Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Социаль ипотека программасының үтәлеше ни дәрәҗәдә?

6 Апрель 2016 1191
Халыкның иң авырткан җире  – торак мәсьәләсе. Кеше "фатир" дип уяна, шул уй белән йокыга итә. Социаль ипотекага баскан бәхетлеләр чиратын көтеп азаплана, бу программага керә алмаганнар икенчесе юк микән дип баш вата. Торак шартларын яхшырту өчен булган программалар, аларга керү шартлары, Казанда төзеләчәк фатирлар, районнарда йорт салу тәртибе турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин белән сөйләштек.
– Мидхәт Газизович, социаль ипотека программасының үтәлеше ни дәрәҗәдә?

– Татарстанда 1995 елда ук "Тузган торак" программасы барлыкка килгән иде. Аңа 2004 елда нокта куелды, фатирларны бушлай бирү бетте. Шуннан соң "Социаль ипотека" дигән яңа программа расланды. Аның нигезендә, 2005 елдан бирле Татарстан буенча 98 мең гаилә фатирлы булды. Аларның өчтән бере торакларны сатып алып бетерде, өчтән бер өлеше озайтылган срок белән түләвен дәвам итә.

Социаль ипотека – Татарстандагы уникаль программа. Ул башка республика һәм өлкәләрдә юк. Бүген һәр квадрат метрның уртача ташламалы бәясе – 31 мең сум. Базар мөнәсәбәтендә андый мәйданның квадраты 70-80 мең сум тора.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Социаль программага нинди гаиләләр керә? Дүрт кешедән торган гаиләнең социаль ипотекага басар өчен айлык кереме күпме булырга тиеш? Районда чиратка басып, ул чиратны башкалага күчерергә мөмкинме? Ипотека программасы кайсы районнарда алга киткән? Фатир алу өчен ана капиталын кулланырга ярыймы? Әгәр ипотекага откан фатирның урыны ошамаса, аны икенче җиргә алыштырып буламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 7 апрель көнне чыгачак 14нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1000
ӨСКӘ