Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Соры бүре белән очрашу

18 Март 2019 563
Ерак балачактан ук бүреләр турын­дагы бихисап әкиятләр, җырлар хә­теребездә сакланып калган. Әлеге әкият­­ләрнең азагы матур тәмамланып, соры юлбасарлар һәрвакытта да аучылар кулына эләгеп, явызлык җиңелеп, яхшылык, өстенлек ала торган иде. Бүгенге язмамда чын бүреләр турында бәян итмәкчемен.
Балачагыбыз Агыйдел елгасы ярында урнашып, урман белән уратып алынган Заготзерно авылында үтте. Аксакаллар сөйләве буенча, сугыш һәм аннан соңгы елларда бүреләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары еш булган. Ерткычлар авылда үзләрен хуҗаларча иркен тотып, җәза бирүче булмаудан файдаланып, сарык һәм кәҗәләрне рәхәтләнеп буып йөргән. Алдан сөйләшеп куйгандай, алар авылга килеп кергәндә этләр, өрүләреннән туктап, ояларына, абзарларга кереп качкан. Ә инде "мәҗлес" тәмамланып, урман кунак­лары киткәч кенә "тревога буенча" бөтен халыкны аякка бастырганнар.

1968 елның кызу җәй уртасында күрше абзый, ерткычлар өненә тап булып, ике-өч айлык бүре балаларын капчыкка салып алып кайткан. Кайберәүләр аларны читтән генә карап торды, кыюраклар исә, ерткычларны кулларына алып, төрлечә әйләндергәләп карады. Нәни тоткыннарның киләчәк язмышы миңа билгесез. Соңыннан авылда, балалары өчен ата-анасы килеп зыян салачак, дип сөйләгән сүзләр ишетелде. Бездән зуррак яшьтәге малайлар, балаларын кире өннәренә илтеп куйсаң, бүреләр авылны урап узачак, дип безне тынычландырды...

Еллар шулай алышынып торды. Алтынчы сыйныфта укып йөргән чак­лар. Икенче сменада укыганлыктан, көзге-кышкы айларда дәресләр соң тәмамланып, тышта караңгы төшәргә өлгерә иде. 1969 елның Яңа ел алды көннәрендә юлга ялгызым чыгарга туры килде. Авылыбыздан мәктәп өч чакрымда, җәяүләп басу аркылы үтәргә кирәк. Урман полосасына җитеп килгәндә кар каплап өлгергән юлда кемнеңдер туктап көтеп торуын тоемладым. Берни турында да уйламыйча, алга атлавымны дәвам иттем.

Кинәт баскан урынымда катып калдым. Телефон баганалары арасы чамасы ераклыкта гына, янып торган куздай күзләре белән чын бүре мине тыныч кына күзәтеп, көтеп утыра иде. Ерткыч, кыймылдап та карамыйча, тыныч кына мине күзәтте. Ниһаять, шушы мизгелдә чынлап торып миңа куркыныч янавын аңладым. Кинәт кенә өстемә эссе су койдылармыни – бөтен тәнем яна башлады! Әллә суыктан, әллә инде урман ерткычының карашыннан дер калтырап төштем. Үземә калса, ничек булса да эчке халәтем, куркуымны сиздермәскә тырыштым. Аннары, үз-үземне кулга алып, ерткычтан карашымны алмыйча, акрын гына урман полосасына таба юнәлдем. Аннары, ни өчен икәнен үзем дә аңламыйча, мүкәләп, кар өемнәренә бата-чума авылга йөгердем. Үзем, никтер, бүрегә мөрәҗәгать итеп, бертуктаусыз сөйләнәм: "Теге вакытта балаларыңа минем зыяным тимәде..." Үз тиңе итеп күрсен өченме, мүкәләп киттем. Ерткыч кыймылдап та карамады. Әллә инде, чынлап та, үзенең туганы сыйфатында кабул иттеме?.. Күпме вакыт үткәндер, һәрхәлдә, мүкәләп авылга килеп кергәнем бүгенгедәй хәтеремдә. Ярый әле урамда караңгы, кеше-фәлән күренми, көндез булса нәрсә уйларга да белмәс иде авылдашлар... Башымнан үткәннәрне өйдәгеләргә сөйләгәч, өлкәннәр, “Аллаһы Тәгалә саклаган", дип, хәлемне аңларга тырышты. Энекәшләрем исә минем маҗаралардан эчләре катып көлде.

Ул төнне көчле хис-тойгылар тәэсиреннән бик озак йоклый алмый яттым. Бүре миңа теге вакытта балаларына зыян салмаган өчен һөҗүм итмәгәндер, дип уйладым. Бәлки әле "танышым" инде үсеп җиткән шул бүре балаларының берсе булгандыр...
Янә бер вакыйга хәтеремдә сак­лана. Әтиебез төнге сменада эштә иде. Без, чыр-чу килеп торган ишле бала-чага, әниебез карамагында кич үткәрәбез. Зурраклар дәрес әзерли: китап укып, язып-сызып мәш килә. Кечкенәләр пластилиннан төрле җәнлек сыннары әвәли, сурәт төшерә, рәхәтләнеп уйный. Кинәт тәрәзә төбендә генә бүре улаган ачы тавыш ишетелде. Без, сискәнеп, бер-беребезгә елыштык. Әниебез: "Бүре ич бу! Каян килеп чыккан, бозауга тия күрмәсен!" – дип, керосин лампасын кабызып, ашыгып киенеп, сөйләнә-сөйләнә өйалдына чыгып йөгерде. Без, кечкенә бозавыбызны кызганып, бүре ботарламаса гына ярар иде, дип кайгырыштык. Энекәшләр: "Бүре әниебезне дә ашамасмы?" дип елашты. Үзебез аны коткарырга чыгарга батырчылык итмәдек, барыбыз да, явыз бүрене куркытырга теләгәндәй, тәрәзәләргә ябырылдык. Шунда янә "У-у-у-у-у-у-у!" – дигән авазны ишеткәч, барыбыз бергә бүредән дә яманрак улый башладык...

Безнең шатлыкка әлеге хәлнең азагы яхшы булды. Соңыннан әтиебез: "Маладис минем улларым! Кыч­кырып, хәтта усал бүрене дә куркыт­каннар!" – дип, безне мактады.

Иртәгесен, таң ату белән, безнең каралтылар янына кызыксынучан малайлар һәм өлкәннәр җыелды. Авылда хәбәр тиз тарала бит ул. Койма буйларын җентекләп тикшереп, төнлә барлыкка килгән яңа эзләрне этләрнеке белән чагыштырып карагач, авыл агалары, чынлап та, ялгыз бүре "кунакка" килгән, дигән нәтиҗә ясады. Барысы да кыю әниебезнең батырлыгын мактады.

Фәнис Галләмов.
Дүртөйле районы.
“Кызыл таң”.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ