Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Түндербаш яман шештән коткарган

17 Февраль 2016 2347
Татарстанда һәр 45нче кеше яман шеш авыруыннан интегә. Әле берничә ел элек кенә бу куркыныч диагноз һәр 52нче татарстанлыга куела иде. Саннар үсә... Әмма заманча технологияләр ярдәмендә авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга, дәваларга мөмкин.

 
Буа районының Яңа авылында яшәүче Әнвәр абый Низамовның түндербаш үләнен җыю тарихы ничек башланган соң? Моннан 20 еллар элек көтмәгәндә-уйламаганда хатыны хәлсезләнә, кулыннан эш төшә, тора-бара бөтенләй урын өстенә ава. Гөрләп торган тормышның бер чите кителә.

– Бармаган хастаханә, күренмәгән табиб калмады. "Начар авыру" дигән диагнозны бик тиз куйдылар, әмма дәвалану гына нәтиҗә бирмәде. Өйдә кычкырып сөйләшүләр бетте. Урамда хәл сораучылар да кызгану аша гына сөйләшә кебек иде. Шул вакытта авылга кунакка кайткан берәү түндербаш үләненең файдасы турында сөйләде. Башта таба алмадык әле без аны. Бөтен туган-тумача, нәсел-ыру белән шул үләнне эзләргә керештек, – дип сөйләде Әнвәр абый.

Әнә шул сихәтле дару ярдәмендә хатынының гомерен саклап калган ул. 65 яшендә куркыныч диагноз куелса да, авыруны җиңеп, 92 яшенә җиткән карчыгы.

Чулпан ШАКИРОВА 

P.S.  Түндербашны дөрес җыю тәртибен һәм аның төнәтмәсен ясау турындагы тулы мәкаләне "Акчарлак" газетасының 18 февраль көнне чыгачак  7нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1025
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ