Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Соңгы ыштанны салып бирә тор­ган кеше мин”

15 Сентябрь 2020 1290
– Хәмдүнә ханым, син бик чибәр бит, яшь чагында ирләр гашыйк булып: “Чык миңа кияүгә!” – диючеләр бар идеме?

– Нишләп булмасын? Күп кеше артымнан йөрде. Кайсы артист булуыма кызыкты, кайсы мине бай дип уйлады. “Ялган” кешеләрне шунда ук күрә идем.

– Ялган кеше кем ул, аңлатып үт әле?

– Икейөзле. Кешенең икейөзле булуын күңелем белән сизәм. Миндә сизем­ләү бар.

– Бер иргә дә “добро” бирмәдеңме?

– “Добро бирү” безнең профессия өчен катлаулы, мин бит айлар буена өйгә кайтып керми торган җырчы идем. Габдулла абый Рәхимкулов белән бер гастрольдә өч ай да ун көн йөрдек. Гади ир хатын-кызны бу хәтле көтеп тора алмый. Үзең белән бергә эшли торган кеше икән, бергә кушылып яшәргә була әле. Безнең эстрадада андый парлар булды.

– Заманында тулай торакта яшәдең, бу сине рухи яктан кимсетмәдеме?

– Кимсетте, билгеле! Ил буйлап, спорт сарайларын тутырып, халык җыеп концерт эшлисең. Ташкентта 4 мең кеше сыешлы “Халыклар дуслыгы” сараенда 5 концерт бирдем. Һәм тулай торакка кайтып керәсең, иң авыр вакыт шушы иде.

– Тулай торактан кайчан чыктың?

– 1991 елны.

– Фатирны кем бирде?

– Минтимер Шәриповичка үз гоме­рем­дә бер мәртәбә кердем, хәлне аңлатып бирдем. Шуннан соң эшем алга китте, фатирлы булдым. Аңа башымны иеп рәхмәт әйтәм, исән генә булсын. Минтимер Шәрипович властька килгәч, бөтен артистлар фатирлы булды, мин генә түгел. Малосемейкада, хәтта подвалда яшәгән артистлар бар иде.

Бай дусларың булдымы? Депутатлар, җитәкчеләр?

– Гомеремдә җитәкчеләр янында ялагайланып йөрмәдем. Яратмыйм. Куштанланып йөрергә оялам.

– 8 июль– Гаилә көне, син бу көнне ничек каршы алдың?

– Гаилә көне икәнен бел­мәдем дә, бакчада яшим. Монда яшәгәндә кайбер көнне числоны да белмичә каласың.

– Бакчада кемнәр белән яшисең?

– Берүзем. Илһам Шә­­риф хатыны, баласы белән килеп, һәрдаим хәлемне белеп тора. Ризыклар китерә. Кешесез торганым юк.

– Бакчага кайчаннан ки­лә­­сең һәм кайчанга хәтле торасың?

– Апрель урталарында киләм дә, ноябрь башларында кайтып китәм.

Төнлә куркыныч түгелме?

– Курыкмыйм, Аллаһ кушмаган эш булмый.

– Күршеләр сине беләме?

– Тирә-як күршеләр белән бик дустанә яшибез. Янымда песием бар, бик акыллы. “Ксюша Хәмдү­новна” дип атыйлар үзен. Тычканнарны кыра гына.

– Нәрсәләр үстерәсең?

– Помидорын, кыярын, чө­ген­де­рен, кишер, җиләк, сарымсагын – нәрсә кирәк, барысы да бар.

– Ничә сутый?

– Алтыга якын.

– Мунчаң бармы?

– Мунчам да, ике катлы йортым, суым, кер машинасы да бар.

Син бүгенге көндә бик популяр, череп баегансыңдыр инде, шулаймы?

– Безнең заман артистларының берсе дә бай түгел.

– Ник алай? Сине бит гел концертларга чакырып торалар...

– Чакырсалар, эш анда түгел бит. Байлык җыям дип кысылып яшәмәдем. Ашау-эчүем мулдан. Концерт костюмнарын яхшыны тегәм. Акча җыеп, дөнья малына кызыгып яши торган кеше түгелмен.

– Айга күпме акча кирәк, санаганың бармы?

– Юк. Акчаны жәлләп тотмыйм, характерым буенча бик юмарт кешемен. Кунаклар өзелми миннән, җәй көне бакчага киләләр. Килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итеп китә.

– Тормыш иткәндә акчага бик мохтаҗ вакытларың булдымы?

– Ничек булмасын ди! Гомер буе эш­ләп, филармониядә хезмәт хакымны бир­мә­деләр бит! 1987 елны Мәскәү тарификация­се килгәч кенә миңа зур бәя бирделәр, став­ка­ны күтәрергә дигән приказ булды. Ничә еллар буе бер концертны 6 сум 50 тиенгә эшләдем.

– Син ник һаман да популяр?

– Халык белән бергә яшәгәнгә.

– Яшең олы, характерың кызларныкы кебек, ничек алай булып кала аласың?

– Эшләп үскәнгә. Һәрвакыт хәрәкәттә мин. 24 майда, Аллага шөкер, 70 яшем тулды. Үземне кызлар кебек хис итәм. Бакчаны да һәрвакыт хәрәкәттә булу өчен алдым.

– Җирне үзең казыйсыңмы?

– Җир казый торган тракторым бар. Язын җир кипкәнче тиз генә казып, әйберләрне утыртып калырга кирәк. Бен­зо­пилам, бензокосилкам да бар.

– Әнекәем! Хәмдүнә ханым, сиңа Илһам Шакиров “Хәмдүш” дигән. Тагын сиңа кем “Хәмдүш” дип әйтә ала, мин әйтә аламмы?

– Бер кешегә дә рөхсәт юк! Чөнки әткәй белән әнкәй кушкан исемем бар. Бөек Илһам бит ул, аның кебек җырчы юк. Гасырга бер килә торган җырчы Илһам абый белән мөнәсәбәтләребез бик җылы иде. Аның төркемендә эшләдем. Илһам абыйдан җырларга өйрәндем.

– Үкереп-үкереп елаган чакларың булдымы?

– Филармониядә эшләгәндә бер гаеп­сезгә каты кимсетеп, әрнеткәндә түзә ал­мыйча елаган вакытым булды. Беркайчан да аны кешегә күрсәтмәдем, һәрвакыт авызым ерык булды. Мине күрә алмаган кешеләрне бервакытта да сөендермәдем.

– Еласаң сөенәләрме?

– Нишләп сөенмәсен?! Килгән елларны мине бөтенләй бетереп бардылар бит. Бүген дә андыйлар бар. Кара көнләшү белән яналар.

– Кемнәр икәнен әйтә алмыйсыңмы?

– Әйтмим, чөнки Аллага тапшырдым. Аллаһы Тәгалә күрә ул һәм барысын да үз урынына утырта. Алар мине кимсет­кәннән, минем турыда теләсә нәрсә сөйләгәннән тормышым үзгәрми.

– Сәхнәдә СССРның халык артисты Хәмдү­нә Тимергалиева! Бер җырыңны җырла әле!
Һәм Хәмдүнә Тимергалиева җырлап җибәрде: “Үтеп кенә киткән бу гомерне...”

– Булдымы?..

– Булды, ай-яй тавышың, машалла! Кон­цертларың белән кайларга чакыралар?

– Әле генә Чиләбедә эшләп кайттым. Парк­та Сабантуйга җыелган халык минем белән җырлады, биеде. Кукмара районында булып кайттым. Екатеринбургка китәргә җыенам, чакырдылар. Һәрвакыт чакыру белән йөрим.

– Заманында Зөһрә Шәрифуллинадан көнләшмәдеңме?

– Миндә көнләшү дигән нәрсә юк бит. Яхшы артистның яхшы чыгышын күрсәм, кызыгам гына: “Эх, миңа да шулай эшләргә иде”, – дип.

– Туган авылыңа кайтасыңмы?

– Кайтам. Анда һәр ишек ачык.

– Нигез исән-саумы?

– Өч ел элек нигезне яңарттым.

– Анда кем тора?

– Сеңлем. Язын кайта, көзен китә.

Борай районы, Котлыяр авылындагы йортыгыз кыш көне ябылып торамы?

– Кыш көне без анда кермибез, эз салмыйбыз. Эз салсаң, өйгә керүләре бар.

– Туганнарың исән-саумы?

– Өлкән Сания апам гына гүр иясе. Абыем исән-сау, гомер буе урман хуҗа­лыгында җитәкче булып эшләде. Ида, Лилия апам, сеңлем.

– Бакчада яшәгәндә фатирың ябылып торамы?

– Юк. Абыйның балалары килә. Туган­нарның студентлары күп.

– Кунакларны ачык кабул итәсеңме?

– Минме? Соңгы ыштанны салып бирә тор­ган кеше мин. Үзем кебекләрне хөрмәт итәм. Исемә төште: бервакыт сәхнәдә аягыма кияргә булмаганда Габделфәт: “Минем хатында өр-яңа туфли бар”, – диде. 12 см шпилькалы шикарный туфли иде ул, хатыны бирде. Ул вакытта андый туфлине беркайда табып булмый иде.

– Сине хөрмәт тә итәләр һәм куркалар да.

– Курыкмыйлар, кыенсынып торалар. Халык минем чиста, саф күңелле икәнне белә, ялганны яратмыйм. Мин бит кулак баласы. Әткәйне атарга хөкем иткән кешенең килене – укытучым Хаҗәр апа иде. Бервакыт дә­рестән соң ике сәгать тотты: “Атаң-анаң нәрсә сөйли?” – диде. Еладым, шулхәтле ачык­тым, иртән чәй эчеп кенә киткән идем...

– Әткәеңне атмадылармы?

– Юк. Әткәй үзен-үзе коткарып чыкты, ул вакытта аңа 27 яшь иде.

– Нәрсә өчен хөкем иттеләр?

– “Сталинның портретында күзен чукыды”, – дигәннәр.

– Ул аны эшләмәгәнме?

– Ничек эшләсен?! Авылда ул портрет булмаган да. Шуннан соң эш ачып, әткәйне батырып барган прокурорның үзен 8 елга утыртып куйганнар.

– Еллар үткәч, укытучың Хаҗәр апаңа: “Мине шулай интектергән идең”, – димә­деңме.

– Үткәнне ник искә төшерергә? Мин ке­ше булдым бит, эшем белән исбатладым.

– Күп кенә яшьләр кеше була алмый...

– Хезмәт белән яшәргә тырышырга кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип халык бер дә юкка әйтмәгән.

 – Туган көнеңне ничек уздырдың?

– 24 май уразага туры килү сәбәпле, концертымны 25, 26 октябрьгә кү­чер­дем. Филармониядә булачак.

– Яңа күлмәкләр киясеңме?

– Киям. Күлмәкләремне татарның иң яхшы тегүчесе Рөстәм Исхаков эшли.

– Сине аңлыймы?

– Бөтен гәүдәмне, гәүдәмнең җитеш­сез якларын белә. “Современный” итеп тегә. Картаясым килми. Әнкәй дә 90 яшькә кадәр яшәде. Нәселебез озын гомерле. Әткәй нәселе дә шулай, әмма ул сугышның иң начар җирендә булган.

– Кайда?

– Мәскәү янында. Гитлерның Мәскәүгә ташланган вакыты. Шунда яраланып кайта ул. Әткәй иртә китте, 71 яшьтә.

– “Әткәй янында үскәнгә, мин киң кү­ңелле”, – дип әйткәнең бар.

– Әйе, әткәй сабыр, төптән уйлый торган кеше иде. Гарәп телен белә иде, чөнки Борай мәдрәсәсендә укыган.

– Төптән уйлый торган дигән сүзеңне аңлатып үт әле?

– Ашыгып кешегә беркайчан җавап бир­мәс. Кешене тыңлаганнан соң уйлап кына җа­вап бирә иде. Без – кулак нәселе, Тимер­га­ли бабаем хәлле кеше булган. Безне раску­лачивать итеп Себергә кумасыннар өчен бөтен байлыгын Совет хөкүмәтенә тап­шыр­ган, шулай без Себергә сөрелмичә калдык.

– Аннары ачлыкта яшәдегезме?

– Юк. Әткәй белән әнкәй тырышлар иде. Әткәй һәрвакыт бал кортлары асрады, икешәр ат алып кайтып суя иде. Ат ите ашап үстек, шуңа күрә организм да чиста. Ат итендә холестерин юк бит.

Авылыңа кайчан кайтасың?

– Августта кайтып, концерт куярга җыенам.

– Хәмдүнә ханым, син ничә тапкыр кияүгә чыктың ул?

– Ике мәртәбә булды.

– Әйдә, шулар хакында сөйләшик әле?

– Гафу ит, Габдерәхим, Илһам Шә­­риф килде, концертка чыгып китә­­себез бар. Ирләрем хакында кич­кы­рын бакчада сөйләшеп уты­рыр­быз. Бакчамда көтәм сине...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 18 июль 2019 № 28
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ