Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сине сагындым, балам!

15 Июнь 2020 1614
Эшләре алга бармаганга эче поша Фәнил Әхмәтовичның. Айдан артык бер генә планлаштырган эше дә тормышка ашмый. Бүгенге көне генә дә күңелгә әллә нинди уйлар китерерлек. Әллә... күз тидерделәр, әллә боздылар? “Кит әле, ир башың белән хатын-кыз кебек әллә ниләр уйлыйсың!”–дип битәрләп алды ул үзен. Уйларлык та бит...

Иртәдән “поставщик”ларның сүз­лә­рендә тормавы ачыкланды. Аларга ачуы басыла төшкән иде, ярты офисның буш булуына кәефе кырылды. Биш хезмәткәрне грипп бәреп екканы мәгълүм булды. Кемгә, нәрсә дияргә? Гриппка ачуың килеп, шартласаң да файда юк. “Слабаклар! Эпидемия башланды гына, ә алар юрган астына чумганнар”,–дип үртәлде ул, үзенең хаксыз икәнлеген аңласа да. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, кабинетына кереп барганда, каршына ике метрлы фикус гөле килеп төште. Бусы янган утка керосин сипкән кебек булып, офиста мәхшәр купты. Температура белән эшкә килгәннәр “юрган астындагылардан” чын-чынлап көнләштеләр. Давыл ярты көн дәвам итте. Берничә кешене “төрлечә бүләкләгәч” кенә, сәгать икеләр тирәсендә тынычланды хуҗа кеше. “Поставщик”лар телефоннан шалтыратып гафу үтенгәч, “юрган астындагыларның” дөрестән дә авырып ятуларын белгәч, фикус гөлен яңадан утыртып куйгач...

Хуҗа кеше, сәркатип кайнар кофе кертеп биргәч, кабинетына кереп бикләнде. Тынычланырга кирәк иде аңа. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Ә нәрсә? Нигә җаны тыныч түгел соң? Әллә гаиләсендә аннан берәр нәрсәне яшереп йөриләрме? Юк инде, әле иртә белән генә өеннән килде бит.
Кинәт аның күзенә бер картина чагылды. “Зәринә, кер әле!”–дип кычкырды ул, үз тавышыннан үзе сискәнеп. Күзләре зур ачылган кызның “коты очканы” күренеп тора иде. “Бу картина каян килде монда?” Кыз, ниһаять, сулыш алды һәм илтифатсыз гына: “Ә-ә, аны әйтәсез икән, иртә белән бер абый кертеп куйган иде, авылыгыздан күчтәнәч диде бугай”,–дип елмаеп куйды һәм, хуҗасының каралып киткән йөзеп күреп, тиз генә чыгып китү ягын карады.

Сәркатип чыгып киткәч, офис хуҗасы башын тотып байтак хәрәкәтсез утырды. Картина... Юк, бу–картина түгел, бу–авылдан хат иде. Әнисеннән, бала чагыннан, бергә көтү көтеп, атка атланып чабып йөргән яланаяклы яшьтиләреннән сәлам хаты иде. Ул хәтта бу картинаны кем ясаганын да чамалый, “юеш борын” Галим эше бу. “Әнине ялгыз калдырмыйм”,–дип, нинди талантын әрәм итеп авылда калды, гомере буе фермада тирес түкте, авылның ялгыз карчыклары аны үзләренең уллары итеп саныйлар иде. Нинди кара эшләре бар, бөтенесен аңа куштылар, ә ул карусыз булды, ни кушсалар, шуны эшләде. Эшләгәне өчен бер тиен акча алмады. Ә шулай да рәсем ясауны онытмаган икән әле. Рәхмәт, яшьти, күздән яшьләрне чыгардың! Картина почмагындагы кулларын маңгаена куеп юлга карап торучы карчыкны да “таныды” офис хуҗасы. Бу–Фәнил Әхмәтовичның әнисе иде! Шушы минуттан миллионлаган байлыгы булган офис хуҗасы “юкка чыкты”. Фәнил бала чагына, туган авылына кайтып китте, су буйларына “төште”, учак тирәсендә бәрәңге пешкәнен көтеп утырган яшьтиләрен “күреп”, шулар янына “китте”. Ах, шайтан алгыры! Менә ни өчен аның эшләре артка тәгәри башлаган! Ничә ел икән инде авылына кайтмаганына? Әнисенә дә күптән шалтыратканы юк. Хатыны сөйләшеп торгач, җитәр дип уйлаган иде, җитми икән бит, җитми! Әнисенең кытыршы куллары белән башыннан сыйпавы, йомшак тавышы белән дога укып, аркасыннан сыпыруы җитми икән бит! Күр әле син әнисенең тапкырлыгын! Телефоны бар бит аның, әмма ул шалтыратасы итмәгән, хат та язып салмаган, Галимнән рәсем ясатып алган да, рамга тыгып, улына җибәргән. Янәсе, “Оныттың, улым! Әниеңне, туган нигезеңне, авылыңны, сиңа хуш исле икмәк ашаткан басу-кырларыңны оныттың...” Фәнил телефонга үрелгән иде дә, бу уеннан кире кайтты. “Авылга, бернигә карамый әни янына кайтып китәргә кирәк! Менә хәзер үк, бернинди хәбәрсез, әзерлексез!” Сәркатип кызга хатынына шалтыратып хәбәр итәргә кушып, ир озын юлга чыкты. Хәвеф-хәтәр булмаса, юл тыныч булса, бер тәүлектән әнисе янында булачак ул. Юл уңаенда кибеткә кереп тәм-том җыеп чыгарга да онытмады.
Яхшы юл, затлы машина Фәнилне төш вакытына авылына алып кайтып җиткерде. Әнисе өйлә намазында иде. Намазын бүлдергәнне әнисенең яратмавын белгән ир сиздермичә генә өйгә узды, бер читтә тын гына утырып торды. Шунда гына сизде, әнисен бик тә сагынган икән ул! Әнисе белән хәбәрләшер­гә, янына кайтырга вакыт тапмавына әрнеде, ихтыярсыздан күзеннән яше чыкты. Намазлыгына береккән кебек утырган әнисенең: “Йа, Раббым! Балам күңеленә миңа карата миһер-шәфкать салсаң иде, кайтыр юлларын ачсаң иде, бик сагындым баламны!”–дип Аллаһка ялваруын ишеткәч, түзә алмый, янына намазлыкка тезләнеп, әни­сен кочагына алды. Рәхәт иде әнисе белән, бик-бик рәхәт иде! Бар да онытылды, эштәге күңелсезлекләр дә, вак-төяк мәшәкатьләре дә... Моннан соң Фәнилдән: “Иң рәхәт урын кайда?”–дип сорасалар, ул һич шикләнми: “Әниләр кочагында!”–дип җавап бирәчәк.

Бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган ана догасы кирәк булган икән Фәнилгә. Күңел күге аязган, тәненә көч кергән иде. Кайтканын ишетеп килгән Галим белән сөйләшкәннән соң, бөтенләй рухланып китте ул. Дөнья көтеп арган, алҗыган кыяфәттә кайтып кергән ир, яшь чагына кире кайткан кебек булып, яшәреп китте. “Рәхмәт, яшьти! Җанны чистарттың”,–дип, Галимнең җилкәсен какты. Күпмегә җитәр бу рух күтәренкелеге? Монысын белми Фәнил, әмма бер нәрсәне яхшы аңлады ул. Әниләр балаларын көткәндә, балалар дөнья көтмәсен, алар янына юлны онытмасын иде!

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 3 март 2015
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2665
15 Июнь 2020 11:42 1615
ӨСКӘ