Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Түбән Саурыш мәдәният йорты ник бикле?

25 Декабрь 2015 2020
Редакциябезгә Теләче районы Түбән Саурыш авылыннан хат килеп төште. “Клубның йозагы күгәрмәс микән?” дип исемләнгән ул. Хатның кыскача эчтәлеге болай:
“Клубыбыз бик иске, утын белән ягыла иде, утырырга рәтле урындыклары да булмады. Районның кайбер клубларындагы кебек яхшы аппаратура безнең төшебезгә дә кермәде, хәтта магнитофон да күрмәдек. Клуб мөдире Илгизәр абый өеннән шәхси магнитофонын алып килеп, концертлар оештыра, дискотекалар ясый иде. Шулай да эшләде, тырышты. Инде менә 2014 елда авыл уртасында яңа мәдәният йорты калкып чыккач, авыл халкы, бигрәк тә без – яшьләр сөендек. Өлкән буын кешеләре дә, яңа клубта, яшьләр белән беррәттән, гөрләтеп концертлар куеп, районның төрле авылларында чыгыш ясады. Тик авылдашларның бу күңелле мизгеле озакка бармады. Беркөн кич клубка барсак, ишегендә йозак. Илгизәр абыйны эштән киткән, диләр. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Менә дигән итеп эшләп торганда аны бу адымга нәрсә этәргән? Кешедә бер дә гаеп булмый тормый, янәсе, клуб тирәсенә утыртылган чәчәкләр җитәкчеләргә ошамаган дигән сүзләр йөрде. Менә хәзер дүртенче ай яңа клубыбыз бикле. Без – яшьләр кая барырга тиеш?”


“РӘХӘТЛЕКТӘН КИТМӘДЕМ”

Хатны кулга тотып, Теләчегә чыгып киттек. Түбән Саурыш авылына керә-керешкә үк юлда очраган кешеләрдән клуб язмышын сорашырга булдым. Саурышлылар безне артистлар дип кабул итте. Бер апа бигрәк тә өзгәләнеп: “Клубыбыз яңа, ачылмый шул, директорын эштән чыгарганнар, диләр. Урын күп бездә. Бөтен авыл киләчәк концертка. Зинһар, килегез”, – дип тәкрарлады. Икенчесе: “Шундый күңелле итеп Нәүрүз бәйрәмнәрен дә үткәргән идек, яңа клубның исе генә дә ни тора, гел керәсе килә иде шунда. Хәзер бикле. Кемдер килеп ачкалап китә ахрысы. Илгизәр райондагылар белән сүзгә килгән, диләр. Әмма мин ышанмыйм. Бик әйбәт егет ул”, – диде.

Клубның үзен күрү бәхетенә дә ирештек. Заманча, гаҗәеп зур мәдәният йорты. Арткы ягына башлангыч мәктәп кереп утырган.

“Экс-клуб мөдире” үзе дә күршедә генә яши икән. Без кергәндә ул шәхси хуҗалыгында трактор янында кай­наша иде.

– Ник эштән киттең дип... Рәхәт­лектән тумый инде мондый уй, – дип каршы алды Илгизәр Хәкимов. – Дөресен генә әйткәндә, кеше урынына вакытлыча гына дип куйдылар мине. Менә шуннан утырып калдым. Мин шофер кеше, мәдәният дөньясына бөтенләй катнашым юк, әзрәк җырлаштырам инде шунда. Ошыймы, ошамыймы, кергәч эшләргә тиешсең. Вакытлыча гына кердем дип түшәмгә төкереп утырып булмый. Календарь бәйрәмнәрне үткәреп барырга кирәк.
Илгизәр Хәкимовны хатның эчтә­леге белән таныштырдым, язылганнарны кире какмады ул, әмма “тагын мин язган дип уйларлар инде” дип кенә көрсенде.
Әлеге вазыйфада Хәкимов 8 ел эшләгән. “Эштән чыгарабыз”, дигән сүзләрдән куркып, Алабуга культура-агарту училищесына читтән торып укырга да кергән. Инде 4 курста икән.

– Иске клуб 100 урынга исәпләнгән булса да, мин эшкә кергәндә 33 исән урындык бар иде, – дип сүзен дәвам итте ул. – Кибәхуҗадан иске урындык­лар алып кайтып, көйләп, төзәтеп, 90га җиткердек. Яңа клуб та 100 урынлы. Артистлар да килеп торды. Үзебез дә бәйрәмнәр оештырдык. Булдыра алганча эшләргә тырыштым.

–Шулай да, эштән китүнең төп сәбәбе нидә соң? – дип кызыксынам.

– Яңа клуб ачылгач, 10 ай хезмәт куйдым. Бәйрәм-чаралар оештырырга мәдәният бүлеге бер тиен акча бирми. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе белән дә әзрәк сүзгә килдек. Яңа клуб ачылганда яшеллек булсын дип арыш чәчкән идек. Яз көне шуны эшкәртеп бетергәнче май ахыры җитте. Шул вакытта чәчәкләр утырттык. Әмма ул көзге чәчәкләр булган, июнь ахырында чәчәк атып өлгермәде. Менә шуннан тавышланып алдык, – диде ул.

Гариза нигезендә, Илгизәр Хәкимов 1 августтан эштән киткән. Китүен-киткән, әмма 4 ай дәвамында авылдашлары тарафыннан тынгылык булмаган аңа. “Нигә клубны ятим итәсең?” – дип күзне дә ачырмыйлар. Урамга чыгарлыгым юк. Әмма авылдашлар әйтә дип, бер чыгып киткәч, кабат барып утыра алмыйм бит”, – ди ул.
Илгизәр әфәнде хатыны Миләүшә ханым белән өч бала тәрбияләп үстерә. Олысы укуын Казанда дәвам итә, уртанчысы мәктәптә белем ала, кечкенәсе исә бакчага йөри. Аны да аңларга була, гаиләле кешегә, ир-атка бигрәк тә бу урында эшләү җиңел түгелдер.

– Клубтан чыккач, ни белән шөгыль­ләндегез? – дим.

– Тракторда эшләдем, шабашкада йөрдем. Клубта 11 мең сум хезмәт хакы ала идем. Шабашкада йөреп, клуб мөдире хезмәт хакын 15 көндә эшләп була, – ди ул.

“ЭШЛӘМӘГӘН КЕШЕНЕ ҖЕНЕМ СӨЙМИ”

Илгизәр Хәкимов белән аралашканнан соң, Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе белән борчагы пешмәвен аңладым. Шуннан соң әлеге башлыкның үзе белән сөйләшергә булдым. Давыт Ихсанов, чын җитәкчеләрчә, һәр соравыма ачык итеп җавап бирде.

– Саурыш – 200 хуҗалыклы, төзек, тырыш авыл, – диде ул. – Клубы бик иске иде. Программа нигезендә, 4 авылга яңа мәдәният йорты салынды. Әмма мәдәният йорты ул – яшьләргә дискотека үткәрү урыны гына түгел. Бюджет акчасына буш клуб тота алмыйбыз. Яңа клуб ачылды, тик сәнгать эше алга китмәде бу авылда. Саурышта менә дигән аппаратура, ноутбук бар. Элегрәк “иске клуб, мөмкинлекләр юк” дип, күз йома килдек. Бу иптәшкә кисәтүләр дә күп булды. Клуб базасында теләсә нинди коллектив эшләргә тиеш. Балалар хорымы ул, бию, театр түгәрәгеме, ансамбльме...

Әмма Түбән Саурышта хәрәкәт булмады. Утырткан чәчәкләргә килгәндә исә, бу авылда семинар уздырып булмасмы дип барган идем. Ләкин мине ауган койма каршы алды. Клуб ачылганга бер ел, ичмасам, миләш агачы да үсми. Культура оешмасы чиста, матур булырга тиеш бит инде. Хәер, бар сәбәп анда гына түгел, күрсәтерлек эше булган кешенең чәчәгенә дә күз йомар идең. Әйтәм бит, сәнгать ягы бик аксады биредә. Ялкауларны җенем сөйми. Эшлим дип торган кешегә төрлечә ярдәм итәбез. Дөрес, җиңел хезмәт түгел, төнлә генә кайтасы, сәхнәгә чыгарырлык кешесен дә табарга кирәк. Шуңа күрә Илгизәр чыкканнан соң бу вазыйфага атлыгып торучылар булмады. Менә кабат, сынау срогы белән 1 елга килешү төзеп, Илгизәр Хәкимовны эшкә алдык. Бәлки, кисәтүләр файдага булыр...

КЛУБ МӨДИРЛӘРЕ САЕСКАН ХӘЛЕНДӘ

Моннан ике ел элек, президентның махсус программасы нигезендә, авылларда яңа мәдәният учаклары кабына башлады. Зур, заманча итеп, кыска срокларда салып куйдылар аларны. Мәдәният йорты салынды, әмма анда йөрерлек кеше бармы соң хәзер? Әле программа гамәлгә керә башлаган елларда редакциягә дә еш кына шалтыратып: “Клуб салганчы, юлны рәтләсеннәр иде”, – дип зарланучылар да булды. Халык кими барган дәвердә, ул авыл клубын шул мөдир генә саклап утырмасмы? Аннан соң, кыска срокта кулланылышка тапшырылган кайбер мәдәният йортларының бүген инде гаепләре дә табыла башлады.

Кайберләренең диварлары күгәрә, икенчеләренең түбәсен җил алып ташлый. Бәдрәф бүлмәләре дә зур кунаклар килгәндә генә ачыла... Ярый, салынсын да ди ул клублар. Казан артистлары да килсен, авыл халкы да җыелышып концерт куйсын. Әмма килгән кунакларны чәй эчерергә, чарада катнашкан авылдашларга күчтәнәч тә бирергә кирәк бит әле. Һәм боларның барысы да клуб мөдиренең үз кесәсенә суга. Концерт кую дигәннән, хәзер авылларда сәхнәдә чыгыш ясарлык кешесе дә юк бит аның. Берәр бәйрәм якынлашса, клуб мөдире йөз суын түгеп, ялынып-ялварып, авылдашларын үгетләп, йорттан-йортка йөрергә мәҗбүр.

Йөрмәс иде, өстән план куелган, үтәми калырга ярамый. Моның өстенә алар җилкәсенә фәлән кадәр җәмәгать эше дә төшә. Юл кырыен да тәртиптә тота ул, авылны да чистарта, йорт буенча мал-туар санын алып та шул ук клуб мөдире йөри. Моның өчен аларга өстәп бер тиен дә түләнми. Яше 50гә якынлашканнары инде “пенсиягә шушыннан чыгыйм” дип түзә, яшьрәкләре, кулыннан башка эш килә торганнары Илгизәр Хәкимов кебек баш күтәрә. Кыскасы, башын алса – койрыгы, койрыгын алса башы ябыша торган саескан хәлендә бүген авылдагы клуб мөдирләре.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Теләче – Түбән Саурыш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ