Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сигез бала анасына нигә медаль бирмиләр?

5 Февраль 2019 1074
Теләче районының Үзәк бистәсендә яшәүче сигез бала әнисе Сариева Хәмдия Хәлиулла кызының башында бүген, язучы әйтмешли, утлы кадак кайный. Байтак еллар дәвамында “Ана даны” медален бирүләрен үтенеп, гаризалар язса да, аны күп балалы ана дип танырга теләмиләр. Сәбәбе нидә?
“Үзен текте”

Хәмдия Сариевага бүген 63 яшь. Казан кызы, шунда туган, мәктәпне тәмамлаган, бәхетен сынап караган. Төзүчеләр гаиләсендә өч бала үскән алар.
Хәмдия 8 сыйныфны бетергәч, авиация техникумына укырга керә. Соңрак итек басучы булып эшли, аннары сатучы һөнәрен үзләштерергә керешә. Нәтиҗәдә, бер кибеткә эшкә урнаша.

Кибеттә эшләгән вакытта ул беренче ире Анатолий белән таныша. Ике арада хисләр кабына һәм кыз кияүгә дә чыгып куя. Бу вакытта аңа 18 яшь кенә була әле. Ләкин гаилә бәхетләре озакка бармый, Хәмдия авырлы килеш әти-әниләре фатирына кайтып китә.

– Аерылышуыгызның сәбәбе нидә? – дип сорыйм аннан.

– Эчә иде, беркайчан да кул күтәрмәде, ләкин борчылган, нерваланган вакытларында, энә белән җеп алып, үзен текте, – ди ул минем һушны алып. – Юк, алай тирәнгә керми, тире өстеннән энәне йөртә, тиресен генә тегә иде, – дип тә өсти телсез калуымны абайлап.

– Анатолий психик яктан авыру иде мәллә?

– Түгел иде, андый проблемалары юк иде дип беләм. Ул: “Сиңа булган мәхәббәтемне аңлатырга сүзләр җитми”, – дип әйтә иде. Янәсе, шуңа тегә, – ди Хәмдия апа.

Шулай итеп, сөюен кулына энә-җеп алып аңлата торган Анатолийны әңгәмәдәшем тормышыннан сызып ташлый. Ул да булмый, 1980 елда тупырдап торган малай – Русланны алып кайта ул. Кыскасы, тормыш Анатолийсыз да дәвам итә. Әти-әни исән булсын да, ярдәменнән ташламасын.

Хәлилолла

Хәмдия генә бер урында озак утырып тора, эшли алмый, күрәсең, Руслан тугач, янә яңа эштә – Хәрби госпитальнең хирургия бүлегендә санитарка булып хезмәт куя башлый. Начар эшләми, хәтта ялгыз анага фатир һәм баласына балалар бакчасыннан урын да вәгъдә итәләр. Биредә икенче ире – Хәлилолла белән дә таныша.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1427
ӨСКӘ