Язмалар исемлегенә күчү
– Ник әтисез үстең?
– Аерылышканнар, язмыш. Әни кайтып киткән дә яңадан бармаган. Килен белән каенана проблемасы да булган. Миңа бер яшь тә тулмаган килеш аерылышканнар.
– Әтиең ярдәм иттеме?
– Алимент акчасы килә, әни миңа бирә иде. Әмма үзе белән аралаша алмадым. Берничә тапкыр гына күрештем. 1992 елда янына кайттым.
– Рәнҗисеңме син аңа?
– Юк... Әтисез үсүнең кыен яклары бар, терәк булмады. Әтилеләргә кызыгып үстем. Әнинең энесе Рөстәм абый гаиләсендә үстем. Аның үзенең өч баласы, җиңги, әби бар иде. Хатын-кызлар арасында үскәч, нечкә күңеллерәк мин.
– Синең турында “ике әтисе, ике әнисе бар” диләр.
– Аны Ркаил әйтте: “Ләбиб ятим булып килде дә, хәзер ике әтисе, ике әнисе барлыкка килде”, – диде. Үз әтием шагыйрь Харрас Әюповның бертуган апасы Хәкимә апа белән бергә яши башладылар, әле дә бергә. 9 сыйныфта укыганда әни Пучы авылындагы хатыны вафат булган иргә кияүгә чыкты. Әнинең кияүгә чыгуын хупламадым. Шунда китте, елап озатып калдым. Әни 2011 елны вафат булды. Димәк, ике әни, ике әти була бит инде.
– Нидән тазардың?
– Ак ипи ашап үстек, кара ипине малга ашаттык. Ипине күп ашый идем, бу гадәт әле дә бар, сөт белән ипи ашарга яратам.
– Нинди чирләрең бар?
– Кеше чирен яшерә, мин яшермим – диабет.
– Ярамаган гамәлләр кылдыңмы?
– Кылдым. Спиртлы эчемлекләр эчтем, яшермим.
– Хәзер ваз кичтеңме?
– Әйе, Алла боерса. Кайбер кеше бит фәрештә булып күренергә тырыша, әмма икенче көнне үк шайтанга әйләнә.
– Корбан ашы үткәргәнсең икән...
– Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Дини бәйрәмнәрдә “Казан нуры” мәчетенә барам.
– Күпмегә төште?
– 9 мең. Көн саен догалар укып чыгып китәм. “Әүлия булган бу”, – дип әйтмәсеннәр тагын. “Безнең мирас” журналында матбугат ифтары уздырдым.
Ләбиб Леронга бер сорау бирергә онытканмын бит, җавабын икенче юлы бирерсең, ярыймы: “Авыру бала тугач, күп ирләр гаиләсен ташлап кача, ә син?..”
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,17 октябрь 2019 № 41
“Синең турында “ике әтисе, ике әнисе бар” диләр...”
8 Октябрь 2020 1049

Рубрика: ӘҢГӘМӘ
Автор: ГАБДЕРӘХИМ