Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тәки таныганнар бит!

3 Январь 2019 770
Нишләп бу узган гомер, бигрәк тә балалык чорлары һәм яшүсмер чаклар үзәкләрне өзеп сагындыра икән? Олыгайгач, инде еракта ук калган хатирәләр берсеннән-берсе матуррак, тагын да ямьлерәк булып еш күз алдына килеп баса. Үтелгән гомер юлымны барлаганда мәктәп елларын, бергә укыган сыйныфташларымны һәм безгә белем биргән укытучыларымны бигрәк тә сагынып искә төшерәм. Чөнки изге җанлы укытучыларыбыз укырга-язарга гына түгел, ә дөньяны күрә белергә, тырыш булырга, гаделлеккә, тәртипкә, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәттеләр. Тагын шунысы күңел түрендә нык саклана, беркайчан да онытыла торган түгел – икенче әниләребез кебек булган икән алар! Үтә дә сабырлык күрсәтеп, без – ташбашлар кылган яраксыз гамәлләребез, гөнаһларыбыз өчен беркайчан да каты җәзага тартмадылар, кичерә, гафу итә килделәр.
Кечкенәдән бергә уйнап-үскән, беренче сыйныфтан башлап бергә укыган малайлар, яшьтәшләр арсында иң шугы, мөгаен, мин булганмындыр. Шулай бервакытны, кино­дан кайтканда, югары оч малае, дустым һәм сыйныфташым Миңневәлигә (мәрхүм инде, яшьли яман чирдән үлде) шундый тәкъдим ясадым: “Беләсеңме, кичә кич Йолдыз очы малайлары бер сыйныфта уку­чы кызларның өй тәрәзәләренә төймә белән чиертеп, туйганчы кү­ңел ачканнар. Тегеләрнең мескен әти-әниләре йоклый алмаган, кай­бер­ләре хәтта балта, сәнәк, күсәк күтәреп, урамга чыккан. И-и, кызык та булган соң инде! Безнең кай җиребез алардан ким? Әйдә, без дә кети-мети уйнап алабыз! Фәризә әби­ләрдә торучы укытучы апалар ише­тер, сизәр микән? Суктыргыч, чиерт­тергеч кесәмдә, кирәге чыгар әле дип, көндез үк әзерләдем”, – дидем.

Миңневәли ике дә уйлап тормыйча ризалашты. 1950-60 елларда, без – 12-13 яшьлек шайтан малайлары, кичке караңгылыктан файдаланып, унлы кәтүк башына яхшылап тагылган, бәйләнгән зур бишмәт төймәсе белән бер-беребезнең тәрәзәсенә чиерттерешеп шаярыша, үзара хәбәрләшә идек. Бездән өч-дүрт яшькә олырак, борын асларына мыек чыга башлаган егетләр дә йөргән кызлары ниндидер сәбәп белән клубка, йә кичке уенга чыкмый калса, әнә шулай төймә белән тәрәзәләренә чиерттереп, хәзергечә әйтсәк, СМСлар җибәрәләр иде. Билгеле, өлкәннәрнең җан тынычлыгын ала, йокыларын качыра, теңкәләренә тия торган мондый маҗаралы уеннар өчен безне беркайчан да мактамадылар, ә кайбер очракларда каты куллы усал абыйларның биштән йомарланган йодрыклары көчен җилкәбездә татып карарга да туры килде.

...Укытучы апаларның капка төбенә килеп басканда вакыт дигәнең шактый соң, төннең икенче яртысы башланып киткән иде инде. Кесәдән чыккан “эш кораллары”н тәртипкә китергәч, Миңневәлине урам якта калдырып, әкрен генә атлап, рәшәткә ишеген сак кына ачып, бакчага кердем. Аннан, өй нигезенә ярты метр биеклектә салынган балчыкка басып, каршы яктагы беренче тәрәзәнең ипле-җайлы бүлеменә ун сантиметрлы камыт энәсе ярдәмендә чиерттергеч-суктыргычны беркетергә керештем. Бу “операция”не уңышлы итеп, җиренә җиткереп тәмамлагач, ахырына кадәр тартылып бетмәгән эчке яктагы тәрәзә пәрдәсе кырыеннан өй эченә күз ташладым. Эчке күлмәкләрдән генә калган укытучыларыбыз – Миләүшә, Разыя апа, өстәлнең баш-башына утырып, укучыларның бер өем дәфтәрләрен тикшерә иде.

Миләүшә апа – татар теленнән, Разыя апа математикадан укытты. Һич көтмәгәндә Разыя апа башын мин күзәтеп торган тәрәзәгә таба борды. Кыска гына вакытка аның белән күз карашларыбыз очрашты. Укытучы апаның әнә шул карашы тәнемне, җанымны көйдереп, яндырып алгандай булды. Әллә нишләп киттем. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Аның игътибарын җәлеп итәрлек саксызлык та күрсәтмәгән идем, югыйсә! Әгәр таныган булса, бетте баш! Иртәгә мәктәпкә баргач, ничек күзенә күренермен? Алай гына булса икән! Кире бакчага сикереп төшкәндә әллә кайчангы иске өйнең тузган, чери башлаган тәрәзә рамына ныклаб­рак тотындым һәм чиерттергечемә ялгыш уралдым, нәтиҗәдә, бер бүлемнең пыяласы кубып, җиргә төшеп ватылды. Бу кадәрлесен көт­мәгән идем. Челтерәп ватылган пыя­ла тавышын мине сабыр гына көтеп торучы Миңневәли дә ишет­кән. Качтык инде... “Белсәләр, хур­лыклы рәвештә мәктәптән куачак­лар!” – дип бытылдады ул йөгергән хутка.

Өйгә кайтып кергәч, әни ныклап торып әрләргә кереште. “Кайда булыйм, клубта идем, ике серияле кино карадым. Сигездә генә башланды, күрсәткән чагында берничә тапкыр аппаратлары ватылды, шуңа соңга калып кайттым. Ятмыйм әле мин, нигәдер йокым килми, бераз китап укып утырам”, – дигәч, әни суына, тынычлана төште һәм бәйли торган бәйләмен ташлап, түр бүлмәгә кереп ятты.

Китап укырлык хәлдәме соң мин? Уйларым Фәризә әбиләр йорты тирәсендә. Кинәт капканы дөбердәтергә керештеләр. Әни: “Туган-тумачалар белән берәр нәрсә булды микәнни, Ходаем”, – дип, капка ачарга чыгып китте. Укытучы апалар килгәндер дип, тәмам өнем бетте. Шулай да, үземне тынычландыра алдым. Ә инде өсләренә пәлтә кигән Миләүшә һәм Разыя апаларның әнигә ияреп кергәннәрен күргәч, кинәт аяк астында җир убылгандай булды, тыным кысылды, тәнемнән кайнар тир бәреп чыкты. Әни генә түгел, Шәмсебанат әбием дә, авыл кешеләренең тирән йокыга баткан чакларында укытучы апаларның чаң кагып йөрүенә аптырап киткәннәр, хәйран калганнар иде. Хәл-әхвәл сорашканнан соң: “Малаегызның кайчан кайтканы гына кызыксындыра, шуны белергә килдек”, – диде Миләүшә апа миңа карап. “Яңа гына клубтан кино карап кайтты, йокым килми әле дип, кулына китап алды. Болай соңга калып йөргәне юк иде. Сезгә берәр начарлык эшләмәгәндер бит?” – диде әни, калтыранган тавыш белән, җитди кыяфәткә кереп. “Әйдә, Мансурның үзеннән сорыйбыз, кыю егет булса, сөйләп бирер, аңлатып күрсәтер”, – диде Разыя апа.

Ничек бар, шулай сөйләп бирү һәм кулымны күкрәгемә куеп кат-кат гафу үтенү – иң дөресе булачак, дип фикер йөрттем һәм шулай эшләдем дә. Укытучыларым әлеге гөнаһым өчен миңа бернинди дә җәза бирмәделәр. Гафу иттеләр.


Мансур Вәлиев. Питрәч, Шәле.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ