Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сорамаган балага... йорт салып бирмиләр

10 Октябрь 2013 1192
Безгә еш кына республиканың төрле почмакларыннан “Инвалидлар гаиләсе җимерек йортта яши, яисә инвалидлык ала алмый йөриләр, ярдәм итегез” кебегрәк хәбәрләр килә.
Күп очракта әлеге кешеләрнең авылдашлары шалтырата, хатлар яза. Башкаларның проблемаларына битараф булмау – матур күренеш, әлбәттә. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге кешеләргә ярдәм итү йөзеннән юлга кузгалабыз. Фатир алып, йорт салып бирә алмасак та, “Акчарлак” укучылары әйтмешли, бозны кузгатып җибәрәбез. Әмма урыннарга барып тикшерә башлагач, проблемалары хәттин ашкан әлеге кешеләрнең бу юнәлештә кыл да кыймылдатмавы мәгълүм була. Алар: “Безгә әйтүче булмады, без бер әйбер дә белмибез”, – дип иңнәрен сикертә. Авылдашлары хәбәр бирмәсә, бәлки шулай утырырлар да иде...

“Документлар бездә түгел”

85 хуҗалыклы Олы Нырты төзек кенә авыл булып чыкты. Халык та эшсез тилмерми, фермалары бар. Хәтта күрше авыллардан килеп биредә сыер савалар. Ләкин әлеге авылның да яшәешендә төрле вакытлар булган. Мәсәлән, 60нчы елларда күпләр бәхет, эш, акча эзләп читкә чыгып киткән. Шушы авылда туып-үскән Сәвия дә яшьтәшләреннән калышмаган, кулына кечкенә генә төенчек алып, Урта Азиягә юл тоткан. Анда барып урнашкач хат ташучы булып эшләгән, санитарка булып та хезмәт куйган. Вальдимар атлы егеткә кияүгә чыгып, дүрт бала алып кайтырга да өлгергән.

– Тора-бара Кыргызстанда өч бүл­мәле фатир алдык. Вальдимар шахтада эшләде. Начар яшәмәдек. Ләкин туган якларга кайтырга туры килде. Беренчедән, әни авырып китте, аны карарга кирәк иде, икенчедән, илдә кис­кен үзгәрешләр башланды. Нәтиҗәдә, өч бүлмәле фатирны ташлап, 1992 елда Татарстанга кайтып киттек, – ди Сәвия апа.

Әлбәттә, Вальдимар абый да гаилә­сеннән калмый. Вакытлыча гына дип кайткан ир тора-бара бөтенләй Саба районының Олы Нырты авылында төпләнеп кала.
Гаилә иске генә бер өйдә гомер кичерә башлый. Чөнки төп йортта гаиләсе белән Сәвия апаның энесе яши.

Алдан ук шуны әйтеп куясым килә: Исламовлар әлеге йортның ничәнче елда салынуын, кем карамагында икәнен белми, кулларында бернинди документ та юк. Кыскасы, әлеге җимерелергә торган йорт та, җир дә аларныкы түгел. Аны гаилә фермага эшкә кергәч биргәннәр. Әгәр көннәрдән бер көнне куып чыгаралар икән, урамда басып калачаклар...

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, Исламовларны эзләп табу авыр булмады. Башта иске йортның кечкенә генә “веранда”сына үттек. Такта араларына мин кереп ятарлык, урамда көз генә әле, ләкин җил ыжгырып тора. Кышларын кар явадыр... Эчке бүлмәгә узуга, урын өстендә яткан Вальдимар абый күзгә ташланды, урыны ишек төбендә. Шушында ук аш өстәле, кухня кирәк-яраклары. Вальдимар абыйның аяклары йөрми, ләкин бик тырышканда таягына таянып, урамга чыгып керә ала. Шуңа күрә, урынны ишек төбенә әзерләгәннәрдер инде. Алай дисәң, бүтән ятак юк монда.

– Ике кызым, бер улым башлы-күзле булды инде. Олы кызымның биш баласы бар. “Малай табам” дия-дия биш кыз алып кайтты. Аның ире май заводында эшли. Икенче кызым иреннән аерылды. Улым ипотекага фатир алды. Балаларым үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ, шулар дип яшим инде, – дип тезеп китте Сәвия апа.

Исламовларның төпчек улы Илнурга тугач ук ДЦП дигән диагноз куялар. Бүген аңа 27 яшь. Мәктәптә укымаган, анда барып йөри алмаган. “Укытучылар килеп укытмадымы?” – дигән соравыма, әни кеше: “Килеп караганнар иде, Илнур программаны үзләштерә алмады, телевизор карап, укытучыларга киноларның эчтәлеген сөйләп утырды”, – дип җавап бирде. Егетнең тагын бер куанычы – компьютер. Төрле уеннар уйнап тәм таба икән ул. Ләкин интернетка кергәне дә, кем әйтмешли, чыкканы да юк. Чөнки уку ягы чамалы. Әмма шулай булса да, гаиләдә фатир, йорт турында сүз кузгатучы кеше Илнур була. Ата белән ана, егет әйтүенчә, моңа, ни өчендер, артык әһәмият бирми.
Илнур кайбер эшләрне башкара ала. Мәсәлән, кунакка кайткан туганнарын мунча ягып куандыра, иптәш малайлары белән балыкка йөри, машина ремонтлаша. Кыскасы, аяклары зур киртәләр тудырса да, төшеп калганнардан түгел ул...

– Инвалид бала караган өчен 50 яшьтән пенсиягә чыктым. Илнурга группаны 2007 елда гына бирделәр. Башта, ни өчендер, бирмичә, аптыратып йөрттеләр. Инвалидлык алганчы санаторийларга барды, хастаханәләрдә ятты, хәзер беркая да барганы юк, – ди Сәвия апа.

Ә менә Вальдимар абый инвалидлык алмаган. Сәвия апа әйтүенчә, аның артыннан йөрергә мөмкинлекләре юк. Балаларының да, үзләренең дә машиналары юк, җитмәсә, хастаханә эчендә хәрәкәтләнү дә Вальдимар абый өчен авыр – инвалид коляскасы кирәк. Дөрес, Исламовларның ишегалларында Илнурга бирелгән бер коляска тора, ләкин ул эшкә яраксыз.

– Машина яллап бару кыйммәткә төшәме, балаларыгыз машина таба алмыймы? – дип сорыйм Сәвия ападан.

– Вальдимарны хастаханәдә яткырып та булмый әле. Чөнки тартырга рөхсәт итмиләр, характеры да начар. Берничә тапкыр ятып караган иде, файдасы тимәде, шуннан соң бөтенләй киреләнде, – ди ул.

Шулай итеп, Вальдимар абый хаста­ханәдә ятмый, инвалидлык артыннан да йөрми. Дөрес, миңа: “Алып барсалар, барам”, – диде.

– Участок табибының килгәне бармы? – дип сорыйм аннан.

– Берәүнең дә килгәне юк, килсәләр дә ярдәм итә алмыйлар. Башта тезем генә сызлый иде, хәзер аякларым йөрмәс булды, – дип җавап бирде ул.

Берәү дә килми, чөнки беркая да мөрәҗәгать итмәгәннәр, зарланмаганнар, чакырмаганнар...

Вальдимар абый бүгенге көндә 4 мең сум пенсия ала. Шахтада эшләгән кеше өчен азрак, әлбәттә. Ләкин аның элекке хезмәт кенәгәсе Кыргызстанда калган. Ир аны эзләп бармаган... Бәлки мөмкинлеге, бәлки теләге булмагандыр... Акчасы җитмәгәндер...

“Әйтүче булмады”...

Кыскасы, менә шулай гомер кичерә гаилә. Йортлары җимерелергә торса да, моңа кадәр торак шартларын яхшырту уе башларына кермәгән. Ярый әле, киләчәген уйлап, Илнур бу хакта сүз кузгаткан. Ләкин моның белән генә эш бетми шул. Гаилә бернинди документлар тупламаган, беркая да гариза язмаган. “Әйтүче булмады”, – диләр. Ә бит әлеге йортның морҗа почмакларыннан су ага, идәне салкын, инде бәрәңгеләрен базга салырга куркалар, кышны исән-имин чыгасыларына да ышанычлары калмаган. “Газны туктаусыз яндырабыз, счетчик юк, акча барыбер күп китә”, – ди Сәвия апа. Аның пенсиясе дә биш меңнән аз гына артык икән.

– Димәк, йортыгызны яңарту, төзәтү мөмкинлеге булмады инде? – дип сорыйм аннан.

– Коймалар беткән иде, яңаларын тоттык. Узган ел мунча салдык. 100 мең сум кредит алдык, минем пенсия шуны түләргә китә, – ди ул.

Инде хәзер нишләргә? Иң беренче чиратта, эшне документлар туплаудан башларга. Аларның исемлеге җирле үзидарәдә бар. Җирле үзидарә рәисе Сәфәргалиев Рафис Зөфәрович исә:

– Хәзер бернәрсәне дә китереп бирмиләр. Барысы да кешенең үзеннән тора. Бу очракта да мин генә бернәрсә эшли алмыйм. Алар документлар да җыймаганнар бит әле. Килсеннәр, документлар туп­лаганда ярдәм итәрмен. Аннан, районга илтеп тапшырырмын. Бәлки аларга тузган торак программасы буенча торак бирерләр? – ди.
Документлар туплаганнан соң комиссия төзеләчәк һәм сезнең йортка бәя биреләчәк. Район администрациясендә әйтүләренчә, торак алу өчен субсидияләр дә бар.

Гомумән, берничә төрле программа эшли. Шуңа күрә, барыгыз, белешегез, чиратка басыгыз. Иң мөһиме: улыгызның инвалид икәнен онытмагыз, чөнки алар өчен аерым, махсус законнар бар! Мәсәлән, 1995 елның ноябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турындагы” закон буенча 2005 елның 1 январена кадәр торак шартларын яхшырту өчен җирле хакимият органнарында махсус чиратка баскан инвалидлар бүгенге көндә әкренләп торак белән тәэмин ителәләр. Бу 18 квадрат метр торак өчен субсидия бирү формасында башкарыла. Ләкин сез чиратка басмагансыз...

2005 елның 1 январеннан соң чиратка баскан инвалидлар РФ Торак кодексында каралган тәртиптә (бушлай куллану шартнамәсе буенча) шулай ук торак белән тәэмин ителә. Моның өчен дә җирле хакимият органнарында чиратка басарга кирәк.
Инде шуны да әйтәсем килә: әгәр Илнур социаль хезмәтләр җыелмасыннан (набор социальных услуг) баш тартмаган икән, дарулар һәм шифаханәгә юллама таләп итәргә хокуклы. Аны акчалата компенсациягә алыштырырга да мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук гаилә кеременнән чыгып, елга бер тапкыр матди ярдәм дә күрсәтелә.

Соңгы сүз

Димәк, хәлләр бик үк начар түгел. Сезгә бары “бис­милла”гызны әйтеп, җиң сыз­ганып эшкә тотынырга, алда әйткәнемчә, беренче эшегез итеп документлар җыярга кирәк. Аннан чиратка куярлар, ә аннан соң... фатирның кайчан биреләчәге, йортның кайчан төзеләчәге турында сүз кузгатсагыз да була...

Эльмира ФЛҮН 
Казан – Саба – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ