Язмалар исемлегенә күчү
Елена маҗаралары
Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек Елена Әкраметдинова – хәтәр кызлар рәтеннән. Мәктәпне ярыйсы гына тәмамлап, Казандагы Икътисад һәм хокук институтына кергән, тормышын әйбәт кенә башлап та җибәргән ул үзе. Әмма, әнисенең әйтүенә караганда, тора-бара тотнаксыз яши башлаган, үзеннән күпкә өлкән юньсез ирләр белән аралашкан. Нәтиҗә буларак, 2010, 2011 елларда кеше талаган һәм мошенниклык өчен ике мәртәбә хөкемгә тартылган. Соңрак, 26 яшьлек Елена исерек килеш кеше үтерүдә гаепләнеп, 6 ел да 9 айга колониягә озатыла. Аннан ике елга иртәрәк азат ителеп төзәтү эшләренә җибәрелә. Ләкин күп тә үтми, яңадан урлап тотыла да, тагын ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. 2018 елда гына туган шәһәре Яшел Үзәнгә кире кайта...
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, 10 нчы саныннан укый алачаксыз.
“Синең белән яшәүдән туйдым, үтерәм мин сине!..”
11 Март 2020 2428

Исерек хатын-кызларның пычаклы
җинаятьләре еш очрый. Алар кулыннан, гадәттә, үзләре кебек үк юлдан
язган, салмыш ирләр зыян күрә.
җинаятьләре еш очрый. Алар кулыннан, гадәттә, үзләре кебек үк юлдан
язган, салмыш ирләр зыян күрә.
Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек Елена Әкраметдинова – хәтәр кызлар рәтеннән. Мәктәпне ярыйсы гына тәмамлап, Казандагы Икътисад һәм хокук институтына кергән, тормышын әйбәт кенә башлап та җибәргән ул үзе. Әмма, әнисенең әйтүенә караганда, тора-бара тотнаксыз яши башлаган, үзеннән күпкә өлкән юньсез ирләр белән аралашкан. Нәтиҗә буларак, 2010, 2011 елларда кеше талаган һәм мошенниклык өчен ике мәртәбә хөкемгә тартылган. Соңрак, 26 яшьлек Елена исерек килеш кеше үтерүдә гаепләнеп, 6 ел да 9 айга колониягә озатыла. Аннан ике елга иртәрәк азат ителеп төзәтү эшләренә җибәрелә. Ләкин күп тә үтми, яңадан урлап тотыла да, тагын ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. 2018 елда гына туган шәһәре Яшел Үзәнгә кире кайта...
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, 10 нчы саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Наил Вахитов