Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шулпа кирәк иде

19 Декабрь 2018 2381
Колхозның ачык партия җые­лы­шында ферма мөдире, коммунист Миңнуллинның шәхси эшен тикшерәләр.
Әле күптән түгел генә партия сафларына алынган 30 яшьлек бу ир соңгы вакытта эчкечелек белән мавыга башлаган, нәтиҗәдә фермада хезмәт тәртибе какшаган һәм сөт күпкә кимегән. Өенә, яшь хатыны янына кайтмыйча икенче берәү янында кунгалавы да мәгълүм икән.

Туры килгәндә, җае чыкканда үзе дә зәмзәм суыннан авыз итәргә яратучы колхоз партия оешмасының бюро әгъзасы, зур стажлы коммунист, бригадир Әхмәт абый янып-пешеп, борчак-борчак тир чыгарып утыручы Миңнуллинга мондый сорау бирә:

– Әйт әле, кем, Миңнуллин! Менә син кичә күпме, никадәр аракы эчтең һәм артыннан нинди кабымлык каптың?

– Нәрсәсен яшереп торырга инде аның? Әз-мәз салгалый-салгалый ике шешә аракы эчелгән. Кабымлыкка дүрт-биш карамель конфет бар иде, – ди Миңнуллин.

– Әй, туган, әй, брат! – ди Әхмәт абый. – Черкинең дә башында мие бар бит! Ә менә синдә юк, ахрысы. Кем карамель конфет белән аракы эчә инде? Шулпа кирәк иде бит сиңа, шулпа!

“Бик дөрес сөйлисең, һай, акыллы киңәшләр бирә беләсең дә инде, Әхмәт абый”, – дип, берничә коммунист бригадирга теләктәшлек белдерә. “Шулпа кирәк иде аңа, шулпа”!

Мансур Вәлиев.
Питрәч, Шәле.


"Акчарлак" газетасының 2018 елгы февраль санында чыккан язма.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ