Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәнзилә ИДИАТУЛЛИНА: “Тәүлеккә өч тапкыр сыер савабыз”

2 Апрель 2020 855
Кукмара районында урнашкан Вахит авылы турында күпләр ишетеп беләдер. Бүгенге көнгә кадәр биредә “Вахит” исемле хуҗалык эшләп килә.Авыл яши. Яши генә түгел, гөрләп тора.
Авылны дөньяга таратучы татар блогерлары да байтак Вахитта. Тракторчы Василий турында язганыбыз бар инде. “Кызык-мызык” төркемен алып баручы Илназ Габидуллин белән дә күпләр таныш. Авылының тагын бер һөнәрче блогеры – сыер савучы Тәнзилә апа Идиатуллина белән дә танышып китик әле.
– Авылдашларыгыз инстаграмда блог алып баруыгызга ни ди?

– Төрлесе бардыр инде... Күбесе яратып карап бара. Видеолар кертә башлаган чорда: “Фермада эшегез юк. Булса, Тәнзилә телефон күтәреп йөрмәс иде”, – диючеләр дә күп булды, яшермим. Яратмаучылар бар инде, бөтен пешергәнен интернетка куеп бара, без дә пешерәбез ул”, диләр. “Сиңа күпме акча бирәләр соң аның өчен?” – дип тә сорыйлар.

– Тәүлек әйләнәсе, өч тапкыр сыер савабыз дип сөйлисез. Күп кеше аңлап та бетерми бугай моны...

– Әйе, шул. Тәүлек әйләнәсе. “Сыерларыгызны сыгасыз да сыгасыз”, – диләр. Чөнки фермада 1100 баш сыер. Моңарчы да шулай өч тапкыр сава идек. Ләкин ул вакытта 60 кына баш иде. Җитешә идек. Хәзер берничек тә өлгереп булмый...

***

Әңгәмәне тулысынча газетабызның бугенге, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1922
11 Май 2020 10:05 1722
ӨСКӘ