Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Төн пәриләре

28 Январь 2019 877
Төнге бомбардировщикларның 46нчы гвардия Тамань хатын-кызлар авиация полкы. Командирларыннан башлап (Евдокия Бершанская), очучылыры, штурманнары, механиклары-техниклары һәм башка персоналлары бары тик хатын-кызлардан гына торган бердәнбер полк була ул фронтта. Бездә, Советлар Союзында гына түгел, дөньяда бердәнбер!
Күбесе 20-25 яшьлек кызлардан торган полк немецларга көтелмәгән проблемалар тудыра: һәр төнне искәрмәстән генә килеп чыгалар да, бихисап техниканы, корал складларын, эшелоннарны, переправаларны бомбага тотып китәләр. Баштанаяк коралланган дошман аларны бер җирдә каршыларга әзерләнсә, алар бөтенләй икенче җирдә пәйда булалар.

Кызлар “У-2” дигән ике урынлы, ачык кабиналы самолетларда очалар, очканда җир белән бәйләнешкә керә алмыйлар. Очучы белән штурман арасында гына гади сөйләшү җайланмасы була. “Кукурузник” кушаматы алган бу җиңел самолетлар, дошманның куәтле техникасы янында чүп кенәдер кебек. Әмма төнге очышлар өчен ул бик уңайлы. Иң мөһиме – аңа төшеп утыру һәм күтәрелеп китү өчен аз гына мәйдан да җитә.

Юлларга, урман аланнарына төшеп, шуннан күтәрелеп киткән чаклары да була “стрекоза”ларның (кызлар яратып, очкычларын шулай атап йөртә). Үзләренә һич тынгылык бирмәүче очучы кызларны немецлар “Төн пәриләре” (Ночьные ведьмы) дип йөртә башлыйлар! Хәтта немецләрнең фронт штабында шундый боерык та чыга: “У-2”ны бәреп төшерүчене “Тимер Тәре” (Рейхның югары ордены) белән бүләкләргә һәм акчалата премия бирергә!” Үзебезнекеләр арасында да хатын-кызлар авиация полкының даны югары, аларның батырлыкларын телдән-телгә сөйлиләр. Очучы кызларның егерме өче – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Арада ике татар кызы – Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфировалар да була.

Мәгубә Сыртланова 1912 елда, Баш­кортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Балашов очучылар мәктәбен, аннары Тбилисидә аэроклуб һәм планерлар мәктәбен тәмамлый. Аннары шушы ук мәктәптә очучы-инструктор булып эшли. 1942 елдан фронтта – Төньяк Кавказ, Кырым, Тамань ярымутравы, Белоруссия, Польша... 780 сугышчан очыш ясаган, үзенең кыюлыгы, тәвәккәллеге, батырлыгы белән танылган очучы Мәгубә. Ка­рап торышка җыйнак кына төз гәүдәле, ак чибәр йөзле, туры “грек” борынлы, йомшак, ягымлы тавышлы кыз, чынбарлыкта каһарман йөрәкле була!

Кирәкле мизгелдә аннан искиткеч зур энергия бүленеп чыга. “Төнге күкнең якты йолдызы”, диләр аны! Бер төнгә алты-җиде сугышчан очыш ясый, “цель”гә искиткеч төгәл чыга, кыен хәлләрдән оста маневрлар ясап котыла белә ул. Бер тапкыр, Севастопольдәге дошман аэродромын бомбага тотарга баргач, прожектор утына эләгә. Акрын очышлы “У-2”гә качып котылу мөмкин эш түгел диярлек. Аңа ут ачалар, тик штурман бомбаларны “Юнкерслар” өстенә ташлап өлгерә. Шуннан соң Мәгубә ялган маневр ясый: җиргә мәтәлеп төшә башлаган кебек кылана. Дошман прожекторы сүнгәч, җиргә бәреләм дигәндә генә, самолет яңадан күтәрелеп китә. Әмма моторга зыян килгән, үзебезнең аэродромга кайтып җитеп булмаячак! Нишләргә?! Бу якта төшсәң, әсирлеккә эләгәчәксең! Ю-юк, үлүең артыграк! Һәм Мәгубә самолетны диңгезгә таба бора. Үзебезнең яр күренә башлаганда мотор сүнә. Очучының югалып калмавы, оста идарә итүе нәтиҗәсендә, “стрекоза” ярга килеп “куна”, койрыгы гына суга төшә.

Икенче бервакытны, бик караңгы томанлы төндә “цель”не таба алмыйлар. Кайтырга вакыт, ә бомбаларны төяп кире кайтырга оят! Бомбага тотардай нәрсә эзли башлыйлар... һәм, аста дошман эшелоны барганын абайлап алалар. Иң элек паровозны бомбага тоталар. Аннан составны юк итү өчен кабат дүрт тапкыр киләләр. Иртәнгә корал төялгән эшелоннан янып бетүче учаклар гына кала.

Гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртлановага, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, 1946 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң ул Казанга, монда килеп урнашкан әнисе Зәйнәп янына кайта. Тормыш кора, корал заводында ОТК контролеры булып эшли, ике кызы туа. Әмма илле яшеннән соң сәламәтлегенең көе китә. Анда да, төшенкелеккә бирелмичә, хәленнән килгән шөгыль табарга тырышып, оптимист булып яши ул. Туган шәһәре Бәләбәйгә кайтырга ярата, анда аның музее да бар. 1971 елда, 59 яшендә, Казанда вафат була. Казанда да, Бәләбәйдә дә Мәгубә Сыртланова исемен йөрткән урамнар бар.

Ольга (Ләйлә) Санфирова 1917 елның 2 маенда Самара шәһәрендә туа. Коломна аэроклубында укый, аннары Батай хәрби авиация мәктәбен тәмамлый. Сугыш башлангач, үзе теләп, 46нчы хатын-кызлар авиация полкына языла. Полк башта Энгельс шәһәрендә тора: өйрәнүләр, тренировкалар... төнлә югары көчәнешле ток линиясе өстеннән үткәндә, Ләйләнең самолеты аларга орынып үтә һәм ватыла.

Санфированы гаепле дип табалар һәм ун елга төрмәгә утырталар. Полк командованиесе, Санфирова үзенең “гаебен” сугышта, каны белән юсын, дип сорый. 1942 елның җәендә Ләйлә полкка әйләнеп кайта. Аңа штурман итеп Руфина Гашеваны билгелиләр. Күпмедер вакыттан соң аларның экипажы, полкта иң яхшылардан булып таныла. Күрсәткән батырлыклары өчен Ләйлә 44 тапкыр (!) бүләкләнә, гвардия капитаны, эскадрилья командиры булып җитешә. Әмма ирешкән уңышлары белән дә, югары пилотажы белән дә беркайчан масаймый, мактанмый. Искиткеч чибәр, ачык йөзле, шомырт кара күзле, ирен читләренә һәрвакыт серле елмаю яшеренгән, мөлаем кыз була ул.

Бервакыт, Моздок шәһәренә зада­ниегә очканда, перевал аша бик куе болыт эченнән барырга туры килә аңа. Бернинди ориентирлар да күренми, куе болытның ниндидер сәер, ябышкак дымы бөтен самолетны сырып ала. Мотор “төчкерә” башлый. Ниһаять, болыттан чыгып, “цель”гә җиттек кенә дигәндә, прожектор утына эләгәләр. Унлап зенитка шунда ук “телгә килә”. Ләйлә төрле маневрлар ясап карый, юк, уттан ычкынырга һич мөмкин түгел! Шунда самолет көтмәгәндә аска, прожекторга таба томырыла һәм... түбәнгә бомбалар оча. Ут баганасы юкка чыга.

Кубань... “Төн пәриләре”н инде монда яхшы беләләр. Шуңа да, “У-2”нең характерлы мотор тавышын ишетүгә, фашистлар арасында паника башлана: машина кабиналары, кузовлары бушап кала, кем нәрсәдән булдыра ала, шуннан ата башлый. 43 елның 1 маенда, Ләйләләр экипажы задание белән Крымскойга оча. Бомбаларны ташлап, кайтыр юлга борылгач, прожектор утына эләгәләр. Көтмәгәндә караңгыдан дошман истребителе килеп чыга. Зениткалар атудан туктый. Мескен “кукурузник”, пушкалар, пулеметлар белән коралланган истребительгә каршы нишли аласың соң син?! Менә ул инде бер кат пулеметтан сиптереп үтеп китә. Ләйлә маневр ясый башлый. Тик истребитель, мәче тычкан белән уйнагандай, фанер самолет белән уйный гына. Көч аның ягында бит! Яңадан пулемет уты! Пулялар моторга эләгә.

Руль шунда ук тыңлаусызга әйләнә, самолет мәтәлеп төшә башлый. Әмма Ләйлә шул хәлдә дә аны җиргә утырту әмәлен таба. Кабинадан чыгарга өлгермиләр, автоматтан аткан тавышлар ишетелә. Немецлар! Кызлар бар көчләренә шуышалар, куаклар арасына кергәч, йөгерә башлыйлар. Аларны бакалы, камышлы бер сазлык коткара: көнне шунда яшеренеп үткәрәләр. Ә ул көн – икенче май – Ләйләнең туган көне бит! Руфина, дустын туган көне белән котлап, кесәсеннән дүрт көнбагыш симәнкесе табып, шуларны бүләк итә. Караңгы төшүгә тагы юлга кузгалып, ниһаять, иртәнгә таба үзебезнең артпозицияләргә килеп чыгалар. Ә дүртенче май төнендә алар инде икенче самолетта задание үтәргә оча.

Польша... 1944 елның 13 декабре. Бу – экипажның соңгы очышы. Курс- Насельск станциясе. Анда – корал төялгән эшелоннар. Станцияне күп прожекторлар, зенит батареялары сак­лый. Әмма экипаж заданиене уңышлы башкарып чыга. Әйләнә-тирәдә снарядлар шартлый. Тизрәк, тизрәк өйгә! Кинәт самолет якты ут көлтәсенә эләгә. Маневрлар ясап, инде ычкынабыз дигәндә, янәшәдә генә снаряд шартлый, самолетка ут каба. Янучы самолет көнчыгышка таба оча. Кем алар астындагы җирдә? Үзебезнекеләрме, дошманмы?! Билгесез...

– Сикер! – дип кычкыра Ләйлә. Кызлар сикерәләр. Руфина җиргә килеп төшкәч, парашютын җыя башлый. Шунда кулы тимер кебек нәрсәгә орына: мина! Дөм-караңгы, салкын төн. Кайдадыр ракеткалар төнге күкне сызып үтә дә, шартлаган тавышлар ишетелә. Ә Ольга, Ләйлә кайда соң?

Миналанган кыр буйлап озак шуыша Руфина. Чү, кемнәрдер килә түгелме? Кемнәр булыр?

– Хе, табарсың инде аларны монда, бар! – дип куя берсе. Үзебезнекеләр!

– Мин монда, – дип кычкырмакчы булса да, кыздан ыңгырашу авазы гына чыга. Бәхетенә, аны ишетәләр.

Ә Ольга-Ләйләгә мондый бәхет елмаймый шул. Ул минага эләгеп шартлый. 630 сугышчан очыш ясаган, куркусыз, кыю кыз 27 яшендә әнә шулай батырларча һәлак була. 1945 елның февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Ольга Санфирова Гроднода (Белоруссия), туганнар каберлегендә күмелгән.

Самарада, Гроднода аның исемендәге урамнар бар. Самарада һәйкәл куелган. Коломна шәһәрендә бюсты бар, аэроклубында мемориаль такта эленгән. Безнең Казан урамнарының да берәрсе батыр милләттәшебезнең исемен йөртсә, бик әйбәт булыр иде.

Архивтан алынды / Зөлфия ГАНИУЛЛИНА / 11 май 2012 ел / 19 нчы сан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ