Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сирень чәчәк аткан чак иде

8 Июнь 2020 1588

- Сәрия!

–Әү, Әфзәлетдин!

–И, Сәрия! Бигрәк матур итеп әйтәсең инде исемемне. Башка беркем дә шулай дәшми миңа. Әллә синең авыздан шундый матур булып ишетелә инде?

–Белмим шул, Әфзәлетдин... Үземә алай матур итеп әйткән кебек түгел, югыйсә.

–Сәрия, әллә син мине ярата­сыңмы?

–Ю-у-ук, Әфзәлетдин, нишләп сине яратыйм ди, булмаганны! Ә менә исемең бик матур синең. Шундый сары чәчле, сипкелле егеткә кем кушкандыр бу исемне?
Әфзәлетдин үпкәли, юк, үпкә­ләгән булып кылана. Сирень чәчәген өзеп алып түш кесәсенә тыгып куя да китә башлый. Сәрия дә курыккан булып кылана, йөгереп килеп егетнең куенына сыена. Аларның икесенә дә шундый рәхәт, сирень чәчәгенең исеннәнме, әллә кызның кайнарлыгыннанмы, егетнең башы әйләнә, йөрәге чыгардай булып тибә. “Сәриям... ”–дип пышылдый ул кызның да башын әйләндереп. Инде алар икесе бер җан-тән булып бергә “әйләнә” башлыйлар, һавага күтәреләләр, әмма берсенең дә сафлыкка, аклыкка хыянәт итәселәре килми. “Туй көнендә”,–дип пышылдый Сәрия. “Ярар”,–дип ризалаша егет тә. Аларның бу гамәленә сирень куагы да сөенә. Һәр яз саен табигатькә хыянәт итмичә ап-ак шау чәчәк атып утыручы куак та сафлыкны сөя. Теле булса әйтер иде ул: “Мәхәббәтегезне саклагыз, туйда киясе ак күлмәгегезгә хыянәт итмәгез”,–дияр иде. Әйтә алмый, шуңа әрни куак.

Бөтен кызлар да Сәрия кебек түгел шул. Кичә генә шәһәрдән кайткан өч егеткә ияреп авыл кызлары килеп утырды куак төбенә. Башта ниндидер су эчтеләр, тәмәке тарттылар. Аның исенә сирень буылды, үзләре ничек түзделәр икән? Ә аннан соң... Аларның кыланмышларын күреп торган сирень куагы җир тишегенә кереп китәргә дә риза иде. Сәрия атлы кызны бик ярата ул. Их, бөтен кызлар да аңа охшаса икән. Шундый әдәпле, тыйнак кыз! Ә чәчләре! Андый шомырт кара ике толымлы кызның куак янында күренгәне булмады моңарчы. Әфзәлетдин дә шуның өчен яраткандыр әле кызны. Әнә, ни ди бит...

–Сәрия!

–Әү, Әфзәлетдин!

–Мин армиягә киткәч, бу чәчләреңне кисмә инде, яме, сакла.

–Ю-у-ук, кисәм, Әфзәлетдин, нигә кирәк андый озын чәч?

Телсез калган Әфзәлетдинне кыз­ның көлүе юата. “Уф, шаяра гына икән”,–дип куак та сөенә.

–Әфзәлетдин!

–Әү, Сәриям!

–Син дә бик йомшак итеп әйтәсең, име, исемемне. Әллә үзең дә мине яратасыңмы, Әфзәлетдин?

–Нәрсә дидең, Сәрия? Үзең дә дидеңме? Димәк, син дә мине яратасың, яратасың, яратасың!

Егет кызны күтәреп зыр-зыр әйлән­дергәндә, авыр ике толым чәч сүтелеп үк китте. Моны күргән куак сискәнеп куйды. “Үргән толымның тик торганда сүтелүе яхшыга түгел, ди иде олылар. Берүк хәерлегә булсын”,–дип теләде ул.

–Кайтыйк инде, Әфзәлетдин. Таң ата түгелме соң? Көтү чыкканчы кайтып җитмәсәк, бу ике сантый нишләп йөри дип көләрләр үзебездән.

–Аз гына утырыйк инде, Сәриям. Иртәгә китәм бит. Ә син мине көтәр­сеңме соң?

–Көтәрмен, Әфзәлетдин, күпме көтәргә кирәк булса да, көтәрмен. Син борчылма, яме. Тынычлап, яхшы хезмәт ит, биш ел хәзер узар да китәр. Ә мин сиңа хатлар язармын. Исән-сау хезмәт итеп кайтуыңны теләрмен.

–Сәриям, теге сүзне әйт инде.

–И-и, оялам бит, Әфзәлетдин!

–Их, Сәрия, шушындый булганың өчен үлеп яратам үзеңне! Алайса, бит очыннан гына үптер инде. Ике ел йөрибез, кочаклашудан уза алган юк. Егетләр көлә үземнән. Шамил бигрәк мыскыл итә. Карале, Сәрия, син аның янында ялгызың гына кала күрмә, яме. Нигәдер күңелем тыныч түгел, гел бәйләнә миңа. “Авылның иң чибәр кызын эләктердең, сары пошлак”,–дип кичә дә тел чарлап тора иде.

–Ярар, Әфзәлетдин, Шамил белән сак булырмын. Мин инде сиңа әйтеп тормам дигән идем. Үземә дә берничә тапкыр бәйләнде. “Дус кызларыңнан башка гына очрашыйк әле”,–дип тә, “Әфзәлетдин армиягә китсен әле, үземнеке итәм мин сине”,–дип тә янады. Борчылма, Әфзәлетдин, берни дә эшли алмас. Ул авылда кала, мин укырга китәм. Ике атнага бер кайтканда гына эләктерә алмас әле. Мин бит клубка үзем генә түгел, дус кызларым белән чыгам.

–Шулаен шулай да ул... Тик син барыбер мин әйткәнчә эшлә, яме, аның күзенә чалынмаска тырыш. Әллә армиягә бармый калыргамы соң? Мин бит үзем сорап китәм, әни нык авырый бит, әти үлгәнгә дә биш ел, беләсең инде.

–Егет кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, бар син, Әфзәлетдин. Әниең өчен борчылма, аның янына минем әнием кереп йөриячәк. Кичә генә икесенең шулай дип сөйләшеп утырганнарын ишеттем.

–Рәхмәт, Сәриям, тыныч­лан­дыр­дың. Белсәң иде сине ничек яратуымны! Таш ярылыр дәрәҗәдә, йөрәк ничек түзәр, белмим.

Бу сүзләрне ишеткән кыз ничек түзгәндер, куак бөтен тамырларына кадәр “дерт” итеп куйды. Эх, чәч сүтелде бит, чәч..
.
Әфзәлетдин китте. Авылда калуның кызыгы юк иде инде, Сәрия дә юлга кузгалды. Калага килеп төшүгә, тулай торакка барып урын алды. “Тәртипле балага охшыйсың, каяле, үзеңә иң яхшы бүлмәдән, әйбәт кызлар яныннан урын бирим”,–дип, комендант хатын иң якты бүлмәдән урын биргәч, Сәрия сөенеп куйды. Бүлмәдә үзе генә калгач, Әфзәлетдингә хат язмакчы булган иде дә, адресы булмавы искә төште. Ул арада бер-бер артлы өч кыз да кайтып керделәр. Бүлмә яшьлек шавына күмелде. “Аллага шөкер, яхшы җиргә эләктем”, –дип сөенеп, Сәрия авылга, әнисенә хат язып салды.

Бер айдан Әфзәлетдиннән дә хат килеп иреште. Хаттагы һәр юлдан, һәр сүздән, һәр хәрефтән егетнең кызны сагынуы, өзелеп яратуы сизелеп тора иде. Сәрия хатны үбә-үбә кызартып, күз яшьләренә чылатып бетерде. “Җүләр, нигә елыйсың? Үлгәнме әллә, ташлаганмы сине? Сөен генә үзеңне шундый егет яратканга”,–дип кызлар тынычландырмаса, Сәрия әле дә елап утырган булыр иде. Дөрестән дә, “Яхшы урында хезмәт итәм, яратам, сагынам. Үләм инде сине сагынып”,–дип язган бит дип, диңгезче егете өчен горурланып та куйды Сәрия.

Хатларны күп язды Әфзәлетдин. Ничек вакыт таба алгандыр?! Ул бит армиядә, әле монда институтта гына укыган Сәриянең дә кайчак вакыты булмый. Юк, зарлануы түгел кызның, ошый аңа уку. Бөтен авырлыклары белән ошый. Ул бит үзе теләгән һөнәргә ия булачак. Диплом алгач та авылга эшкә кайтачак. Әфзәлетдиннең әнисен дәвалаячак, аякка бастырачак. Әфзәлетдин белән Сәриянең балаларын карарга да булышачак әле ул. Сәрия үз уеннан үзе оялып одеял астына чумды. Әмма монда да уйлары ташламады кызны.

...Менә аларның туе, ап-ак күлмәк кигән кызга кочак-кочак ак сирень чәчәкләре бүләк итәләр. Инде бөтен җир чәчәк белән тулды, куяр урын калмады. Сәрия сирень чәчәкләре астында калды. Әфзәлетдин кайда соң, нигә коткармый? “Әфзәлетдин, коткар!” Инде чәчәкләр бөтен тәнен авырттырып баса башладылар. Сәриягә суларга һава җитми. “А-а-а...”

– Сәрия, Сәрия, саташасың, уян әле!

Уф. Төш кенә икән, Рәсимә уяткач, кыз сөенеп куйды. Ак төс күрсәң, яхшыга диләр. Димәк, ниндидер сөенече була Сәриянең. Кыз шулай юрап, әйберләрен туплый башлады. Кызлар бүген таралышалар. Һәрберсе үз ягына кайтып китә.
Сәрия авылга кайткач чәй генә эчте дә сирень куагы янына йөгерде. “Быел нигәдер соңга калды ул, чәчәккә бөреләнеп кенә килә”,–дигән иде әнисе, хак икән. Тиздән Әфзәлетдин дә кайтып җитәргә тиеш, “Отпуск бирәләр”,–дип язган иде. “Димәк, төш юкка гына кермәгән”,–дип уйлады Сәрия. “Сирень чәчәк атканда кайтып җитәрмен”,–дигән иде Әфзәлетдин, сирень дә аны каршы алырга әзерләнә булыр. Бик яхшы, чәчәк исләренә исереп утырасылар бар икән әле алда, дип хыялланды ул.

Соңарып булса да сирень чәчәк атты. Тик Әфзәлетдин генә күренмәде. Сәрия көн саен кич куак янына йөгерде. Әфзәлетдин кайткандыр, мине шунда көтәдер, дип өметләнде. Әмма егет күренмәде, нигәдер соңга калды. Ә беркөнне...
Кичләтеп кенә куак янына йөгергән Сәриянең юлын Шамил бүлде.

–Тю-тю-тю, кая чаба безнең асыл кош?–дип ыржайды ул, кызның беләгенә чат ябышып.

–Җибәр, авырттырасың!–дип усалланды Сәрия.

–Шамил абый, җибәр инде, дип ялын, җибәрәм.

–Нинди абый син, бандит диген, дөресрәк булыр.

–Аһ, шулаймыни, бандитмыни? Ярый, бандит булсын ди, килешәм. Килешәм һәм бандитлыгымны раслап та күрсәтәм...

Куак төбенә өстерәгән Шамилнең кулыннан ычкынырга ничек кенә тырышса да, Сәриянең көче җитмәде... Теләгенә ирешкән җирәнгеч зат эшен бетергәннән соң кызга төкереп китеп барды:

–Менә хәзер этләр генә карар инде сиңа. Әфзәлетдингә ярарлыгың калмады!
“Әфзәлетдингә ярарлыгың калмады!” Саф күңелле кыз өчен бу–иң зур җәза иде. Көчләнгән, намусы тапталып хурланган кыз сирень куагының юанрак ботагына ак сарафаныннан элмәк ясады.

–Кичер мине, сиренем, кичерегез мине, әнием, Әфзәлетдин...–дип пышылдады Сәрия канлы иреннәре белән.

Куак кыз белән бер-ике минут тирәсе дерелдәп торды да, тынды.

...Сәриянең үлеме бөтен авылны дер селкетте. Шок хәлендә калган халык ни уйларга да белмәде. Сәриянең өчесен уздырган көнне авылның иң усал Шамил исемле егетен яшен сугып үтерде. Күк чалт аяз, бернинди болыт әсәре юк. Гаҗәеп хәл–кояшлы көндә яшен сугып үтерсен әле!

Шул көнне серләр дә ачыла башлады. Караңгы эшнең шаһитлары бар булып чыкты. Куркуларын җиңә алмыйча дөресен сөйләми йөргәннәр икән. Бу җинаять хакында беленгәч, Сәрия кабере авыл халкы өчен бик кадерлегә әйләнде. Яшь кызлар аңа гөлчәчәкләр ташыды, олылар бәетләр чыгарды. Һәр йорт уздырган Коръән ашында аның рухына дога кылдылар. Шамилнең әти-әнисе һәм туганнары белән исәнләшүче, сәламнәрен кабул итүче булмады. Бер-бер артлы Шамилнең әти-әнисе дә үлеп беткәч, туганнары авылдан бөтенләйгә күчеп киттеләр. “Ходай каргады боларны”,–дип сөйләнде авыл халкы, карт белән карчыкны соңгы юлга озатканда.
Сәрия үлеменнән соң куак та бетеренде. Ачылмаган бөреләр чәчәккә әйләнә алмыйча, ә чәчәкләре бөрешеп коелып беттеләр. Җәй уртасында яфраклары саргаеп беткәч, “җан әрнетеп утырмасын” диеп, Сәриянең әнисе кан-яшь түгеп кистерде куакны.

...Әфзәлетдинне көтте авыл халкы. Әнисе дә бик көтте. Үләренә ике көн калгач, тәрәзәсен ачтырып куеп көтте. “Балам ни хәлләр итеп түзәр, Сәриясез ничек яшәр?”–дип өзгәләнде. Җан бирер алдыннан да: “Кайтмадымы?”–дип сорады. Кайтмады егет. “Берәр хәл булгандыр, хәбәрсез ята торган егет түгел безнең Әфзәлетдин”,–дип, авыл халкы частена хат язып салды. Булган икән шул, хәлләр булган. Әфзәлетдиннең командирыннан килгән хатта: “Хафизов Әфзәлетдин корабта янгын сүндерү вакытында нык пешеп, комада ятты. Терелүгә өмет бар, хәзерге вакытта Мәскәүдә дәвалана. Әмма ул гомерлеккә сукыр калды. Шундый батыр егет үстерүегез белән горурлана аласыз. Бик зур рәхмәт Сезгә!”–дип язылган иде. “Исән икән әле”,–дип җиңел сулады авыл халкы.

...Еллар узды. Һәр яңа көн яңа мәшә­кать­ләр алып килде. Булып узган хәлләр онытыла төшкән мәлдә, сирень чәчәк аткан чакта авылга бер сукыр мосафир кайтып төште. Бите коточкыч ямьсезләнгән бу кеше Әфзәлетдин иде. Ул инде булып узган хәлләрдән хәбәрдар, мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы белән яшәве авыр булачагын аңлаган, ишеткән мәлдә үзенә кул салырга да уйлаган иде. Хаста­ханәдә каршы караватта ятучы карт бабай гына аны бу уеннан айныта алды. “Кайт син, балам, авылыңа. Әниеңнең, Сәрияңнең каберен кадерләрсең. Үз җиреңдә кайгы басыла ул. Ә чит җирләрдә зурая гына, торган саен сагыну хисе баса. Вакытында туган илемә кайткан булсам, бүген гәүдәм чит-ят туфракта калмас иде”,–дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә киңәш бирде карт.

Авылга ныклы ният белән кайтты Әфзәлетдин. “Тау битенә күп итеп сирень куаклары утыртам! Сәриям куанып ятсын әле, белсен аны яратуымны!”
Шулай эшләде дә. Ни хикмәт– ике-өч елдан тау битенә утыртылган сирень куаклары гөрләп үсеп киттеләр, һәр елны шау чәчәккә күмелделәр. Аларны күреп сокланмаган кеше калмады. Сәриянең исеме яңадан телгә керде, яңа бәетләр туды. Сукыр егетнең мәхәббәте хакында еракларга таралды. Ә Әфзәлетдин моңа сөенеп туя алмады. Сәриянең исеме онытылмавын күреп йөрәге белән елады, куанды. Көн-төн сиреньнәр янында кайнашты. Аларны иркәләде, үзе белән тиң күреп сөйләште. Яшәүнең ямен, мәгънәсен сиреньнәр белән бәйләп гомер иткән сукыр егетнең йөрәге дә сирень куаклары янында тибүдән туктады. Артык яратуга түзә алмаган йөрәк иң матур чакта хуҗасына хыянәт итте.

Табигатьнең гүзәл, хуш истән башың әйләнер чагы. Сирень чәчәк аткан чак иде…

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 7 июль 2016
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3008
3 Сентябрь 2020 10:07 2004
22 Сентябрь 2020 10:33 1485
14 Сентябрь 2020 10:17 1155
ӨСКӘ