Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әсхәт ХИСМӘТ: “Әни Казанга куып җибәрде”

27 Январь 2020 1559
Камал театры артисты Әсгать Хисмәтне 10 сыйныфны тәмамлагач фермага учетчик итеп чакыралар. Әмма әнисе аны Казанга куып җибәрә.
– Әсгать абый, әти-әниегез дә җырлаган, үзешчән сәнгатьтә катнашкан икән?

– Әйе. Әти-әни колхозчылар иде. Әти комбайнда эшләде, мин дә янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Әтием исән-сау, әнием генә юк инде, вафатына тугыз ел була.
Әтигә 91 яшь, 10 апрельдә концертыма килде. Сәхнәдән төшеп, аның янына барып микрофонны бирдем, “Хәмдия”не җырлады.

– Бертуганнарыгыз?

– Әнине җирләгәннән соң миннән соңгы энекәш үлеп китте. Бишәү идек, дүртәү калдык.

– Сезнең сөйкемле сөягегез бар диләр?

– Бәлки, әби-бабайның яраткан, тансык баласы булгангадыр? Әнинең әнисенә “әбзәни” дия идек. Әбзәни белән бергә ураза вакытында сәхәр ашый, намаз укый идек. Сельпода эшләүче дәү әти үзе белән атка утыртып йөрде. Бик яратып үстерделәр.

– Нишләп әтиегез кебек механизатор булмадыгыз?

– Колхозда калган булыр идем, әни куып җибәрде. 10ны тәмамлагач, фермага учетчик итеп чакырдылар. Әни: “юк”, диде. Ферма мөдире килде: “Рәхилә апа, аты, мотоциклы була”, – диде. Шуннан әни түзмәде: “Мин теш чыкканнан бирле колхозда чиләндем. Беркая да бармый! Җыен да Казаныңа кит!” – дип куып җибәрде. Алар гомер буе таякка эшләгәннәр. Биш бала белән пенсиягә чыкты, пенсия­се 40 сум иде. Балам интекмәсен дигәндер.

– Сез 1952 елгы, үзегез егетләр кебек, моның сере нидә?

– Әйтә алмыйм. Әтием дә егетләр шикелле. Нәселдән киләдер. Әнием дә кәкрәеп-бөкрәеп картаймады. Җор теллеләр, елмаеп торалар. Алардагы энергия безгә күчкән.

– Кайбер артистлар шабашкага йөри. Әйтик, Нариман Гарифуллин.

– Нариман белән мин дә йөрдем, яшьрәк чакта.

– Акчагыз азмы?

– Артистның акчасы аз инде. Акча дип яшәмәдем. Төзелештә 110 сум алдым, театрда – 85.

– Бүген күпме аласыз?

– 15-20 мең.

– Улыгыз кайда эшли?

– “Казан нуры” ансамблендә баянчы. Гармунда уйнаган кешеләрне яратам. Үзем уйный алмадым. Трай тибеп йөрмәсен дип 6 яшендә музыка мәктәбенә бирдем үзен.
– Кайсы чорыгызны сагынасыз?

– Бөтенесен: яшьлеген, картлыгын, мәктәптә укыган, Казанга килгән, төзелештә эшләгән, армиядә хезмәт иткән чакларны.

– Көнегез ничек уза?

– Репетиция. Студенецта бакчабыз, мунчабыз бар, анда барабыз. Бер алмагачта җиде төрле алма үсә.

– Спорт программаларын карарга яратасыз икән?

– Хоккей, футбол караганда кызарып бетәм: “Син бит дөрес эшләмәдең, тегеләй итәргә иде”, – дип өйрәтеп тә утырам. Гол кергәч, “үзегез гаепле бит инде”, дим. Өйдәгеләргә: “Йөрмәгез, комачауламагыз”, – дим дә рәхәтләнеп карыйм.
Яшь чакта күрше авылга хоккей уйнарга йөрдек, тренер идем.

– Гаилә башлыгы буларак сез нинди ир?

– Бик вакчыл. Берәр әйберне алдың икән, урынына куй! Урынына куелмаса, гел кисәтү ясыйм, гел күреп торам.

– Ничәү яшисез?

– Дүртәү: хатын да мин, кыз да малай. Кызыма – 21, улыма 27 яшь.

– Беренче хатыныгыздан ник аерылдыгыз?

– Аны кузгатып торудан мәгънә юк. Атта да, тәртәдә дә булгандыр. Ул хәзер мәрхүмә (урыны оҗмахта булсын).

– Ничек кавышкан идегез?

– Равил хәзрәт белән театр училищесында бергә укыдык. Равил хәзрәт укыганда өйләнде, аларның туенда таныштык, 1978 елда өйләнештек. Балаларыбыз бар. Нурания теплоконтрольдә технолог иде. Яратышып кавыштык. Аңа үпкәм юк. Дүрт аяклы ат та абына...

– Беренче никахтагы балаларыгызга (Гүзәлия белән Гөлшат) ярдәм итәсезме?

– Алланың биргә­ненә шөкер, алар килә, без барабыз. Гүзәлия күптән түгел генә кыз алып кайтты, аны каршы алдык.

– “Әти” дип хөр­мәтләп торалармы?

– Аллага шөкер!

– Рәнҗүләре юкмы?

– Хәзер инде узган-беткән, нинди рәнҗү булырга мөмкин?

– Нурания тормышка чыкмадымы?

– Юк.

– Ничә ел ялгыз яшәдегез?

– Ике. Камал театрында грим салучы Рәшидә белән очраштык та кавыштык. 27 ел яшәп ятабыз! Булат, Илсөяр – ике балабыз бар.

– Булат белән Илсөяр Гүзәлияләр белән аралашамы?

– Аралашалар. Хатын да: “Бала­ларыңны онытма, син аларны карарга тиеш”, – дип гел әйтеп тора.

Фатир алуга театр булыштымы? Яшьләргә хәзер булышамы?

– Булыша. 1978 елда өйләндем. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсен бирделәр. Декабристлар урамындагы 110 йорт. Икенче бүлмәдә театрның труппа мөдире Мәрьям апа Чанышева яшәде. Балалар гел аның бүлмәсендә иделәр. Пешергән ризыкларын иң беренче безгә кертә иде. 1984 елда Эсперанто урамыннан ике бүлмәле фатир бирделәр. Хәзер Сәлимҗанов урамыннан дүрт бүлмәлесен бирделәр. Өч балконы бар. Ә театр Һади Такташ урамында яшьләргә йорт салды.

– Булат килен алып кайтса, сезнең белән тора аламы?

– Кем белә инде? Хәзер яшьләр аерым торырга тели бит.

– Актриса Венера Шакированың ире вафат булды. Кеше үлгәч, ниләр уйлыйсыз?

– Эх, яшисе иде әле, дип уйлыйм, бер дә үләсе килми.

– Күршеләрегез кемнәр?

– Әлфия Авзалова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Фәрит Бикчәнтәев, мәдәният министры.

– Сезне “Мәңгелек Булат” дисәк буламы?

– Әйе, гомерем “Зәңгәр шәл” белән бәйле булды. Булатны уйнап картайгач, әлеге спектакльдәге төрле рольләрне уйнарга туры килде.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 9 июнь 2016 № 23 
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1664
16 Март 2020 12:44 1604
10 Март 2020 11:23 1584
ӨСКӘ