Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сосновканы җир белән тигезлиләр

20 Декабрь 2013 1308
Казанның Яңа Сосновка бистәсендәге йортларны бүген-иртәгә җимерергә мөмкиннәр. Димәк, мондагы өйләрдә яшәүче гаиләләр, балалар урамда калачак дигән сүз.
Хакимияттәгеләр әлеге адымнарын бик җиңел аңлата – бу йортлар өстеннән самолетлар оча һәм алар ватыла калса, шушы җирләргә “кунакларга” мөмкиннәр икән. Ягъни, аэродромның авария зонасы (аварийная зона) бу. Әмма халыкка әлеге җирләрне сатканда да, йортлар төзегәнче дә мондый зона хакында әйтүче булмаган. Хәер, бу ыгы-зыгының артында берәр капкорсакның туймас нәфесе тормый дип кем ышандыра ала? Бу тирәдә бүген бер сутый җирнең бәясе дә 250-300 мең сум бит.

“Алдан кисәтүче булмады”

– Йортлар салу – гаиләбезнең кечкенә бизнесы. Җир алып, елына 3-4 йорт салып сатабыз. Бер дә җиңел эш түгел бу, сатып алучыларның да төрлесе була, – ди эшмәкәр Гомәр Галләмов. – Банктан берничә миллион сум кредит рәсмиләштереп, Яңа Сос­новка бистәсендә “Тектоник” төзелеш фирмасыннан ике гектар җир алдык. Башта ул кишәрлек авыл хуҗалыгы максатында кулланылырга тиешле иде, аннан без аны торак төзү өчен яраклы зонага күчердек. Тиздән әлеге участокны ун өлешкә бүлеп, кайберсен кешегә саттык, берничәсен үзебезгә алып калдык. Өч балама да шушында йорт җиткереп бирү иде максатым. Алты участокка өй салдык, 2012 елның июлендә аларның түбәләре инде ябылган иде. Эшне бетергәч, Зеленая урамындагы бу торакларга адреслар алдык. Дүрт йортка кадастр номерлары, теркәлү турында таныклык бирделәр. Калган икесенең документлары бер айдан соң әзер булырга тиеш иде. Буш калган участокларның документлары шулай ук тәртиптә. Кыскасы, кәгазь матавыгын ерып чыктык, бәйләнерлек сәбәп юк иде. Йортларга газ, ут, су, керттек. Ләкин августта килеп ирешкән хәбәр безне кара кайгыга салды.

“Яңа Сосновка бистәсен­дәге әлеге ун участок ава­рия зонасына урнашкан”, – дип җиткерәләр 2012 ел­ның августында Галләмовларга. Баксаң, С.П.Горбунов исе­мен­дәге Казан авиация бер­ләшмәсе самолетларын сынаган вакытта нәкъ шушы йортлар өстеннән очыра икән. Зеленая урамы тирәсендә генә әйләнеп йөрмиләр, әлбәттә. Ярты Казанны айкыйлар. Әмма авиация берләшмәсе белгечләре әйтүенчә, самолетлар төзек булмаса, алар нәкъ шушы урынга мәтәлеп төшәргә ярак­лаштырылган. Зеленая урамы янында тагын әллә ничә гектар җир бар барын, тик самолетларга анысы гына җитми, күрәсең.

– Бу территориягә газ үткәрелгән, монда водоканалның су насосы станциясе урнашкан. Ничек самолетлар шушында утыра алсын ди?! Башка сыймаслык хәл! – дип гаҗәпләнә Ләйсән Галләмова. – Авиация берләшмәсенең безгә күрсәткән схемасына күз салсаң, анда безнең участоклар гына түгел, Нагорный бистәсенә керүче тагын 150 йорт самолетларның авария зонасына туры килә. Һәм Казанның Совет районы башкарма комитетында: “Барысы да карта буенча хәл ителәчәк”, – дип белдерделәр. Димәк, 2007-08 елларда ук төзелгән йортларны да шул тәртиптә җимерергә мөмкиннәр. Моңарчы бер генә документта да авария зонасы турында сүз кузгатылмады, җир сатып алучыларны да кисәтмәделәр. Гомумән, бу тирәгә гомергә дә самолетлар утырганы юк, авария зонасы турында законнарда да телгә алынмый. Шартлыйсы самолет урынын сайлап торамыни инде ул? Мин әлеге хәлләрне бер генә төрле аңлата алам: кемнеңдер безнең җирләргә күзе төшкән.

– Әлеге җирләрне сатып алганчы өстегездән самолетлар очачагын белмәдегезме? – дип кабат аптыравымны белдерәм.

– Казанның архитектура һәм тө­зелеш идарәсе җитәкчесе урын­басары Р.Мостафин ул хакта кисәтте. Әмма мин аннан кабатлап: “Димәк, монда самолет тавышы булачак һәм ягулыкларын агызырга мөмкиннәр, шулаймы?” – дип сорадым. “Әйе”, – диде, әмма авария зонасы турында авыз ачып сүз әйтмәде. Әлеге әңгәмәне диктофонга да яздырып алдым, – ди Гомәр Галләмов.

Мошенниклар

Бер карасаң, бу урында бер генә сорау да туарга тиеш түгел ке­бек. Галләмовлар җирне рәсми­ләштергән, документларны җыйган, барлык процедураларны үткән, проектларын төзегән. Эш беткән, кодагый! Кем әйтмешли, сугыштан соң йодрык болгамыйлар! Әмма кайберәүләргә болгасалар да килешә икән шул. Галләмовларга белешмәләр биргән, имзалар һәм мөһерләр суккан инстанцияләр бүген: “Без ризалык бирмәдек! Сез җирне рөхсәтсез үзләштергәнсез, сез – мошенниклар!” – дип аркалары белән борыла. Янәсе, Галләмовлар адресны да үзләре теләгәнчә куеп чыккан икән, берәү дә аларга рөхсәт бирмәгән! Теркәү танык­лыгы, кадастр номерлары, Галләмовлар кулындагы бер кочак документ, хәтта Илсур Метшин имзасына кадәр ялган булып чыга инде. Менә сиңа мә! Бер генә нәрсә аңлашылмый, мондый зур мошенникларның эзенә төшкәч, ник Казан хакимияте аларга карата җинаять эше ачуны таләп итми дә, ник Галләмовларны иректә йөртә? Алар сүзе буенча, барлык дәүләт структураларын да төп башына утыртучы бик куркыныч җинаятьчеләр ич болар.

– Башта безгә: “Төзелеш өчен рөх­сәт алырга тиеш идегез”, – дип бәйләнделәр. Ләкин төзелеш өчен рөхсәт алу мондый өйләр салганда мәҗбүри түгел. Берничә катлы йортлар төзегәндә генә кирәк ул. Таләп ителмәгән очракта кем ул кәгазь артыннан йөрсен инде?! Моннан тыш, ул рөхсәт булмау йортларны иштерергә нигез булып тормый, – дип җилкә сикертә Ләйсән Галләмова.

Әлбәттә, Галләмовлар тиз генә бирешми. Судка сукмак салалар. Ләкин судның да аларның кулындагы рөхсәт кәгазьләренә исе китми. Казанның Совет районы суды: “Зеленая урамындагы йортларны җимерергә”, – дигән карар чыгара. Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать итү дә ситуацияне үзгәртми. “Галләмовлар йортларын бер ай эчендә үзләре ишмәсә, өч айдан соң районның Башкарма комитеты аны үзе җимерәчәк һәм барлык чыгымнарын алардан түләттерәчәк”, – дип языла суд карарында. Бер ай дигәне сызгырып үтеп китте инде, хәзер Галләмовлар: “Кайчан безгә чират җитәр, кайчан йортыбызны ишәрләр?” – дип куркып яши. Ә өсләрендә – 15 миллион сумлык кредит! Бүгенге көндә бу өйләргә арест салынган, ә җирләр яңадан авыл хуҗалыгы карамагына күчү процессында.

Мондый кайгы Галләмовлар башына гына килми, әлбәттә. “Тектоник” төзелеш фирмасы тагын берничә дистә кешене “бәхетле” итә.

– Без җирне алганда “Тектоник” фир­масы: “Торак төзү өчен яраклы зонага үзебез күчерәбез, бу сорау ярты ел эчендә хәл ителер”, – дип вәгъ­дә итте. Аларга ышанып, җәен йорт та салып куйдык. Ләкин 2013нең февралендә судка чакыру кәгазе килде, авария зонасы турында шул вакытта гына белдек. Хәзер хокукларыбызны даулап, суд юлын таптыйбыз. Йортка бер документ та бирмиләр, җимерәбез диләр. Тагын 60лап кеше безнең кебек үк ситуациядә, аларга да “Тектоник” берни әйтмичә җир саткан. Шуны аңламыйм: авиация берләшмәсендә утыручы ике кеше имзалап куйган, мөһер дә сугылмаган, фломастер белән сызылган әлеге схема ничек рәсми документ була ала икән? Бу җирләрне комиссия тикшерергә, авария зонасы дигән сүз Министрлар кабинеты кебек җитдирәк орган тарафыннан әйтелергә тиештер дип уйлыйм, – ди Яңа Сосновкада яшәүче Гөлназ Шакирова.

– Бу җирнең сутыен 100 мең сумнан, 2012 елның августында сатып алдык. Хәзер “Тектоник” фирмасын судка бирдек. Чөнки алар безгә дөреслекне әйтмичә, мошенникларча җир сатты. Ул территория авария зонасы дип ата­ла икән, нишләп документларның берсендә дә бу хакта әйтелми, ник дәүләт үзе әлеге территорияне межалауга, бүлгәләүгә, сатуга юл куя? Димәк, дәүләт үзе үк халыкны алдый дигән сүз! Биредә абзар да салырга ярамый икән, “Тектоник” фирмасы акчабызны кире кайтарсын! – ди Илнур Асатов.

– Без Яңа Сосновкада йорт җиткердек, анда балам, апам һәм үзем пропискада. Бүген өебезне җимерсәләр, барыбыз да урамда калабыз дигән сүз. Моны рейдерларча талап алу дип атарга мөмкин. Хокукый дәүләттә яшибез ич, соңгы чиккә кадәр көрәшеп, хокук­ларыбызны даулаячакбыз, – ди Олег Кирюшин.

“Законда авария зонасы юк”

Яңа Сосновка халкын тыңлап бетер­гәч, башта бик күп сорау туды. Берен­чедән, ни өчен Казанның Совет районы Башкарма комитеты халыкны вакытында кисәтмәгән, авария зонасы турында авыз ачып сүз әйтмәгән? Ничек “Тектоник” фирмасы ул җирләрне шулай җиңел генә сатып ята ала? Галләмовлар йортларын теркәгән, Казанның теркәү палатасы аша документлар исән-имин генә узган икән, монда тагын нинди сүз булырга, ничек ул йортларны рөхсәтсез төзелгән дип атарга мөмкиннәр?

Җавап табу өчен Казан авиация берләшмәсенә һәм Казанның теркәү, кадастр һәм картография палатасына, Казанның Совет районы Башкарма комитетына сорауларымны юлладым.

Казан авиация берләшмәсенең әйтер сүзе булмады бугай. Закон буенча, язмача хатыма җиде көн эчендә җавап алырга тиеш булсам да, хат-хәбәрләре күренмәде. Совет районының Башкарма комитетына да көннәр буена шалтыратып утыруым нәтиҗә бирмәде. Бүлек җитәкчесе Денис Воробьевның нәкъ мин шалтыраткан вакытта гына “каядыр чыгып китүен” тыңлап арыгач, үземнең телефон номерымны да калдырдым. Шалтыратмадылар. Шәһәр хакимиятенең дә бу мәсьәлә буенча әйтер сүзе юк, күрәсең. Менә Теркәү палатасыннан язмача җавап кулга килеп керде. Аларда территорияне махсус шартлар белән куллану зоналары, ягъни югарыда әйтелгән авария зонасы турында бернинди дә мәгълүмат булмавы турында хәбәр ителә. Кыскасы, Яңа Сос­новка буенча барлык документларны да җентекләп укып чыксаң, аларның бер-берсенә каршы килүен, законны төрлечә аңлатуын күреп, башлар әйләнә.

Ситуациягә бераз ачыклык кертү өчен җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкә­сен­дә эшләүче юристка мөрәҗәгать иттем.

– Беренчедән, җирне сатып алганчы, Башкарма комитеттан махсус документлар җыясы, билгеле бер процедураны үтәсе бар. Урындагы кешеләр халыкка шул вакытта ук әлеге җирләрнең “авария зонасы” икәнен әйтеп куярга, анда берни дә салырга ярамавы турында кисәтергә бурычлы. Ничек бу хакта әйтмичә калдырганнар, менә бусы зур сорау. Икенчедән, милек Теркәү палатасы аша үткәч, әлеге ноктада инде бер генә сорау да туарга тиеш түгел, монда Башкарма комитет сүзе дә әһәмиятен югалта. Шулай ук, физик затларга төзелеш өчен рөхсәт алу мәҗбүри түгел, аны Галләмовлардан таләп итәргә тиеш түгелләр. “Тектоник” оешмасына килгәндә, әгәр аның җитәкчесе белә торып шундый җирләрне саткан икән, аны бу гамәле өчен судка бирергә, матди зыянны каплатырга һәм “мошенничество” маддәсе нигезендә җинаять эше ачуларын таләп итәргә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, законда “авария зонасы” дигән төшенчә бөтенләй юк, – диде Равил Фарамузов.

Менә шундый парадокс! Ләкин без­нең илдә инде бернәрсә дә гаҗәп­ләндерми. “Өеңне 50 ел элек дөрес җиргә салмагансың, сугыш вакытында монда самолетлар кунган”, – дип иртәгә ишеп китсәләр дә, бу хәл сенсация булмаячак. Андый хәлгә калсаң, халыкны якларга тиешле органнар да кыза-кыза закон турында сөйләячәк, гади халыкка йодрык болгаячак әле. Йортлар самолетларга комачаулый, янәсе. Кеше яши торган, шәһәр уртасына салынган өйләрне шушы барлы-юклы сәбәп белән җимертү акылга сыймый хәтта. Монда бит ул самолетларның гомер эчендә бер мәртәбә дә төшкәне булмаган. Бу кадәр кеше көлдергәнче, самолетларның маршрутын үзгәртү дөресрәк булмас микән? Хәер, алар болай да юлын үзгәртеп, кыскартып, теләсә ничек оча, дип зарлана Нагорный бистәсендә яшәүчеләр. Бу ыгы-зыгының артында җансыз самолетлар гына торуы берәүне дә ышандырмый, акча исе килә монда...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

P.S. Әлегә бу эшкә нокта куелмаган. Хә­зерге вакытта авиация берләшмәсе белән Ка­дастр палатасы судлаша, бәхәсле җир­ләрнең чикләрен ачык­лый. Күптән түгел Гомәр Галләмов Сама­радагы 11нче Арбитраж апелляцион судта, ниһаять, җиңеп кайтты. Бу эшне без дә күз уңында тотарбыз.
                                                                                                           

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ