Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Солтания апаны таптык!

25 Апрель 2017 1501
Газетабызның 30 март санында Казанда яшәүче Солтания Низамиеваның юкка чыгуы турында язган идек. 78 яшьлек әби редакциягә зар елап килгән иде. “Өч бүлмәле фатирымны саттырып, малай белән кыз акчасын бүлделәр, ә хәзер мин артык”, – дип бәйнә-бәйнә тормыш юлын сөйләде. Шуннан берничә көн узгач, Солтания апа телефонын алмый башлады. Улы Марат Низамиевка шалтыраткач, анысы әнисенең кайдалыгын белми булып чыкты. Шуннан “кайгыртучан” улны, Эчке эшләр идарәсенә барып, Солтания апаның югалуы турында гариза язарга күндердем.
– Солтания апаны полиция эзләвен белмәдек, күптәннән бездә яши ул, – диде Рәмзия ханым. – Кызым сезнең газетаны күтәреп кайтты: “Әни, сезне җаваплылыкка тартмасыннар, әбине эзлиләр икән бит”, – диде. “Ә нәрсә өчен җавапка тартсыннар безне? Солтания апаны карап, мунчалар кертеп, ашатып тоткан өченме?” – дидем.

– Бер белмәгән кешене ничек шулай өегезгә алып кайттыгыз? 

– Кызгандык аны. Минем әни белән бер елгы ул, хәтта туган көннәре дә бер үк айда. Йөрешләренә кадәр охшаттым. Әниебез, без биш баласын калдырып, яшьли вафат булды. Миңа ул чакта 11 генә яшь иде. Без күргәннәрне сөйләсәң... “Эх, әни исән булса, бу көннәрне күрмәс идек”, – дип еш еладык. Аналары исән була торып та кадер-хөрмәт күрсәтмәгән кешеләргә исем китә. Шуңа да Солтания апаны кызгандык. Ирем Володя да: “Әйдә, яшәсен бездә, бер телем ипи белән бер тәлинкә аш кызганыч түгел”, – диде.

Язманы тулысынча 27 апрельдә чыгачак, "Акчарлак"ның 16нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ