Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Соң килгәнсез, шеш бөтен миен каплаган..."

22 Июль 2019 1112
Әңгәмә “Акчарлак” газетасының архив саннарыннан алынды, 12 июль 2012 ел №28.
.... Ирек абый театр дөньясына башка артистлар белән чагыштырганда шактый соңарып, 26 яшендә генә килә һәм өч елдан зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясый. Үзе әйтмешли, шундый “гениальный” кеше инде ул.

– Ирек абый, гомер көзенә аяк басканда, театрда уйнап йөрү тик ятмас өчен кирәкме, әллә театрдан аерылу мөмкин түгелме?

– Театрда ике ролем – “Арбалы хатыннар” һәм “Бабайлар чуагы” спектакльләрендәге образларым гына калды. Шуңа да буш көннәр күбәйде. Андый вакытта газета укыйм, телевизор карыйм. Ике мәртәбә инфаркт кичергәч, эшләргә ярамый, бакчага да һава суларга гына барам. Театр бит ул йогышлы авыру кебек, аңа бер кереп киттеңме, чыгам димә. Акчасы булмаса да, алданып йөрисең. Элеккеге заманда рус фильмнарын татарчага тәрҗемә итү бар иде. Кич, спектакль уйнагач, киностудиягә барып, иртәнгә кадәр, йокламыйча дубляж ясый идек. Иртән чәй эчәбез дә, репетициягә китәбез. Яшьлек белән шулай эшләдек.

– 22 ел инде радиода “Хәерле иртә!” тапшыруын алып барасыз. Шушы гомер тамашачы мәхәббәтен ничек саклыйсыз?

– Радио минем өчен һөнәр генә түгел, сәнгать. Нәрсә бирсәләр дә, яратып укыйм. Бервакыт кулыма Габделхәй Сабитовның “Айбаш” дигән хикәясен тоттырдылар. Ул шундый матур хикәя! Балачактан атлар яратам. Без бит сугыш вакытында авылдагы апалар белән колхоз кырында эшләгән малайлар. Әлеге хикәя шул хатирәләрне яңартты, күңелем тулып күздән яшь ага башлады. Карыйм, режиссер да елый. Шулай бөтен күңелемне биреп укыйм. Тамашачылар да шуны сизәдер, мөгаен.

– Олыгайган саен сәхнәгә чыгу куркытмыймы?

– Яшьрәк вакытта андый хис булгандыр, еллар белән күнегелгән инде.

– Хатыныгыз Рәшидәнең үлемен бик авыр кичерүегезне беләбез. Хәтта сезнең хакта “кызы белән оныгы булмаса, Ирек Баһман күптән яшәүдән туктар иде” дигән сүзләр дә йөри. Җаныгызның яртысын югалткач, сәхнәгә чыгарга кайдан көч алдыгыз?

– Әйе, Рәшидәмне соңгы юлга озатканга алты ел булды, ул һич күз алдымнан китми. Без гаҗәеп матур яшәдек, кырык биш ел тигез гомер кичердек. Шуның 22 елын Рәшидәм авырып уздырды. Башта баш мие шеште. Мәскәүгә алып барып, Бурденко исемендәге клиникада операция ясаттым. “Соң килгәнсез, шеш бөтен миен каплаган, берничә ай иртәрәк мөрәҗәгать иткән булсагыз, күзен саклап кала идек”, – диделәр. Шеш Рәшидәнең күрә торган нервларын үтергән иде, аның күзләре сукырайды. Соңгы биш-алты елда, шикәр авыруы башланып, аяклары хәрәкәтләнмәс булды. Күрмәсә дә, ишетә дип, аны коляскага утыртып, спектакль, премье­ра, концерт – һәммәсенә йөрттем. Бер-беребез белән янәшә утыру да безнең өчен бәхет иде. Аны әле дә өзелеп сагынам.

– Сезне тыңлаганда, ир кеше дә шул тикле яратыр икән дип гаҗәпләнәм.

– Рәшидәмнең чибәрлегең күрсәң! Әнә, ул уртада тора (Ирек абый стенада эленеп торган фотосурәткә төртеп күрсәтә, ә үзенең ике күзеннән яшь бөртекләре тәгәри – авт.). Бәгырькәем... Карыйм да, елыйм...

– Ничек танышкан идегез?

– Ул медицина институтында укыды. Аларны – биш-алты кызны минем туган ягым Әлмәт районына практикага җибәргәннәр иде. Мин дә каникулга кайттым. Кич дустым белән клубка бардык. Шунда күзем биемичә генә басып торган, бик тә чибәр, кара чәчле, шомырттай күзле кызга төште. Ул кызыл төскә ак “борчак” төшерелгән күлмәк кигән, бик зифа буйлы иде. Танго биергә чакырдым да, шуннан соң бүтән җибәрмәдем, уен беткәч озата кайттым, хушлашканда телефон номерын сорап алдым. Аны шырпы тартмасына язып куйганым истә. Өйләнешкәнче бер генә очрашмый калган көнебез дә булмады.

– Ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә хатын, диләр. Килешәсезме?

– Рәшидәм бик акыллы, зирәк, сабыр хатын иде. Артистлар турында төрле сүзләр йөри бит. Урамда берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торганны күрсәләр дә, Рәшидәгә шалтыратып әйтәләр, ә ул: “Зинһар өчен, башка миңа мондый сүзләр белән шалтыратмагыз. Мин Ирегемә ышанам”, – дия иде.

– Гаиләнең ныклыгын саклау өчен сез нинди өлеш керттегез?

– Минем хатын-кызга карата хөрмәтем бик зур. Утырганда, берәр гүзәл зат каршыма килеп мөрәҗәгать итсә, урынымнан тормыйча сөйләшә алмыйм. Рәшидәгә, гомумән, хатын-кызларга беркайчан да сүгенмәдем. Әти дә шундый иде. Бераз кырыс кеше булса да, авызыннан әшәке сүз чыкмады. Ачуы килсә, теш арасыннан “их, егетләр” генә дия иде.

– Әтиегез репрессиягә эләккән кеше. “Халык дошманы” дигән мөһернең ачысын сезгә дә татырга туры килдеме?

– Юк. Ни өчен “халык дошманы” иттеләр дисезме? Әти колхоз малларын җыеп тора иде. Кышкы салкында сарыклары үлгәч, юри үтергән дип, гаеп ташладылар. Аны таң алдыннан алып киткәннәре, апа белән икәүләшеп елаганыбыз әле дә истә.

– Ирек абый, әңгәмә вакытында күз яшегезне чак тыеп утырасыз. Табигатьтән шундый нечкә күңеллеме сез?

– Әтине сугышка алмадылар, “бронь” белән калды. Сугыш беткән көнне үлде ул. Моны белгәч, бик каты еладым. Авыл картлары: “Бу кадәр елаган баланы күргәнебез юк”, – диделәр. Якын дустым, артист Шамил Бариев фани дөньядан киткәч, аның белән хушлашкач, залга кереп, кычкырып-кычкырып еладым.

– Соңгы арада кайбер шәхесләрне соңгы юлга озатканда гәүдәләрен театр сәхнәсенә куя башладылар. Моңа ничек карыйсыз?

– Артистларның бөтен гомере сәхнәдә уза. Әйтик, Шәүкәт Биктимеров белән илле елдан артык бергә уйнадык. Аның кебек артист юк. Шуңа да саубуллашканда хөрмәт йөзеннән сәхнәгә менгезәләр. Тик бер әйбер белән килешә алмыйм: христианнардан күреп, бездә дә үлгән артистны алып чыгып киткәндә кул чабалар. Болай эшләү кешенең үлеменә шатланган кебек тоела миңа.

– Уйналган спектакльләр арасыннан берсен кабат сәхнәгә чыгарырга дисәләр, кайсын сайлар идегез?

– “Әлдермештән Әлмәндәр”не сорар идем. Анда Әлмәндәрнең улын уйна­дым, ул роль зур түгел. Кечкенә вакытта печән чапканда чалгы чүкеп, үткенләп утыручы карт бар иде. Миңа Искәндәр образын биргәч, шул бабайның йөрешен, сөйләмен алдым да, рольгә кертеп утырттым. Марсель Сәлимҗанов бер кисәтү дә ясамады.

– “Беренче театр” телевизион фильмында Хәмзә байның кияве – Вәлине уйныйсыз. Бу фильмны күпме карасаң да туйдырмый. Моның сере нидә?

– Сәхнә телендә шәп актерлар җыелган урынны “ансамбль” диләр. “Беренче театр” телевизион фильмында да театрның “каймагын” күрәбез. Хәзер инде аны “эх, яшь, матур вакытлар булган, дип карыйм.

– Сез әле дә егетләр кебек.

– Әйе шул, миңа кемдер – 70, кемдер – 60, әрсезрәкләре 50 яшь кенә бирә (көлә). Мин юмор яратам, дуслар белән җыелганда мәзәкләр сөйлим. Уен-көлке, тормышка, яшәүгә мәхәббәт картаерга ирек бирми, күрәсең.

– Ирек абый, кызыгыз Нәргис тәр­биясендә яшисез. Калган балаларыгыз белән еш күрешәсезме?

– Әлбәттә! Кызым Президент аппаратында әйдәп баручы белгеч булып эшли, француз, инглиз телләрен камил белә. Улым Инсар тимер чыбык ясый торган заводта хезмәт куя.



Ирек абый оста артист булудан тыш, татар моңын тирәнтен аңлый торган шәхес тә әле. Җыр-моңга мәхәббәте аны үзлегеннән музыка уен коралларында уйнарга өйрәнергә мәҗбүр иткән. Бүлмәсендә бер читтә пианино, аның янәшәсендә биш-алты гармун тора. Ирек абый үзе генә калганда шуларда уйнап күңелен бушата, елап та, җырлап та ала икән. Музыка турында сөйләшкәнебезне ишетеп, безнең янга “бабасика” дип, Ирек абыйның биш яшьлек оныгы Әминә (Нәргиснең кызы – авт.) йөгереп керде. Кызчык яратып бабасына шулай дип эндәшә икән. Әминәнең кар бөртегедәй бөтерелгәнен күреп героем түзеп кала алмады, пианинода уйнарга тотынды, ә Әминә аңа кушылып җырлап җибәрде. Бу искиткеч дуэт иде!

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1013
28 Август 2019 15:23 723
ӨСКӘ