Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

СУЫКСУДА ХАЛЫК СУДЫ

25 Февраль 2013 1379
Беркөнне редакциябезгә шалтыратып: “Буа районы Иске Суыксу авылында урам исемен алыштырырга телиләр. Халык моңа каршы. Безнең якларга килеп чыга алмассызмы?” – дип авыл халкы исеменнән бер ханым мөрәҗәгать итте. Икенче көнне үк Буа якларына кузгалдык.
Гаеп аттамы, тәртәдәме?

Иске Суыксуда 1500ләп кеше яши, шуларның 500е – пенсионерлар. 19 урамлы бу зур авылның Совет урамы иң озыннардан санала. Болытлар нәкъ менә шушы урам өстендә куерып маташа да инде. Без кайтып төшкәндә мәдәният йортына халык җыелган иде.

Халыкның төп зары шул: узган елның декабрь ахырында булып узган җыелышта 78 йортлы, 5 чак­рымга сузылган Совет урамына Нургали исемен бирү турында сүз кузгатыла. Авыл халкының авырткан башына тимер тарак аласы килми, документлар белән булачак проблеманы алдан чамалап, моңа каршы төшәләр.

Кем соң ул Нургали?.. Нургали Сабирҗанов 30 ел “Татарстан” колхозының рәисе булып эшләгән кеше. Бу дәвердә колхоз республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыгып, “Ленин” ордены белән бүләкләнгән. Менә хәзер, вафатына 3 ел узганнан соң, ул яшәгән үзәк урамга аның исемен бирергә җыеналар. Район вәкилләре тәкъдим иткән идея дисәләр дә, чишмә башын Нургали аганың улы Илдар Сабирҗановтан күрә халык. Буа районындагы Кильдураз шифаханәсенең баш табибы ул.

– Әлеге җыелышта безгә артык сүз әйттереп тормадылар, – дип, бер авыздан сөйли башлады җыелган халык. – Кәгазь эше белән бернинди проблемалар булмый, паспортка мөһер генә сугасы һәм вәссәлам, дип тынычландырырга маташтылар.

– Беләбез инде ул документ эшен! – диде шушы урамда кибет тотучы өч ханым. – Ничә ел буе кибетне рәсмиләштереп йөрдек, әле яңа гына очына чыктык, анысы да кеше яр­дәме белән генә. Монда тагын шул кәгазь боткасы пешерергә маташалар.

Эшмәкәр Гөлия Габдрахманова подвалдагы утны өске катка күтәрү буенча документ эшләренә генә дә 12 мең сум акчасын кесәсеннән чыгарып салган.

4 февральдә авылда тагын бер җыелыш булып уза. Әмма чакыру кәгазендә урамга исем кушу мәсьәләсе турында ләм-мим. Көн тәртибендәге “Вамин” отчеты, авыл советы хисабы һ.б. сораулар” дигән язуга артык игътибар бирмичә, Совет урамында яшәүче берничә кешедән кала, калганнары баруны кирәк тапмый. Шундый зур мәсьәлә турында бер сүз кузгатылгач, район вәкилләре килгән җыелышка халык йөгереп килеп җитәргә тиеш иде кебек, әмма алар нишләптер өйләрендә калуны хуп күргәннәр. Үзләреннән бу турыда сорагач:

– Шундый зур мәсьәлә көн тәр­ти­бендәге “төрлеләр” дигән сүз астына гына яшерелергә тиеш түгел иде. Ул бит урамнан чүп җыештыру гына түгел, ә урам язмышын үзгәртү, хәл итү! – дип җавап кайтардылар.

– Урамыбызның Нургали дип аталуына без каршы түгел, – ди пенсионер Наҗия апа Әхмәдишева. – Мәрхүм начар кеше түгел иде, безнең өчен төп проблема – акча. Һәр кешегә рәсмиләштерү күпмегә төшәчәк, аерым санасыннар, кәгазь эшләре артыннан да үзләре чапсыннар...

Шулай да, Нургали Сабирҗанов колхоз белән идарә иткән вакытта халыкның теңкәсенә тигән “кара сакал”ларын искә төшереп алды кайберәүләр. Нәсел дәвамчысы Илдарга карата да халыкның фикере уйнап тора. Берәүләр аны эт итеп сүксә, икенчеләре яхшы гамәлләрен дә барлады. Ел саен мәктәп балаларын җыеп, шифаханәгә алып барып кайта икән, зират рәшәткәсен тотуда да өлеше кергән.
Халык безнең белән тәмләп кенә зарын бүлешкәндә, мәдәният йортына әлеге урамның депутатын да чакырып китерделәр.

Ногманов Рәфыйк Мөсәлим улын: “Без­нең урамны алыштырырга теләү­ченең “замы” инде бу”, – дип каршы алды бер оста теллесе. Рәфыйк абый үзе бу урамда тормый, өстәвенә мәрхүм Нургалинең чыбык очы туганы да икән. Бик ялкынланып сөйли башламакчы булып авызын ачкан иде, чаялыгы белән дан тоткан мишәр авылдашлары аның сүзен тиз генә бүлә торды.

– Рәфыйк абый, ник урамны алыштыру турындагы сүз көн тәртибенә язылмаган? Безнең урамнан бер кеше дә булмаган бит анда, нигә халык депутаты булгач, халык файдасына эшләмисез? – дип ябырылдылар депутатка.

– Әгәр халык күз яше белән урам исемен үзгәртсәгез, күпме кеше рәнҗиячәк Нургали абыйга. Тынычлап ятсын, рухына дога кыласы урынга, ләгънәт укымыйк. Ник, әйдә, авыл башына һәйкәл ясап куйыйк, менә анысына беребез дә каршы түгел, – дип Наҗия апа да үз сүзен әйтеп калырга ашыкты.

– Һәйкәл кую дин ягыннан тыелган эш икән, – дип җаваплады Рәфыйк әфәнде. – Ә җыелышта Буа башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһимович та катнашты, бөтен кеше бертавыштан кул күтәрде...

– Урамга исем кушарга каршы килүче 55 кешедән имза җыеп прокуратурага тапшырдык, – дип каршы төште аңа Рәдиф Хөсәенов. – Шулар арасында 37 әби: “Колхозчы эшләмәсә, колхозга орден бирмиләр, безнең ирләр тырышлыгы ул”, – дип, рәнҗеп кул куйды.

Авыл советы башлыгы Рәзинә За­һи­дуллина да бу хәлләрдән тәмам тынычлыгын җуйган. Бер яктан халык, икенче яктан җитәкчелек бимазалый аны. “Сез үзегез кем ягында соң?” – дип сорагач, башта “Мин халык яклы” дисә, шунда ук җөмләсен төзәтеп куярга ашыкты: “Мин ике яклы да...”

Ул көнне халыкны тагын бер кат җитәкчелек белән очраштырырга тырышып карасак та, барысыннан да бер эчтәлектәге җавап ишеттек: баш табиб Илдар Сабирҗанов Казанга китеп барган, ә телефон номерын катгый рәвештә без – журналистларга бирмәскә кушкан. Калган җитәкчеләрнең дә Суыксу авылы проб­лемасына вакытлары тар булып чыкты.

Җитәкче фикере

Суыксу авылы халкы белән аралашып кайткач, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Сәлим Фәһим улы белән элемтәгә кердек. Сөйләшүе буенча, бик җайлы, итагатьле кешегә охшаган.

– Сәлим Фәһимович, урамны алыштыру идеясе кемнән чыкты?

– Ничек әйтергә сезгә… Нигездә, туганнары һәм аның хезмәттәшләре белән берлектә туган идея бу. Җыелыш вакытында әлеге теманы кузгаткач, күпчелек “риза” дип чыгыш ясады. Халык каршы булса, безгә аның бернигә дә кирәге юк.

– Авыл халкы күңе­лендә үпкә-рәнҗеш калмасын өчен тагын бер җыелыш оештыру мөмкин эштер бит?

– Халык тынычлангач, бер-ике көннән җыелыш җыячакбыз. Әгәр бер генә кеше булса да ризасызлык белдерсә, урам исемен алыштыру кирәкми. Без – җитәкчеләр, халык фикеренә колак салып эшләргә тиеш.

– Авыл халкы Нургали исемен кушуга каршы килми, аларны акча мәсьәләсе пошаманга сала.

– Исемен алыштыру белән, документ артыннан чабарга кирәк түгел. Мәсәлән, мирас, “дарственное”, сәүдә килешүләре кебек мөһим кәгазь ясаткан очракта 200-400 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә һәм исем алышканлык турындагы белешмәне күрсәтергә кирәк була.

– Суыксуда яңа урам төзеләчәк, диделәр. Шул урамга гына кушып булмыймы соң бу исемне?

– Ул вариант та каралды, тик үзе торган урамга булмас микән дигән идек.

– Ә Илдар Нургалиевич бу тәкъдимгә ничек карый?

– Әтиләре белән горурланып яшәгән балаларның әлеге адымын аңларга була инде…
Ә менә Илдар Нургалиевичтан үзебезне һәм халыкны кызыксындырган сорауларга тулы җавап ала алмадык. “Я тут причем? Минем номерны каян алдыгыз? Җыен булды, халык “за” дип кул күтәрде, хәл ителгән мәсьәлә” кебегрәк сүзләре белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Билгеле, җыелышка килгән башка урам кешеләренә документ эше кагылмагач, “за” дип кул күтәрү бернинди дә авырлык тудырмагандыр...

Соңгы сүз

Заманасы шундый: документыңда бер генә хәреф дөрес булмаса да, мең ишектән кереп, мең тишектән чыгарга, күпме нерв бетерергә туры килә. Авыл халкы да әлеге мәшәкатьне үзләренчә анализлап, күпмедер дәрәҗәдә бизәкләр белән баетып, нәтиҗәләр ясап куйган. Дөрес, борчылырга җирлек юк түгел, иртәме-соңмы һәркайсының кесәсеннән азмы-күпме акча чыгачак. Ә бит кайберәүләрнең сүзләренә ышансаң, бүгенге көндә авылда уты-газына да түли алмый тилмереп ятучылар бар. Алар нишләргә тиеш?!

Сәлим Фәһим улының: “Без – җитәкчеләр, халык фикеренә колак салып эшләргә тиеш. Җыен җыеп яңадан аңлатырбыз” дигән сүзләренә ышанып, халык арасында туган әлеге ризасызлык уңай якка хәл ителер дип өметләнеп калабыз.

Чулпан ШАКИРОВА, Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ