Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Социаль ипотека хәләлме?

3 Июль 2020 803
Яшәү урыны булмау – бүгенге җәмгыятьтә күпләр очраша торган проблема. Әлбәттә, фатир сатып алу, йорт салу өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар тәкъдим ителә. Ләкин аларның күбесе, шул исәптән ипотека да банктан процент белән акча алу һәм әлеге суммага торак юнәтүгә кайтып кала. Шуңа да еш кына мөселман кардәшләребездән “гадәти яки социаль ипотекага фатир алырга ярыймы” дигән сорау ишетергә туры килә. Бу сорауны сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска бирдек.
– Рамил хәзрәт, кемдер гадәти ипотека – хәрәм, ә социале – хәләл, ди. Гомумән, мөселманнарга андый юл белән торак алу рөхсәт ителәме?

– Җәннәт – авырлык, ә җәһәннәм җиңеллек белән чолганып алынган. Адәм баласы җәннәткә омтылса, ул һәрвакыт авырлык белән көрәшәчәк. Җәһәннәмгә эләгү өчен исә 24 сәгать диванда йоклап яту да җитә: чөнки бернәрсә дә эшләмисең, тәһарәтләнмисең дә, намаз да укымыйсың, ураза да тотмыйсың. Аллаһы Тәгалә: “Мин бу дөньяда кешеләрне мәшәкать өчен дә яраттым”, – ди. Фани тормышта җәннәт эзләгән кеше Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатен, мәгънәсен аңламый. Адәм баласы авырлыкларны җиңә-җиңә генә дәрәҗәгә күтәрелә.

Торак мәсьәләсе дә соңгы елларда бик кискенләште. Элек бер оешмада, әйтик, торак-коммуналь хуҗалыкта балта остасы булып эшләсәң дә, берничә айдан “малосемейка” бирәләр иде. Институт тәмамлап, юллама буенча эшкә килгән яшь белгеч ялгыз икән – тулай торакка, ә инде гаиләсе булса фатирга урнаштыралар, күпмедер вакыт эшләгәч аны үзеңә калдыру мөмкинлеге бар иде. Хәзер инде мондый шартлар кимегәннән-кими. Мөселман кешесе алдында бу мәсьәлә тагын да катлаулана. Чөнки яшәү урынсыз булмый, ә аны шәригать кануннары буенча юнәтү зарур.

Адәм баласы нинди генә аклану тапмасын, әмма кредитның теләсә кайсы төре, шул исәптән ипотека (социаль ипотека да) – хәрәм. Мөселман кешесе йортлы булу мәсьәләсендә хәләл юлны эзләргә тиеш. Беренчедән, акчаны берәрсеннән, таныш-белешләрдән, туган-тумачадан сорап алып торып булмыймы? Ул чагында түләү графигы да җиңеләер иде. Икенчедән, сатар әйберебез (гараж, машина) юкмы, шуны фатирның беренчел капиталы итеп файдаланырга мөмкин. Өченчедән, фатир вариантын гына түгел, йорт салу җаен да карарга кирәк. Ул чагында төзелеш материалларын үзең аласың, күп эшне үз кулларың белән башкарасың. Хәзерге вакытта Казан тирәсен йорт салып тутырдылар. Алга таба ничек булыр, әлегә фатирга караганда, шәхси өйгә түләү чыгымнары да кимрәк.

Бу ысуллардан тыш, тораклы булуның башка юллары да бардыр. Шуны онытмыйк: хәләл ысулны эзләү – фарыз. Бервакыт базардан ит сатып алганда сатучы хатыннан: “Итегез хәләлме?” – дим сорыйм. “Әйе, улым, хәләл, авылдан алып килдек”, – ди. “Кайсы авылдан?” “Шул-шул районның шул авылыннан”. “Апа, авыл советы рәисегез кем әле?” – дигәч, сатучы төртелеп калды. “Бу итне сатарга биргәннәр иде”, – диде. Ягъни, өченче сораудан соң итнең хәләлме-юкмы икәне ачыкланды. Хәләлне эзләгәндә таләпчән булу бик мөһим.

Аллаһы Тәгаләдән сорау да зур йогынты ясый. “Йа Раббым, Үзеңнең рәхмәтең, хәләл юллар, җиңеллек белән безгә фатирлы булырга ярдәм ит”, – дип ялвару шарт. Шулай эшләсәк, иншалла, Ул Үзенең рәхмәтеннән мәхрүм итмәс. Хафаланып, теге юк, монысы җитми дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Дога тәэсир итми калмый. Бервакыт бер хатын: “Дүрт ел фатирны сата алмый җәфаландым, – дип сөйләде. – Бер туганым хаҗга китте. Изге җирдән: “Кәгъбатулла янында утырам. Дога кылып, нинди теләк телим”, – дип шалтыраткач, фатирны сата алмавым турында әйттем. Шул хәлдән соң озак та узмады, торак сатылды”. Шуңа да доганың көчле корал икәнен онытмыйк, өметне өзмик. Аллаһы Тәгаләдән өметеңне өзсәң, Ул синнән өметен өзә. Күпләр шул рәвешле “башкача булмый инде”, дип кредитка керә, авыр хәлдә кала.

– Рамил хәзрәт, әлеге язманы укыгач, ипотека программасы белән фатир алган укучыларыбыз куркып калмасмы?

– Йосыф Кардавый дигән галим “Исламда хәләл һәм хәрәм” дигән китабында: “Ипотека (социаль ипотека) белән торак алырга мөмкин, тик аның берничә шартын үтәргә кирәк”, – ди. Беренчедән, кешенең яшәр урыны булмаса һәм аны алу мөмкинлеге юк икән. Икенчедән, моның хәрәм юл икәнен белү зарур. Өченчедән, алдан ук уйлап, акчаның ничек түләнәчәген санап куярга кирәк. Ягъни хезмәт хакым шул-шул кадәр, аның бу өлешен бурычны каплау өчен тотам, монысы – ашарга-эчәргә, гаиләмә шул сумма кала дип бүлеп кую мөһим. Дүртенчедән, бурычтан мөмкин кадәр тизрәк котылу, ягъни ипотеканы алданрак түләп бетерү яхшы. Чөнки өстеңдә хәрәм бурыч тора, аннан арыну, тәүбә итеп, чистарыну хәерле. Әлбәттә, бу бер галим фикере генә. Адәм баласы ихтыярлы: ул бу фәтваны куллана яки, асылда тыелган дип, аны кире кага. Мин бары тик бу фикерләрне укучылар игътибарына тәкъдим итәм.

– Хәрәм кушылган фатирның бәрәкәте югалмыймы, хуҗасы рәхәт күрәме?

– Таныш-белешләремнең күбесе социаль ипотека юлы белән фатирлы булды. Алар арасында дин әһелләре дә бар. Кайсының гына тормышын карасаң да, шөкер, матур гына бара.

– Кайберәүләрнең яшәү урыны бар, ләкин нәфескә бирелеп, фатирларын зурайтырга, иркенәйтергә телиләр, ди. Андый чакта кредит алуның гөнаһы тагын да зур буламы?

– Бу – бәхәсле мәсьәлә. Бүген кечкенә генә бүлмә дә бер миллион сумга якын тора. Шуңа да, беренче чиратта, бераз акча җыеп, аннары инде хәзер яшәгән торакны сатып, башкасын алып, шул рәвешле ипотекага керми калып булмыймы, шуны уйлау мөһим. Мөселман кешесе иң элек Аллаһы Тәгалә риза булсын, кабул кылсын дип фикерләргә бурычлы.

– Мөселман дәүләтләрендә ипотека мәсьәләсе ничек куелган?

– Бер елны Малайзия дәүләтенә бардык. Ул мөселман мәмләкәте санала. Аларда Ислам банклары эшли. Халыкны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә йөз процентка чишелгән. Фатирны банк сатып ала да, бәясен бераз арттырып, әкренләп түләү шарты белән кешегә бирә. Шунысы кызык: халыкның социаль хәленә карап, торакны сатканда арттырган бәя дә төрле. Әйтик, хәллерәк кешегә кыйммәткәрәк, ә инде азрак керемле кешегә очсызгарак бирәләр.

– Бездә социаль ипотека белән фатир алучыларга гаиләдә икенче бала тугач 200 мең сум акча күчерәләр. Алар шулай ук ана капиталын да бурычны каплау өчен файдалана ала. Мондый акча хәләлме?

– Әлбәттә, чөнки ул – хөкүмәтнең бүләге. Кешеләр бала табып, халык санын арттыра, демографик хәлне яхшырта. Гарәп илләрендә андый грантлар бик күп. Әйтик, Согуд Гарәбстанында патша авырып китсә, шәкертләрнең догасы кабул кылына дип, аларга акча тараталар, хәлифәнең исәнлеге өчен дога кылырга сорыйлар.

Бурычка акча алырга ярыймы?

– Бурыч акча бирү – саваплы гамәл. Мохтаҗ кешегә йортлы-җирле, ашау-эчү, кием-салым алу өчен әҗәткә кирәкле сумманы бирү хәерле. Ә инде бурычны кире кайтару зур җаваплылык сорый. Адәм баласы намазлы, уразалы һ.б. булып әгәр бурычы калса, җәннәтнең исен дә сизмәс.

– Төрле сәбәп белән түли алмаса?

– Акча биргән кеше авыр хәлдә булмаса, әҗәтле зат качып йөрми, алдамый икән, Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, бурычны кичектереп түләү мөмкинлеген бирергә кирәк. Шуннан соң да әҗәтен кайтармаса, Аллаһы Тәгалә: “Аңа бөтенләй сәдака итеп бирегез (чөнки ул бәндәнең мөмкинлеге юк), Минем каршыда үзегезгә дә, аңа да җиңел булыр”, – ди. Ә инде өметегезне өзмәсәгез, түли алачагына ышансагыз, тагын көтегез.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 июль 2016 № 2

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1686
3 Август 2020 10:18 1119
ӨСКӘ