Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сул ягы хәрәкәтләнмәсә дә, инкубатор һәм теплица тота

24 Март 2016 1902
Кешене кеше иткән сыйфат – ихтыяр көчедер. Ул булса, тормышка теш-тырнагың белән ябышып та, елыйсы урында елмаеп та була. Буа районы Казма авылында яшәүче Мөхәррәм абый Мөбарәкшинның ихтыяр көченә шаккатып кайттым. Яшьтән тик торуны белмәгән ул, хәзер сул ягы хәрәкәтләнмәсә дә, “инвалид” дигән белешмәгә игътибар бирмичә, җир җимертеп дөнья көтә.
– Хатынымның да, минем дә әтиләребез Гаделша исемле, шулай туры килгән, – дип башлады ул сүзен. – Биш бала үстердек, кичә унынчы оныгыбыз туды.
Язмыш юлы бик гади генә башлана егетнең. Ветеринария техникумын тәмамлый, армиядә хезмәт итеп кайта, колхозда эшли башлый. Шул вакытта Ветеринария институтында да читтән торып белем ала. Ферма мөдире дә, колхоз рәисе дә булып эшләргә туры килә аңа.

– Әби-бабай, әти-әни гомер буе намазлы булдылар. Телевизордан да берара дини темаларны еш күрсәтә башладылар, өйрәнергә мөмкинчелек булды. Мин дә әкренләп хак юлга бастым. Авылда имам вафат булгач, бу вазыйфаны башкарырга дип, миңа мөрәҗәгать иттеләр. “Җомга намазын булса да укырсың”, – дип үгетләгәч, 1999 елда тәвәккәлләдем, – ди Мөхәррәм абый.

Колхоздан чыккач, ул шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, чебиләр дә сатып йөри әле. Әмма үз-үзен таба алмый. Соңрак үзләренең пай җирләрен алып, фермерлык эшенә керешә. Бер елдан соң арендага да 100 гектар җир били. Амбар төзи, бөтен төр техникасын булдыра. Менә шулай матур гына канатланып эшләп йөргәндә күк йөзен кара болыт каплый. Бәндә меңне сагышлый, Ходай берне багышлый диюләре шулдыр, күрәсең. Барлык планнары чәлпәрәмә килә аның.

– Чөгендер эшкәртергә дип, Чувашиягә барып эшчеләр ялладым. Ризалаштылар. Артык шатланып киттем ахры, юлда кайтканда башка күсәк белән биргән кебек булды, баш буйлап ниндидер кайнар агым акты. Туры хастаханәгә барырга уйланылмаган да, өйгә кайтып егылдым. Ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр, – дип сөйли ул.

Инсульт. Шуннан соң дүрт көннең, төннең ничек узуын белми ул. Дүрт көн тирән комада ята.

– Менә, түшәмдәге кадакларны күрәсезме? Шуңа калын бау бәйләп, тартылып тора идем. 6 ай утыра да алмадым. Хатынга рәхмәт, бала караган кебек карады, – ди Мөхәррәм абый.

“Барыбер аякка басам” дигән нык­лы максат белән уяна, шуның белән йокыга тала ир. Бер ел дигәндә әкренләп утырырга, басарга өйрәнә. Шулай итеп Мөхәррәм абый яңадан туа, аның өчен икенче тормыш башлана.

– Аякка бастым. Иң аянычы: хәтердә бер генә сүрә дә, дога да калмаган. Әйтерсең, мин аларны ятламаган, өйрәнмәгән. Башта озак итеп еладым, – диде дә тагын сабый баладай үксеп елап җибәрде. – Аннан соң яңадан өйрәндем. Аллага шөкер, хәзер кирәген укыйм, көн матур булса, таяк белән булса да җомгага барам. Машина белән хатын илтә.

Бу урында иренең һәр сүзе өчен ут йотып утырган Талия ханым да сүзгә кушылды:
– Ветеринария техникумында укыганда ук “права” алган идем. Аннары гаилә ишәйде, балалар үсә башлады. Ул вакытта машина түгел, күлмәк алып кияргә дә чама юк. Шулай да “бәлки кирәге чыгар” дип, 10 ел саен алыштырып тордым. Менә, картлык көнебезне көтеп торган. Кредитка машина алдык. Балалар ялынычы түгел, утырабыз да чыгып китәбез, – ди батыр ханым.

Чыннан да, янәшәсендә Талия апа кебек олы йөрәкле ханым булудан да уңа Мөхәррәм абый. Кеше күзенә карап ята торган авыру ирне көйләү һәркемнең кулыннан килми. Әле шуның өстенә хуҗалыкны да алып барырга кирәк.

– Эшсез тора алмыйбыз – канга сеңгән. Бер сыер, кәҗәбез бар. Кәҗә сөте бик файдалы. Савып керүгә, “Мә, даруларыңны нейтральләштерсен, – дип, җылы кәҗә сөте бирәм Мөхәррәм абыеңа. Үземнең дә аяк-кулларым сызлый иде, шуны эчә башлагач, әйтмәгәнем булсын, ни икәнен дә белмим. Сыер сөтен эчәсе дә килми, кәҗәнекенә ияләштек. Әмма кәҗәнең бер начар ягы бар: күршең белән бозылышасың килсә, кәҗә асра икән! Әллә каян ара табып, балалары сикереп кенә күрше бакчасына кереп китә, – дип көлдереп алды җор телле, ут чәчеп торган ханым.

Хатыны кебек үк, Мөхәррәм абый да тик утыра торганнардан түгел. Көче кая җитә, шул өлкәгә тотынып карый ул.

– Өч инкубаторым бар. Берсенә – 96, икенчесенә – 72, өченчесенә 52 йомырка сыя. Һәр йомыркадан чеби чыга дип уйлау – зур хата. Гадәттә, 60-70 %ы уңышлы була. Күбрәк тавык йомыркасы салам. Цесарка, индоүрдәк йомыркасы да бастырып карадым. Ут бетеп торса, бөтен хезмәтең юкка чыга инде. Шуның өчен аккумулятор бар. Төнлә бер-ике тапкыр торып карыйм. “Мин авыру, миңа ярый” дип, тыныч кына йоклап ята алмыйм. Инде 300 чебигә заказ бар. Тәүлеклек чеби узган ел 50 сум иде. 1 апрельдә беренче партия йомыркаларны салам, алар 20сенә чыга, – дип, канатланып сөйли әңгәмәдәшем.

Мөхәррәм абый токымлы кош-кортка өстенлек бирә. Матурлык ягыннан йонлы аяклы “Брама”ны ярата. Бу – ит токымлы тавык. Шуңа күрә, йомырканы 8 айдан соң гына сала ди. Әмма ите телеңне йотарлык тәмле икән.

– Менә рассада вакыты җитә, үрентеләргә дә заказлар шактый, – ди ул мине шаккатырып. (Бу кеше көчне каян ала диярсең!) – Кәбестә үсентесенә ихтыяҗ зур. Помидор белән борычны да күп сорыйлар. Узган ел кәбестә белән борычны 4-5, помидор үсентесен 10 сумнан саттык. Рассаданы 1 мартта чәчәм. 8 мартта теплицага күчереп утыртам. Электр белән җылытыла, бик уңайлы яшел өем ул минем. 1 майда кыяр ашыйбыз инде без, – дип сөенә ул.

Мөхәррәм абый 10 ел элек булган инсультына үч итеп, тулы канлы тормыш белән яши. Күп укый. Интернетта утыра. Авыл елъязмасын да алып бара. Кем туган, кем вафат булган – һәрберсе аерым, айлап һәм еллап махсус папкаларга тупланган.

– Авыруны уйлап утырсаң, даруны вакытында эчмәсәң, китәсең дә барасың. Кешене эш яшәтә, эш терелтә. Хәер, юлдашыңнан уңу да кирәктер. Талия кебек хатын янда булганда, чирләшкә булып ятарга вакыт юк, – дип көлә-көлә озатты ул.
Ә Талия апа исә “Калина”­сын кабызып, буран булуга карамастан, Мөхәррәм абыйны мәчеткә илтергә җыена калды.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Буа – Казма – Казан.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1591
ӨСКӘ