Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тәһарәтең дөрес түгел икән, намазың да кабул булмый”

30 Октябрь 2020 815
Ислам диненең һәр мөселман белергә тиешле фарыз гамәлләре һәм хөкемнәре бар. Әйтик, гозерле кеше намазны ничек үти? Бу сорау күп укучыларыбызны борчыйдыр. Сер түгел, авылларда мәчеткә йөрүчеләрнең шактые өлкән яшьтәге кешеләр, араларында авыру булганнары да юк түгел. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән чираттагы әңгәмәбез алар өчен аеруча файдалы булыр дип ышанабыз.
– Нурулла хәзрәт, шәригать буенча гозерле кеше кем ул?

– Гозер “сәбәбе бар” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта ул тәһарәткә кагыла. Белүебезчә, кеше намаз укыганда, гыйбадәт кылганда тәһарәт алырга тиеш. Ул – рухи һәм мәдәни чисталык билгесе. Чисталык безнең тәнгә дә, гыйбадәт кылган урынга да, киемгә дә кагыла. Аннан башка гыйбадәтебез дөрес саналмый. Ә инде гозерле вакытта шушы өч әйбернең берсе чиста булып бетә алмый. Әйтик, намаз укыган урын, кием яки тән пакь түгел. Әйе, әлеге пычрактан арына алмасак, ничек бар, шулай намаз укырга рөхсәт ителә.

– Кайда намаз укырга ярамый?

– Бәдрәф, ванна бүлмәсе, мунча ке­бек урыннарда гыйбадәт кылу рөх­сәт ителми. Чөнки аларда чисталык юк.

– Кешенең тәһарәте гел бозылып тора, ди.

– Тәһарәт алу билгеле бер тәртиптә юынуны аңлата. Ләкин билгеле шартларда ул бозылырга мөмкин: әйтик, бәвел, тизәк, газ чыкса, кан акса, үлек килсә. Бу очракта тәһарәтне яңарту шарт. Кемдер бәвелен тота алмый яки гел газ чыгып тора, кемнеңдер ярасы һәрдаим каный яисә үлекли һәм моны төзәтеп булмый икән, кеше гозерле санала.

– Андыйлар намазны ничек укый?

– Намаз вакыты кергәч, тәһарәт алалар һәм шуның белән гыйбадәт кылалар. Шушы намаз вакытына әлеге тәһарәтләре дөрес санала. Гәрчә, авыру сәбәпле, бәвел-нәҗесләре чыгып торса да. Чираттагы намаз вакыты кергәч, аларга янәдән тәһарәт алырга кирәк. Шуны да белү мөһим: мәсәлән, бәвеле агып торып, мөселман гозерле кеше хөкеменә керә икән, шул ук вакытта башка кимчелек күзәтелсә – кан акты, газ чыкты һ.б. булды ди, ул янәдән тәһарәт алырга бурычлы. Бу хатын-кызлар өчен бигрәк актуаль. Күрем көннәреннән башка вакытта да бүлемнәр килсә, тәһарәт бозыла.

– Салкын тиеп авырганда борыннан, күздән акса, шулай ук гозерле саналабызмы?

– Юк, болар гозер хөкеменә керми. Әгәр күздән үлекле эрен акса, ул чагында тәһа­рәтне боза. Борыннан кан китү дә боза. Гозерле кешенең тагын бер неч­кәлеге бар – ул имам була алмый. Тәһарәте гел бозылып торса, аның артыннан намазга оерга ярамый. Кемдер авыру сәбәпле намазын басып яки утырып укый алмый. Булдыра алган кадәр итеп гыйбадәтне кылу зарур. Басып тора алмаса, урындыкка утыра. Утырыр хәле юк икән, ятып, башын селкетеп яки күзе белән генә укый. Алай да булдыра алмаса, намаз укырга бөтенләй кирәкми.

– Авыру сәбәпле, кешенең хәтере начарайса, догаларны бутаса?

– Акылдан язган, ягъни мәҗнүннәргә намаз уку мәҗбүри түгел. Моңа тулы склероз кебек авырулар да керә. Акылы җиңеләйгән кешегә дә намаз фарыз түгел. Ә инде кайбер сүрәләрне генә онытып җибәрә икән, намаз аның өстеннән төшми. Онытылган сүрәләрне укымыйча, калдырып тора. Күзәтүләр шуны күрсәтә: акыл ягыннан җиңел­лек­ләр яшьтән гыйбадәттә булган ке­шеләрне читләп уза, гадәттә, олыгаеп кына намазга басканнарга кагыла.

– Баш авыртып, салкын тидереп, тән температурасы күтәрелеп авырып ятабыз икән, бу очракта гозерле кеше хөкеменә керәбезме?

– Баш авырткан, температурасы булган кеше ятып тора һәм намазны шул хәлдә укый. Башын, кулын селкетә ала бит. Хәер, иманлы, тырышкан бәндә андый халәттә торып та баса. Намазның фарызын гына укырга, сөннәтне калдырырга да мөмкин.

– Тире авырулары булып, юынырга ярамаса, кеше тәһарәт ала алмаса, нишләргә?

– Ул гозерле кеше хөкемендә була һәм тәяммум ала. Тәяммум – чиста җир (туфрак, ком, тузан, балчык, таш) белән чистарыну, ягъни кеше чиста җиргә ике уч белән суга, аннары йөзен сыпыра. Тагын шулай җиргә сугып, тер­сәкләргә кадәр кулларын сыпыра. Тәһарәтне боза торган шартлар тәям­мумне дә боза. Шулай ук су белән тәһарәтләнү мөмкинлеге булганда тәяммум алу дөрес түгел. Тәненә су тидерергә ярагач, кеше юына башлый.

– Кулы бәйләнгән яки аягына гипс салынган икән, ул чагында кеше нишли?

– Бәйләвеч, гипс өстеннән юеш кулы белән сыпыра, калган җирләрен юа. Тәяммумлы килеш оеп намаз укырга ярый. Без кеше сәҗдә кыла алмаса, урындыкка утырып укый, дидек. Камил рәвештә сәҗдә кыла алмаган кешегә ияреп тә оеп намаз уку тыела. Кайбер авылларда мулла намазны урындыкка утырып укый. Бу очракта аңа оеп укылган гыйбадәт дөрес саналмый.

– Көннәр суыткач, кемгәдер тәһарәт алу кыенлаша, урамда ачык һавада эшләүчеләр бар. Мәсих кылуның да шартларын әйтеп китсәгез иде.

– Мәсих ике чакрым ераклыкта су булмаган очракта рөхсәт ителә. Тә­һарәт өчен 1-1,5 литр су җитә һәм аны кибеттән дә сатып алырга мөмкин. Шу­лай да су табылмаса, намазын тәям­мум белән укый. Су белән юынып авырырмын дип курыкса, шулай ук тәяммум ала, чөнки сәламәт калу хәерлерәк. Әлбәттә, монда аек акыл белән эш итү мөһим. Мәсәлән, җылы көндә дә авырып китәрмен тагын дип су белән юынудан куркып, сәбәп эзләргә кирәкми. Әмма тәһарәтне салкын су белән алу мәкруһ, ягъни хуп­ланмый. Җылы су белән юыну хәер­ле, саваплырак. Күп мөселманнар, бигрәк тә яшьләр, киресенчә, салкын су белән юынырга тырыша. Ялгышалар.

– Киез итек, йон оекбаш өстеннән мәсих кыла алабызмы?

– Урамда йөри ала торган теләсә нинди аяк киеме өстенә мәсих кылырга ярый. Тик аяк киеме тубык сөягенә кадәр аякны ябып торырга тиеш. Моннан тыш, аяк киеменә юеш кулны куйсаң, су үтмәскә тиеш. Өйдә йөр­гәндә оекбашны салып тәһарәт алмаудан мәгънә күрмим. Кайбер егет­ләр шулай эшли. Ә бит тәһа­рәтең дөрес түгел икән, намазың да кабул булмый. Пәй­гам­бәребез кисәтүенчә, тәһарәт алганда игътибар итми торган урыннар бар. Мәсәлән, аякның тубык сөягенә кадәр, шулай ук терсәкне кертеп бераз өстәнрәк юарга тиешбез. Шулай ук бармак араларына су тию шарт. Ашыкканда бу урыннар калырга мөмкин. Шуңа да игътибарлы булсак иде.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 31 октябрь 2019 № 43

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ