Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Страус кына димәгез

18 Июль 2013 1032
Биектау районының Ямаширмә авылына страуслар карап чыгарга гына тукталган идем, югыйсә. Янәсе, кырыйларына басып фотога төшәм дә, юлымны дәвам итәм. Ләкин фермер Габделәхмәт Котдусовны күргәч, бу уемнан кире кайттым.
Алай гына да түгел, зоопаркка да, ял йортына да охшаган әлеге хуҗалыкта нигә килгәнемне дә онытып йөрдем. Җитмәсә, Габделәхмәт үзе дә гаҗәп кеше булып чыкты. Кирәк бит, ә! Чүплек һәм чокырдан торган урында шундый әкәмәт яса әле! Нинди генә дөнья оҗмахлары, кошлары юк монда. Страус, фазан, павлиннар, ясалма күл, шалаш, төрле сорттагы виноградлар, каен агачыннан ясалган өстәл, урындыклы кафе дисеңме, ишәге дә башын иеп “исәнләшә”. Бер караганда, үзебезнең чуар тавык белән ак әтәчкә ни булган? Юк шул, әлеге хуҗалык кыйммәт бәягә алынган төрле кошлар белән тулган. Тракторлар, мастерской, гараж, гектар белән үлчәнә торган җирләр дә аныкы. Кыскасы, гаҗәпләндем дә, сокландым да Габделәхмәткә. Ләкин ул туплаган әлеге “байлык”тан бигрәк бу кешедә булган ихтыяр көче, тырышлык әсир итте. Ә бит башта нинди генә каршылыкларга очрамаган да, авылдашларының нинди генә кырыс карашына тап булмаган ул. 1992 елда “кулак” исеме куша язганнар үзенә. Әлеге очрашудан шуны аңладым: тырышкан табып кына калмый, менә дигән итеп яши дә икән. Алайса, хәзер күпме халык “авылда эш юк” дип зарлана, эшсезлектән эчүгә сабыша. Шуңа күрә, мин бәян иткәннәрдән нәтиҗә ясасагыз иде.

Эшләмиләр!

Габделәхмәт – Саба районыннан. Институтны тәмамлаганнан соң аны Биектау районына эшкә җибәрәләр. 1987 ел була бу. Егет мал табибы булып эшкә керешә, аннан өч мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексын җитәкли, соңыннан тагын үз вазыйфасына әйләнеп кайта.

– 1991 ел ахырында фермерларга кагылышлы законнар чыкты. Озак та үтми, Азат исемле авылдашым белән икебезгә 66 гектар җир алдык. Ул белеме буенча – агроном. Менә шунда каршылыклар башланды инде. Халык безгә кулак итеп карады, “Без сезнең хезмәтчегез булабызмы?” – дип сорады, җирләрне бирдертмәскә тырышты. Тракторның моторына көз көне су да салып киттеләр, – ди Габделәхмәт.

Җирләрендә ни генә үстереп карамый алар. Бәрәңге, суган, кишер дисеңме... Ләкин төп шөгыльләре игенчелек була. Шул рәвешле, ике фермер биш ел буе сынау уза. Эшләре начар бармагандыр инде, югыйсә, башка авылдашлары да алар эзеннән китмәс иде. Бер елны Ямаширмәдәге фермерлар саны 18гә җитә! Хәтта бер семинарда Котдусов: “Килер бер көн, барыбыз да фермер булырбыз”, – дип чыгыш ясый. Ләкин озак та үтми, ялгышканын аңлый. Чөнки 18 фермердан 5 кеше генә кала.

– Фермер булу җиңел түгел. Оеш­тыру сәләтенә беркайда да өйрәтмиләр. Бары бу эшкә чын күңелдән бирелгәннәр генә кала. Әнә, хәзер күпме теләсәң, шул кадәр җир бирәләр, яңадан-яңа программалар барлыкка килеп тора, ләкин халык бу эшкә алынмый. Кеше эшләми. Мәсәлән, мин елына 365 көн хайваннарымны карыйм, печән башланса, басудан кайтып кермим. Ял юк, беркая да китә алмыйм. Шул язмышны сайлаганмындыр инде. Уртак җир алган Азат белән аерылышкач, яңа җирләр алдым, улым да фермер булды, хәзер икебезгә 200 гектар җиребез бар, – ди Габделәхмәт.

Ләкин җирләр белән генә чик­ләнми әңгәмәдәшем. Башта йорты янында бер склад салып куя, аннан китә инде...

Габделәхмәт сөйләгәннәрнең бу өлешен үтә зур кызыксыну белән тыңладым:

– 1996 елда фермерлар семинары уздырдык. Рәттән торучы текә тауны, чүплекне, үләт базы дисәң дә була аны, корреспондентлар фотога төшереп киткәннәр икән. Матур түгел бит инде! Шуннан соң мин моны зур тракторлар белән эттереп тигезләттем. Бер урынга – 153, икенче урынга 140 машина балчык керде. Аннан күл ясадым, виноградлар утырттым, – дип сөйли Габделәхмәт.

“Башың киткәндер синең”...

Алда әйткәнемчә, хәзер Ямаширмә авылының горурлыгы булып тора инде бу хуҗалык.

Экскурсия вакытында әңгәмәдә­шемнән:

– Туктарга исәбегез юк бугай? Акча шулай котыртамы, бу сезгә рәхәтлек бирәме, гомумән, баедыгызмы инде? – дип сорадым.

– Эш бит акчада түгел. Мәсәлән, минем кесәмдә бүген бер тиен акча юк. Әгәр дә 100 сум була икән, мин хуҗалыкка кирәкле әйбер барып алам. Характерым шундыйдыр инде. Аннан, акчаны бит аны төрлечә табарга була. Бездә Казанга йөреп байтак кына акча эшләүчеләр дә бар. Ә бу эш миңа рәхәтлек бирә, – ди ул.

Әйтүе генә ансат, аның хуҗа­лыгында әрле-бирле йөрүче тәвә кошының иң очсызы – 70 мең сум! Бер аккошлары харап булгач, икенчесен эзләп йөргәннәр. Аларның да бәяләре 50 меңнән алып 120 меңгә кадәр икән. Гомумән, экзотик кошлар бик кыйммәт тора, ди. Шулар егылып үлә башласа нишләрсең? Банкротка чыгасың бит! Ә страуслар?

– Башта сыерлар, кәҗәләр алдым. Аннан страуслар алып кайттым. Моңа бик нык гаҗәпләнделәр. “Башың киттеме әллә?” – дип сораучылар да булды. Хатын да аңламады. Гел акча түгеп торам бит, шуңадыр инде. Җитмәсә, ул үзе дә эшмәкәр. Кибетләре бар. Озакламый чәчтарашханә һәм балалар киемнәре кибете ачачакбыз. Ә страусларга килгәндә, алар 20 баш булды инде. Австралия һәм Африка страуслары. Өч-дүрт цикл узганнан соң йомырка салырга тиешләр. Йомыркалары бер сезонга 40-50 булырга тиеш. Яхшылап тәрбияләсәң, 80не дә салалар. Безнең әле мактанырлык әйберебез юк. Австралия страуслары февральдә, американыкылар мартта йомырка салу эшенә керешә, – ди Габделәхмәт.

– Алардан курыкмыйсызмы? Һөҗүм итсә, исән калуың икеле икән бит, – дим аңа.

– Аның сугу көче бер квадрат сантиметрга 300 кило туры килә. Бер адымы – 8 метрга хәтле җитә. Сәгатенә 80 километр юл уза алалар. Кызганыч, минекеләргә чабарга урын юк. Өч бармаклы страуслар суда да йөзә әле. 20 градус салкында да урамда йөриләр. Чыннан да, кайвакыт яннарына кергәнне яратмыйлар, кәефләре китә. Бу вакытта алар канатларын күтәрә. Чыгып китәргә кирәк, димәк, – ди Габделәхмәт.
Страуслар хакында менә шулар. Аңлавымча, монда эш аларда гына да түгел. Яңа уйлар, яңа планнар белән яна фермер. Хәер, ул аларны тормышка ашыра башлаган инде.
– Аны “аграр туризм”, “авыл туризмы” дип атасаң да була. Моны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да бар. Казан янәшә, Универсиада елы! Ләкин бу төр туризм безнең республикада үсмәгән. Чувашиядә әйбәт, Белоруссиядә алга киткән. Шушы тармакны үстерергә иде. Өстәвенә, Яңаширмә – әби патша юлындагы беренче татар авылы. Гореф-гадәтләр дә сакланып калган. Түбәтәй тегү цехы да бар. Яңа йортлар төзелеп тора. Авылда сигез урам, шуның җидесенә асфальт түшәлгән. Биш кибет эшләп тора. Мәктәп, мәчет үз урынында. Йөзгә кызыллык килмәячәк. Безгә немецлар, итальяннар да килеп китте. Татарстаннан да киләләр. Ошаттылар. Мондагы һәр әйбернең мәгънәсе бар. Мәсәлән, шәһәр балалары кайткач, балык тотарга керешә. Беренчедән, алар татарчага өйрәнә, икенчедән, балык тотып, үзләрендә ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли, хезмәтләренең җимешләрен татыйлар. Бер эш тә җиңел генә бирелми, шуны аңласыннар. Хайваннар, кошлар белән аралашу да миһербанлык тәрбияли аларда. Әнә, ишәк яныннан көне буе кеше өзелми. 17 төрле тавык кына бар бит монда! Утырсыннар аккан суга, фонтанга карап. Шалашка кереп ял итсеннәр, яңа чапкан печән исен иснәсеннәр. Дөрес, мин ике ел буе болар өчен бер тиен дә алмадым. Ләкин ул хайваннарны, кош-кортларны ашатырга да кирәк бит әле. Шуның өчен хәзер балалардан – 150, өлкәннәрдән 200 сум акча алам. Күпме телиләр, шуның кадәр утырсыннар, – ди фермер.

Кичә генә монда бәйрәм иткәннәр икән. Алар өчен теләсәләр, шашлык та пешереп бирәләр. Ләкин мине суда йөзүче пар аккошлар җәлеп итте. Гомумән, бик тә рәхәт монда!

Соңгы сүз

Биектаудан кайтуыма озак та үтмәде, Тукай районының бер авылыннан шалтыратып, килүемне үтенделәр. “Бездә эш юк, ирләребез эчеп харап була, фәлән-фәләннәр аларга ярамаган аракы эчерә. Участок полициясе безнең якка борылып та карамый, чөнки үзе дә шулар белән эчә. Элек мал-туар тотып яши идек, хәзер авылыбыз белән сыерларыбызны бетердек, печән юк, сатып алырга кыйммәт”, – диде бер ханым.

Менә чагыштыру өчен бер мисал. Котдусовка да берәү дә бернәрсә дә китереп бирмәгән. Үз көче белән башлаган, шулай дәвам итә. Өстендә эш киеме. Көне буе хуҗалыгында.

Мин матурлык карап йөр­дем. Ләкин аны ничек булдырырга, ничек итеп саклап тотарга икәнен дә аңладым һәм “Алла ярдәм бирсен” дип куйдым. Нишлисең, кем ничек һәм нәрсә өчен яши инде, берәүләр башкаларга матурлык өләшә, икенчеләр бүтәннәрне генә түгел, үзләрен дә харап итә. Югыйсә, матур итеп яшәргә дә була бит

Эльмира ФЛҮН
Казан – Биектау – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1954
11 Май 2020 10:05 1752
1 Июнь 2020 10:15 1111
ӨСКӘ