Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Стресс кичергән кеше күп ашый

13 Январь 2021 216
Борынгыларның бар
сүзлəре дөрес. “Кеше ни
ашаса, ул шундый”, – дип
əйтүлəре дə шик уятмый.
Йог киңəше:“Яңа əзерлəнгəн ризык кына ашагыз, 3-4 сəгатьтəн соң ризыктагы прана таркалып бетə!”Туклануның да сере бар икəн. Кайвакыт, тамак туйгач та, күз белəн тагын нидер эзлибез. Димəк, без күп ашап түгел, ə ризыктагы прана һəм энергия белəн туябыз. Ашказаны шыплап тулуны тамак тую дип уйлап, ялгышмаска кирəк.
 Көчле стресс кичергəн кеше күп ашый һəм артык авырлык җыя. Шул рəвешле“кəефен күтəрə”. Ялгышмагыз! Ашаган вакытта һəр кисəкнең тəмен белергə, ашыкмыйча, китап укымыйча, сөйлəшмичə ашарга кирəк. Менə шунда гына аз ашап та тук булырсыз. Ризыкны яратып əзерлəгез, сез кухняда нинди кəефтə булсагыз, ризык та шундый була. Ашыйсы ризыкны телевизор карап, телефоннан сөйлəшеп, вак-төяк эшлəр белəн матавыкланып пешермəгез. Иң яхшысы – кухняда талгын гына тыныч көй агылып тору. Болай итеп сез үзегезнең дə кəефе гезне күтəрерсез, ризыкны да төрле кирəкмəс информациядəн арындырырсыз.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 январь 2020 № 1
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2891
ӨСКӘ