Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Түбән Өскебашта зиратны чират буенча чистарталар

28 Июнь 2017 920
Моңарчы Кукмара районының Түбән Өскебаш авылына мине гел күңелсез хәбәрләр генә алып барды. Моннан дүрт-биш ел элек: “Юл юк, урамдагы чокырларга җиңел машиналар сыярлык”, – дип шалтыратканнар, мин шул юлларны “өйрәнергә” барган идем. Быел исә йортлары янып, күп балалы Айсинә һәм Гафур Мөхәммәтнуровлар гаиләсе урамда калды. Янә юлга кузгалдым.
Бүген күпләр зират, аның торышыннан да канәгать түгел, янәсе, чистартмыйлар, өмә ясамыйлар, коймаларны карамыйлар. Төрле районнардан зарланып шалтыраталар. Ә бит зиратларның язмышы җитәкче һәм шул ук авыл халкы кулында. Мәсәлән, берәүләр зираттагы өмәгә чыга, икенчеләр юк, берәүләр койма тоту өчен акча бирә, тегеләр тагын дәшми. Зират тирәсендә һаман бер үк кешеләр йөри. Ә менә Түбән Өскебашта өмә ясау проблемасын бик җайлы хәл иткәннәр, бәлки бүтән төбәкләр дә әлеге алымны үзләрендә сынап карар?

– Бездә зиратны чистарту – көтү чираты кебек, өй борынча. Мулла кичтән шалтыратып, кисәтеп куя. Әгәр дә, кеше теге яки бу сәбәп белән зиратка бара алмый икән, чиратын алыша, – ди Миңненур абыстай.

Язманы тулысынча 29 июньдә чыгачак, "Акчарлак"ның 25 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ