Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Түбән Саурыш мәдәният йортының йозагы күгәрмәс микән?

15 Декабрь 2015 1159
Редакциябезгә Теләче районы Түбән Саурыш авылыннан хат килеп төште. "Клубның йозагы күгәрмәс микән?" дип исемләнгән ул. Хатның кыскача эчтәлеге болай:
"Клубыбыз бик иске, утын белән ягыла иде, утырырга рәтле урындыклары да булмады. Районның кайбер клубларындагы кебек яхшы аппаратура безнең төшебезгә дә кермәде, хәтта магнитофон да күрмәдек. Клуб мөдире Илгизәр абый өеннән шәхси магнитофонын алып килеп, концертлар оештыра, дискотекалар ясый иде. Шулай да эшләде, тырышты. Инде менә 2014 елда авыл уртасында яңа мәдәният йорты калкып чыккач, авыл халкы, бигрәк тә без – яшьләр сөендек.

Өлкән буын кешеләре дә, яңа клубта, яшьләр белән беррәттән, гөрләтеп концертлар куеп, районның төрле авылларында чыгыш ясады. Тик авылдашларның бу күңелле мизгеле озакка бармады. Беркөн кич клубка барсак, ишегендә йозак. Илгизәр абыйны эштән киткән, диләр. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Менә дигән итеп эшләп торганда аны бу адымга нәрсә этәргән? Кешедә бер дә гаеп булмый тормый, янәсе, клуб тирәсенә утыртылган чәчәкләр җитәкчеләргә ошамаган дигән сүзләр йөрде. Менә хәзер дүртенче яңа клубыбыз бикле. Без – яшьләр кая барырга тиеш?"

Хатта күтәрелгән сорауларга ачыклык кертү максатыннан, журналист Чулпан Шакирова тикшерү үткәрде. Болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 17 декабрь көнне чыгачак 51нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ