Мондый белдерүне тышкы эшләр министры Сергей Лавров ясый. Туризм операторларына төрек курортларын югалту нәрсә белән яный? Россиянең туризм базарында Төркиягә юлламалар чагыштырмача арзанлы. Шуңа да күпчелек операторлар төп табышны нәкъ менә шушы илгә путевкалар сатудан ала. Хәзерге вакытта Татарстанда бер меңгә якын туристлык агентлыгы теркәлгән. Киләсе сезонга кадәр Россия – Төркия арасы җылынмаса, бу оешмаларның яртысы гына калачак дигән фаразлар бар. Төркия курортларын нәрсә алыштырачак? Кырыммы, әллә Кипр, Грецияме?

“Турбизнес өчен Төркияне югалту бүген әллә-ни сизелми, сезон ябык, ә киләсе ял сезоны май аенда гына башланачак, – ди Казандагы туристик оешмаларның берсендә эшләүче менеджер Рамил Маликов. Туроператорларга хәзер эшләве авыр булачак. “Төркия һава юллары” авиакомпаниясенең тарифлары арзан иде. Башта Мисыр, хәзер Төркия. Бу юнәлешләр һәрвакыт халык күп йөри торган һәм арзан булды. Туристларга хәзер Гарәп Әмирлекләре, Тайланд һәм Һиндстанны тәкъдим итәчәкбез. Тик алары инде кыйммәтрәк”.

Ростуризм мәгълүматларына караганда, Төркия курортларында ел саен якынча 4 миллион ярым россия гражданы ял итә. Безнең туристлар бу илдә һәр ел 3 миллиард сумга якын акча калдыра.

Төрек эшмәкәрләре Татарстаннан китмәсме?

Икътисад өлкәсендә Төркия – Россиянең күптәнге сәүдә партнеры. Ике ил арасындагы еллык сәүдә әйләнеше 31 миллиард долларга якын. Төркия өчен Россия тышкы сәүдә партнеры буларак Германиядән кала икенче урында.

Чит ил капиталы булган уртак предприятиеләр саны буенча Татарстанда төрекләр, гомумән, беренче. Барлыгы республикада 280 компания теркәлгән. Читтән кергән инвестицияләрнең өчтән бере диярлек төрек бизнесына туры килә. Бу барлыгы 5,7 миллиард сум акча. “Алабуга” махсус икътисадый зонасында бүгенге көндә “Хаят Кимья”, “Кастамону Энтегре”, “Шишеджам”, “Джошкуноз” кебек эре җитештерү предприятиеләре эшли. Төрекләр Татарстанда иң зур теплица төзергә җыена. Җыена иде дип әйтергә мәҗбүрмен. Чөнки хәзер бу проектларның киләчәге билгеле түгел.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА – журналист: “Төркия белән араның суынуын күпләр артык җиңел кабул итә.  Ял итәргә Төркиягә бармабыз, Кырымга йөрербез, диләр. Ә икътисад белән нәрсә булачак? Бүген инде таможня Төркия йөкләрен кертми башлаган. Димәк, төрек товарлары базарда азая. Тәкъдим кими, ахыр чиктә бәяләр артачак. Төркия – Россиянең иң эре сәүдә партнеры иде. Ризыктан башлап, техник детальләргә кадәр сата иде бу ил безгә. Аннары, санап чыгарыйк әле, бер Татарстанда гына ничә төрек предприятиесе бар. Эре заводлардан алып кече предприятиеләргә кадәр. Төркия белән мөнәсәбәтләр кискенләшсә, төрек эшмәкәрләре бездән китәчәк. Димәк аларның предприятиеләрендә эшләгән күпме кеше эшсез калачак. Ял турында мин уйламыйм, бу икенчел мәсьәлә. Һәм  ул бүген ул кадәр актуаль түгел”.

“Иң гаҗәпләндергәне – халык акылдан шаша бугай, – ди “Татарстан хәбәрләре” редакторы Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ. – Менә хәзер инстаграммда 3 миллионнан артык кеше "неедувтурцию" дигән хештег куеп, имеш, үз протестын күрсәтә. Болай дип язар өчен җүләр булырга кирәк. Беренчедән, әле бер нәрсә дәлилләнмәгән. Икенчедән, Россия бүген Төркиягә нык бәйле. Һәрхәлдә, без төрекләргә күбрәк мохтаҗ. Мин икътисад белгече булмасам да, тенденцияне аңлыйм. Россия газ сату өчен "Турецкий поток"ны тормышка ашырырга тели. Бу проект кабат билгесез вакытка кадәр туктатылачак. Аннан соң, Татарстандагы чит ил инвестицияләренең чирек өлеше Төркиягә туры килә. Төрек яшелчәләре, киемнәр сатуны тыйган очракта моннан безнең халык отачак дип уйлыйлармы? Юк, зыянга гына. Ə инде Төркиягә ял итәргә баруны чикләргә теләүне мин бөтенләй аңламыйм. Ел дәвамында салкын тонык һава торышы астында яшәгән россия гражданнарына ял итәргә кая барырга? Кырымга барып кем бәхет күргән? Шәхсән үзем анда бармыйм. Шуңа да ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә берни үзгәрмәвен теләргә кирәк. Ə Төркиягә каршы ниндидер лозунглар кычкырган халык ахыр чиктә үзе ярык тагарак белән калачак”.

Төркия Президенты гафу үтенергә тиеш

Россия һәм Төркия арасында килеп туган конфликт хәл ителерме? Президент Владимир Путин Эрдоган хөкүмәтенең инциндент өчен гафу үтенергә тиешлеген әйтә. Эрдоган киресенчә, Россия үзе безнең алда үз гаебен танып, гафу үтенсен дигән “СИЭНЭН” каналына биргән әңгәмәсендә. Төркия ягыннан әлегә гафу үтенүче юк. Димәк конфликтның алга таба тирәнәячәген фаразлавы кыен түгел.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Январь 2020 12:40 1326
ӨСКӘ