Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Төкерү - мөселман кешесе эше түгел."

6 Декабрь 2019 680
Рамил Юныс белән әңгәмә.
– Татар авылларында зина кылучы хатыннар бар, аларның зина кылганнарын беләләр. Әмма дүрт шаһит юк, бу очракта ул хатыннарны “зиначы” дия алабызмы?

– Дүрт шаһит булмаса, беркемгә дә “зиначы” дип әйтергә ярамый. Гыйффәтле һәм гыйффәтсез кеше бар. “Гыйффәтсез кеше яныннан ерак йөрегез”, – дип кисәтергә ярый. Бер ир авылга бер хатын белән танышырга килеп, синнән: “Өйләнергә уйлыйм”, – дип сораса, аңа: “Зиначы дип әйтә алмыйм, әмма гыйффәтсез дия алам”, – дип кисәтә аласың.

– Үзең генә булганда, өйдә трусикчан килеш йөрергә ярыймы?

– Аллаһы Тәгаләдән оялсаң, өйдә дә шәрә йөрү матур булмас. Өйдә, ялгыз килеш тә Аллаһы Тәгаләдән оялу дигән әйбер калырга тиеш. Аллаһ күреп тора бит. Шәрә утыру мөселман кешесе өчен әдәпле гамәл түгел. Халат булса да киеп куй.

– Без исереккә төкереп китәргә тиешме?

– Төкерүе җиңел, әмма баткан кешене коткаруы авыр. Синең каршыңа кемдер чыкты икән, бу тикмәгә түгел. Син яки гыйбрәт алырга яки аңа ярдәм итәргә тиешсең. Дөнья, гомумән, гыйбрәт. Синең каршыңа беркайчан да очраклы рәвештә кеше чыкмый. Төкерү – мөселман кешесе эше түгел.

– Ни өчен Исламда монахлык юк?

– Чөнки без шушы дөньяда яшәп кенә җәннәткә лаеклы була алабыз. Шушы дөньяның авырлыкларын җиңеп, сабыр итеп, иманыңны югалтмыйча калсаң гына җәннәтле буласың. Ә дөнья авырлыгыннан качсаң, барыбер син Аллаһы Тәгаләнең сынауларыннан кача алмыйсың. Шул ук монахлык тормышында да бик күп сынаулар булачак. Анда да һәрвакыт чиста калып булмый. Анда да, хәтта мәгарә эчендә берүзең утырсаң да, шайтан, вәсвәсә бар. Анда кеше тәкәббергә әйләнә. Ялгыз гына, качып монах булу әле ул җәннәтле булдым дигән сүз түгел.

– Хәзер табибларның күбесе риш­вәт бирсәң, акча төртсәң генә сине әйбәтләп карый, диләр.

– Ришвәт алу – золымның бер төре. Күптән түгел шундый вакыйга турында ишеттем. Бер хирург гел ришвәт белән эшли икән. Нинди генә авыру хәлдәге кеше килеп кермәсен, ришвәтсез карамый. Төнлә бу хирург дежурлыкта утырганда авариягә очраган бер кешене алып киләләр. Моңа: “Бик авыр хәлдәге кешене алып килделәр”, – диләр. Моның беренче соравы: “Аның белән туганы килгәнме-юкмы?” Туганы булса, аннан акча сорап була чөнки. “Туганы юк, урамнан табып алып килгәннәр”, – диләр шәфкать туташлары. “Ә-ә-ә, алайса иртән башка табиб карар әле”, – ди дә бу, сменасы беткәч кайтып китә. Өенә кайтса, хатыны: “Улыбыз кайтмады бит”, – ди. Телефонын алмый. Полиция, хастаханә, моргка шалтыраталар. Хастаханәдә: “Әле генә алып килделәр, табиблар коткара алмады”, – дип әйтәләр. Әлеге хирургның ул эшләгән хастаханәгә үз улын алып килгән булалар. Хирург туганы булмагач авыруны кабул итмәгән, чөнки ришвәт юк. Шулай итеп, мәңгелек үкенече калган.

– Нәфес нәрсә ул? Үзенә аерым бер көчме? Әшәке нәфесне үтереп буламы?

– Нәфесне үтереп бул­мый. Аны тыеп торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген танып, нәфесен тыйган кеше генә Җәннәтле булыр”, – ди. Аны тыеп торучы көч бар, ул – иман. Иманың зәгыйфьләнсә, нәфес сине кулга ала. Иманың көчәйдеме, син нәфесне кулга аласың. Нәфес көрәш өчен бирелгән. Адәм баласы көрәшмичә яшәми. Үз нәфесең белән көрәшү – зур җиһад.

– Кешенең кем икәнен белергә теләсәгез, аның белән футбол уйнагыз, диләр, ә Ислам дине буенча ничек?

– Гомәр (с.г.в.) болай ди: “Өч әйбер­дә кешенең кем икәне күренер. 1. Аның турында күршесеннән сора. 2. Аны берәр мәшәкатьтә күр яки сәфәргә чык. 3. Бурычка акча бир. Вакытында кайтарамы? Кешенең акчага булган мөнәсәбәте Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәтенә туры килә. Төгәл булса, ул Аллаһы Тәгалә белән дә төгәл”.

– Яшьләр зур акча эшләргә тели, шундый эш эзлиләр. Дин буенча бу дөресме?

– Тырышып эшләү һәм акча эшләргә тырышу – ул хәләл. Әмма аның зәкяте һәм сәдакасы бирелсен. Күпме эшләсәң дә ул хәләл юл белән булырга тиеш.

***


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,15 декабрь 2016 № 50
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Декабрь 2019 11:24 2577
ӨСКӘ