Язмалар исемлегенә күчү
29 яшьлек Ю.Липатова тумыштан бәхетсез кешеләр рәтеннән. Документлары буенча Пенза өлкәсенең Мукшы районында туган ул. Әти-әнисен бөтенләй белми. Чаллыдагы үксез сабыйлар йортына ничек эләгүен хәтерләми. Ятимнәр йортыннан соң шул ук каладагы интернат-мәктәптә тәрбияләнә, шунда бер анадан, төрле атадан туган апасы Катя белән таныша, икенче интернатта яшәүче энесе Андрей булуын белә. Канкардәшләр үсеп җиткәч тә очрашып, аралашып яшиләр.
Юлия кечкенәдән психиатрда исәптә тора. Әлеге җитешсезлекләр җиңел дәрәҗәдә дип саналса да, кызыйның үз-үзен тотышы тәртибендә сизелми түгел. 2006 елда, 16 яшендә ул үтерү белән янау дигән явызлыгы өчен суд каршында җавап тота һәм психиатрик дәваханәгә озатыла. Аннан чыккач, тагын да куркынычрак җинаятьләр кыла. 2008, 2009 елларда “разбой” дигән талау гамәлләре өчен ике мәртәбә суд каршына баса.
Әмма әлеге вакыйгалар күркәм кыяфәтле, “справкалы” туташка ир-егетләр белән аралашырга һәм кавышырга комачауламый. 20 яшендә язылышмыйча гына Илмир атлы татар егете белән гаилә кора ул. Уртак кызларына биш һәм җиде яшьләр хәзер. Дүрт ел бергә яшәгән Илмир белән аерылышкач, үз яшендәге Рамил Шамкаевны үзенә карата, 2016 елда уллары туа.
Язманы "Акчарлак" газетасының 25нче октябрь чыгачак 42нче саныннан укыгыз.
Сидоровка бистәсендә канлы фаҗига
23 Октябрь 2018 1512

Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә язылышмыйча гына яшәүче Рамил Шамкаев һәм Юлия Липатоваларның тормышы моңа кадәр дә мактанырлык булмый. Быел май азагында болай да пыскыган учак мәңгегә сүнә. Аны сакларга тиешле хатын-кыз тар-мар итә гаиләне.
Юлия кечкенәдән психиатрда исәптә тора. Әлеге җитешсезлекләр җиңел дәрәҗәдә дип саналса да, кызыйның үз-үзен тотышы тәртибендә сизелми түгел. 2006 елда, 16 яшендә ул үтерү белән янау дигән явызлыгы өчен суд каршында җавап тота һәм психиатрик дәваханәгә озатыла. Аннан чыккач, тагын да куркынычрак җинаятьләр кыла. 2008, 2009 елларда “разбой” дигән талау гамәлләре өчен ике мәртәбә суд каршына баса.
Әмма әлеге вакыйгалар күркәм кыяфәтле, “справкалы” туташка ир-егетләр белән аралашырга һәм кавышырга комачауламый. 20 яшендә язылышмыйча гына Илмир атлы татар егете белән гаилә кора ул. Уртак кызларына биш һәм җиде яшьләр хәзер. Дүрт ел бергә яшәгән Илмир белән аерылышкач, үз яшендәге Рамил Шамкаевны үзенә карата, 2016 елда уллары туа.
Язманы "Акчарлак" газетасының 25нче октябрь чыгачак 42нче саныннан укыгыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Наил Вахитов