Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әсхәт ДӨБЕР-ШАТР: “Умыртка баганасындагы бүсерне, сколиоз, остеохондрозны дәвалыйм”

30 Июль 2020 395
Күпләр аны “мускуллы җыр­чы” дип йөртә. Кызлар үзен элек ничек яратса, хәзер дә берни үзгәрмәгән. СССРның спорт остасы, бодибилдинг буенча Россия чемпионы титу­лы иясе Әсхәт Дөбер-Шатр бүген Казанның фитнес-үзәкләре­нең берсендә баш тренер булып эшли. Алай гына түгел, 30 елдан артык шушы өлкәдә эшләгән җырчы авыруларны операциясез дәвалый торган методика уйлап тапкан.
– Күптән түгел чит илдә ял итеп кайт­тыгыз дип беләм, Әсхәт. Елына әллә ничә барасыз бугай?

– Әйе, күптән түгел ялдан кайттык, җәй бит. Хәлдән ничек килә инде, кесәгә карап. Арыган саен барырга тырышабыз.

– Үзегез уйлап тапкан методика турында сөйләгез әле?

– Көн саен умыртка баганасындагы бүсер, сколиоз, остеохондроз кебек авырулардан интеккән кешеләрне очрата идем. Әлеге авыруларны, сәбәп­ләрен, дәвалау ысулларын өйрәнә башладым. 2007 елда Мәскәүдә сөяк-мускул системасы авыруларын дәвалау һәм профилактика юнәлеше буенча өстәмә белем алдым. Әлеге авырулар турында тулысынча белеп бетергәч, авторлык методикамны булдырдым. Студиям 2013 елдан эшләп килә. Миңа Татарстаннан гына түгел, төрле төбәкләрдән киләләр. Соңгы елларда терәк-хәрәкәтләнү аппаратында һәм мускуллар корсетында җитди проблемалары булган кешеләр белән шөгыльләнәм. Минем методика умыртка баганасын тарттыруга юнәлтелгән һәм андагы бүсерне операциясез дәвалауда иң нәтиҗәлесе булып тора. Умыртка баганасы тартылгач, мускуллар да тартыла, кан йөреше һәм матдәләр алмашы яхшыра, нерв очларындагы басым кими, авырту басыла. Омск шәһәреннән бер гаилә миңа йөрү өчен өч айга дип Казанга килгән. Әлеге гаиләнең 12 яшьлек кызлары табиблар кушуы буенча ортопедик корсет киеп, беренче дәрәҗә сколиозга җиткән булган. Бер айдан алга китеш сизелә башлады.

– Мондый хәлләр еш күзәтеләме?

– Әйе. Күптән түгел шундыйрак хәл Әлмәттән килгән бер кыз белән булды. Аның корсет кигәнче һәм корсет кигәннән соң төшкән фотосын “Инстаграм”га куйдым. 21 яшьтә кеше үсүдән туктый. Ә ул вакытка кадәр җыелып килгән авыруларны дәвалау авыр һәм озак. Чирнең үсешен кинезитерапия ысулы белән туктатырга була һәм шулай кирәк тә. Шуның өчен, кадерле әти-әниләр, балагызның умыртка баганасын күзәтеп торыгыз. Әгәр тайпылышлар сизсәгез, бүген үк аны дәвалау юлларын эзләгез, иртәгәгә калдырмагыз.

– Сездә шөгыльләнү кыйбатмы?

– Дәвалау блоклап сатыла. 1 блокта 10 дәрес, 23 мең 500 сум. Киләсе блок 18 350дән башлана.

– Җырларга вакытыгыз каламы?

– Мин эшемдә иртәнге 6дан төнгә кадәр, гастрольләргә вакыт калмый. Сольный концертлар турында әйтеп тә тормыйм. Еш чакыралар, ләкин ерак гастрольләрдән баш тартырга мәҗбүрмен.

Яңа клип көтелмиме? Тагын халык теленнән төшмәслек ярымшәрә кызлар беләнме?

– Әйе, әле беркем ишетмәгән яңа җырга яңа клип төшердек. Тиздән әзер була. Тәнкыйть күп булыр дип уйлыйм. Булсын, миңа шулай ошый. Тәэсир калдырырга яратам.

– Үз йортыгыз белән яшисез дип беләм. Бакчагыз бармы?

– Йортыбыз шәһәр читендә, урманда. Бакча бар, анда яраткан “теща”м. Бакча эшен бик ярата ул. Ә без – ашаучылар гына.

– Җырчы булып кына яшәп буламы?

– Алай яшәп караган юк, миңа калса, бик җиңел түгелдер.

– Депутат булсагыз, нишләр идегез?

– Депутат булырга?.. Алла сакласын! Әгәр булырга туры килсә, беренче чиратта фитнес индустриядә тәртип урнаштырыр идем. Чөнки аның буенча законнар юк. Әле кичә генә бухгалтер, юрист яки сакчы булып эшләгән кеше, өч көн элек кенә алган сертификатын кулына тотып, эшкә урнашырга мөмкин. Һәм әлбәттә, анатомия, биомеханика һәм диеталар буенча берни белмичә, кешеләр белән эшли башлый. Белемсезлек аркасында алар фитнеска килгән кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Сау-сәламәт кешеләрнең дә буыннарында бүсер һәм авыртулар барлыкка килә.

– Холкыгыз авырмы?

– Юк, мин ут кеше.

– Хатыныгызга ниләр бүләк итәсез?

– Җырдагыча: “Кызларның иң яхшы дуслары – бриллиантлар”. Быел велосипед бүләк иттем. Үзе сорады, бриллиантлар туйдырган ахры.

– “Дөбер-Шатр”ны сагынасызмы? Илназар белән аралашасызмы?

– Ул елларны искә төшергәч рәхәт булып китә. Аерым җырлый башла­выбызның сәбәбе – без “Дөбер-Шатр” форматыннан үстек. Илназар белән аралашабыз, ул бик сәләтле музыкант һәм җырчы.

– Авылда яши алыр идегезме?

– Кайда да яши алам, иң мөһиме – якыннарым янда булсын.

– Социаль челтәрдә кызлар еш язамы?

– Күп язалар. Кемдер иҗат турында гына яза, ә кайберләре... Хатыным көнләшми, ләкин вакыт-вакыт мылтык тотып социаль челтәрне тикшерергә чыгып керә. Шик тудырган кызларга “аткалап” та алгалады, “рикошет” белән миңа да эләкте.

– Үзегез пешерергә яратасызмы?

– Ашарга сирәк пешерәм, күп эшлим. Миннән рецепт: сәламәтлек артыннан спортзалга!

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,13 сентябрь 2018 № 36
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ