Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сорап та карагансыз!

2 Июнь 2016 1436
Җәмәгать, инде алты календарь дөнья күрде, җиденчесе дә әзер, басмага төшеп китте! Күңелле мәшәкать! Әле аның күңелле ягы шунда: укучыларыбыз анкета тутырып җибәрә, тәкъдимнәрен әйтә, сораулар бирә. Без үз чиратыбызда бер генә хатны да игътибарсыз калдырмыйбыз, өйрәнәбез, акыллы сүзләрегезне, тәкъдимнәрегезне мыекка чорнап куябыз. Хат язган, анкета тутырган һәркемгә рәхмәт. Киләчәктә дә шулай язып, фикерләрегез белән уртаклашып торыгыз!
ИР-АТ ЖУРНАЛИСТЛАР КАЯ?

Сораулар, мыек дигәннән, бүген сүзебезне шул мыектан, төгәлрәк әйткәндә ир-атлардан, тагын да тулырак итеп әйтсәк, ир-ат журналистлардан башлыйк әле. Чөнки кайберәүләр ир-ат журналистлар таптыра. Ир-егетләрнең юклыгы бигрәк тә Байлар Сабасының Һ.Такташ урамында яшәүче Зөфәр Вәлиевны борчый! Янәсе, алар сездә бармы соң? Газетаны карагыз әле, әллә ничәү бит алар! Габдерәхим берүзе 10 журналистка тора!

Мин университетта укыган заманнарда журналистикада егетләр күп, кызлар азрак, ә инде газета-журнал редакцияләренә керсәң, хатын-кызлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Бөтен җирдә ир-атлар, күбесе ап-ак чәчле һәм бик тә “солидный” абзыйлар булып истә калган. Элек бит “журналист”ны ир-ат һөнәре дип кабул иттеләр. Ә хәзер ул хатын-кыз профессиясенә әйләнеп бара. Минемчә, моның сәбәбе бер генә: журналистларның хезмәт хакы аз, ә эше бик тә авыр. Замана журналисты мәкалә язып кына гаиләсен туйдыра алмый.

ЯНАМЫЙЛАРМЫ СЕЗГӘ ЯКИ ГАБДЕРӘХИМ КЕМ УЛ?

Газетабызны укучыларның күбесе акыллы гына түгел, бөтен яңалыктан хәбәрдар һәм бик тә актив.

Мәсәлән, Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Камил Сафиуллин менә мондый сораулар юллаган: “Сез гадел, кыю, дөреслек яклаучы газета, журналистларыгызга янаганнары юкмы?

Балык Бистәсе районы Ямаш авылында яшәүче Нияз Хәйруллин да “янамыйлармы?” дип сораган.

Аллага шөкер, “атам, тегеләй итәм, болай итәм” дип, куркыныч рәвештә янаганнары юк әлегә. Әмма кайбер “акыллы башлар” туктаусыз суд, прокуратура белән куркыта, янәсе прокурорлар җибәрәм, сине дә, газетагызны тикшерәчәкләр. Мондый вакытта “җибәрегез, килсеннәр, ишек ачык” дип җавап бирәбез. Гадәттә, мондый төр “янаулар” белән журналист эшчәнлеген, журналистика законнарын бөтенләй белмәгән кешеләр шөгыльләнә. Аларга нидер аңлатуның да мәгънәсе юк, үз туксаннары туксан. Дөрес, соңыннан тиешле урында барысын да аңлаталар үзләренә. Аннан, язма чыкканнан соң телефоннан ямьсез сүзләр әйтүчеләр дә бар. Үзебезнең хаклы икәнне белсәк тә, мондый сүзләрне тыңлау авыр, кәефне төшерә, әлбәттә.

Инде тагын бер ямьсез күренеш: килеп-киткән журналист артыннан төрле имеш-мимешләр сөйләү. Мәсәлән, мин элекке мәктәп директоры Анатолий Афанасьев чакыруы буенча Кукмара районының Чура авылында булып кайттым. Аның белән авылның медпункты бинасында очрашып сөйләштек. Югыйсә, башка вакытларда кешенең өенә бара торган идем. Артымнан “Акчарлак” журналисты Эльмира Флүн акчага сатылып кайтып киткән, директорның туганы саен бәлеш ашап йөргән” дигән хәбәр килеп иреште. Хәтта башка газеталарга да шалтыратканнар.
Ә Габдерәхим дигән журналистыбыз Арча районы Иске Иябаш авылында яшәүче Гөлсем Хаҗиеваны кызыксындыра. “Ул төрле сораулар биреп бик күп артистларның башын катыра. Шул журналистыгыз турында күбрәк белергә мөмкинме?” – дип язган Гөлсем ханым.

Габдерәхим хакында язарга яратам мин. Бу хакта зур язма әзерләп булыр иде! Чөнки аның характерын берничә җөмлә белән генә ачып булмый. Шуның өчен чагыштырулар кулланып карыйм. Әле кояш, әле ай ул. Бер карасаң төн кебек, икенче тапкыр күз бакканда көн шикелле яп-якты. Кайбер көнне безгә спектакль күрсәтә, кычкырып җырлап, аннан тыпыр-тыпыр биеп җибәрә. Кайвакыт балалар кебек бик тә самими, беркатлы, икенче көнне ил агасы кебек сөйли. Ул “интервью бирмим” диючеләрне тыңламый, барыбер үзенекен итә, ничектер сөйләштереп, әллә никадәр мәгълүмат туплый, аннан качып йөрүчеләр дә бар...

Балык Бистәсенең Ленин урамында яшәүче Гөлфия Газинаны “журналистлар күпме хезмәт хакы ала, редакциядә эшләүчеләр арасында иң чибәре кем?” – дигән сораулар биргән.

Сездән яшерен серебез юк. Әмма “журналистның хезмәт хакы” дигән әйбергә төгәл җавап бирә алмыйм. “Гонорар” дигән әйбер дә бар бит әле! Ә аның суммасы төрлечә. Язган әйбереңне, күтәргән проблемаңны ничек бәялиләр инде.
Ә чибәрлеккә килгәндә, һәркем үзенчә матурдыр инде ул...

Бүгенгә менә шулар. Ләкин нокта куймыйбыз. Киләсе саннарда сорауларыгызга җавапларны укырсыз. Каршыбызда күзне иркәләп өем-өем хат ята...

Эльмира ФЛҮН

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ