Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шул чагында мин булмам...

10 Сентябрь 2019 133
Хикәя "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынган. (Чынбарлыктагы хәлгә нигезләнеп язылды)
Зөлфиянең бүген иң бәхетле көне. Аның Илнуры кайта! Их, тизрәк үтсен иде инде санаулы минутлар. Иң матур күлмәген киеп көзге алдына килеп баскан кызны апасының тавышы сискәндереп җибәрде:

– ”Пыринц" кайта дип сөенәсеңме? Сикер, әйдә, бие, сикерәсе көннәрең алда әле.

– Апа, ни сөйлисең? Күралмадың инде Илнурны. Бер гаеп өчен гомер буе газапларга дигәнмени, кешене аңларга тырышырга кирәк.

– Аңларсың әле, аңларсың, кызый. "Апа дөрес әйткән ", – дип еларсың, тик соң булыр.

Апасы Гамилә чыгып киткәч, Зөлфия үзенә урын таба алмады. Болай да күңелен кимергән "шик корты" үрсәләнә иде, хәзер апасы янган учакка керосин сипте. Ә бит Илнур аны ярата, ярата! Я-ра-та!..

...Зөлфия белән Илнур "Ян син, йөрәк!" фестивалендә очраштылар. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, кыю һәм лидер яшьләр өчен оештырылган бу фестивальдә Зөлфия бик матур җырын башкарды. Искиткеч моңлы тавышлы кызның җыры берәүне дә битараф калдырмады. Тын да алмый тыңлаганнан соң, кызны алкышларга күмделәр. Кабат чакырсалар да, Зөлфия чыгып җырлый алмады. Күңеле тулган иде аның. Сәхнә артында туктый алмый елаган кызны ничек тынычландырырга белмәделәр. Кайсыдыр такси чакыртты, кызны өенә озатып куйдылар.

Икенче көнне ишектән чыгучы кызны бер кочак чәчәк күтәргән егет каршылады. Үз гомерендә бер егет белән дә очрашмаган кыз өчен хыялында йөрткән "принц" иде ул егет. Зөлфия бер күрүдә гашыйк булды. Ә Илнур төне буе йокламыйча аны уйлап чыгуын да әйткәч, бәхетеннән түбәсе күккә тиде кызның. Шул көннән башлап Зөлфиянең көннәре шатлыкка күмелде. Кич Илнурны уйлап йок­ларга ятты, иртәләрен "аның белән" уянды. Илнур да кызга гашыйк булуын яшермәде. Килгән саен кочак-кочак чәчәк ташыды, "смс"лар язды, бүләкне дә кызганмады. Апасы гына Зөлфиянең кәефен төшергәли иде. "Сеңлем, карале, бу Илнур миңа бер дә ошамый, күзләре сәер аның", – дип кабатлады. Тик, гашыйклар кеше сүзенә колак саламыни?

Зөлфия дә апасының бу сүзләрен чынга алмады. Көннәр, айлар, еллар үтә торды. Зөлфия дә укуын тәмамлап, эшкә урнашты. Эшендә тиз арада хөрмәт яулады кыз. Хезмәттәшләре аның үзенә, җырлавына мөкиббән иделәр. Кыз үзен чиксез бәхетле тойды.

Тик, көннәрдән бер көнне коточкыч хәбәр аны аяктан екты: "Илнур кеше таптатып үтергән, өстәвенә, авария булган урыннан качып киткән!" Зөлфиянең бу хәбәргә ышанасы килмәде. Күпме шалтыратса да, Илнурның телефоны "недоступен" иде. Кич белән эштән кайтып барганда, агачлар артыннан килеп чыккан Илнурны күреп, Зөлфия сөенеченнән елап җибәрде. Егет бик каушаган иде. Сүзләре буталчык, аңлаешсыз булганга, кыз аны тиз генә аңлый да алмады. Ә Илнур "руль артында мин идем" дип әйтергә кушкач, берсүзсез ризалашты ул. Сөйгәнен коткару өчен утка керергә дә әзер булган кызга бу сүзләрне әйтү берни түгел! Илнурын гына рәшәткә артына тыкмасыннар да, икесен аермасыннар гына!.

Зөлфия бөтен гаепне үз өстенә алды, Илнурны хөкем залында ук аклап, чыгарып җибәрделәр. Куллары богауланган кызның гаепсез булуына инанган мәрхүмнең хатыны, гаҗизләнеп: "Балакаем, нишләдең? Нишләп үз өстеңә гөнаһ аласың?!" – дип кычкырып җибәрде.

Якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, мәрхүмнең туганнары Зөлфияне аклау өчен барысын да эшләде. Иреккә чыккан кызны да барысы бергә каршыладылар. Әмма алар арасында Илнур гына күренмәде. Егет район үзәгеннән чыгып качкан һәм аның кайда икәнлеген дә белүче юк иде.

Ике ай тирәсе вакыт узгач, Илнурдан хәбәр килеп иреште: "Әлегә берни әйтә алмыйм, тик, шуны бел: мин сине яратам". Илнурның хыянәтен дә онытты кыз, бәхетеннән кабат балкый башлады. Шул хәбәрдән соң егеттән бер кәлимә сүз ишетелмәсә дә, аны өзелеп көтте. Илнурның әнисе шалтыратып, улының кайтасы хәбәрен җиткергәч, бөтенләй очынды. Менә, көтеп алган бәхете кайта бит, кайта!
Өйләнеп, бала белән кайтып төшкән Илнурны күреп, Зөлфия тораташ катып калды. Аның Илнуры өйләнгән, әле кайчан гына Зөлфияне яраткан кеше икенче бер хатынга өйләнгән?! Ничек инде? Ә Зөлфия?.. Ул бит аның өчен төрмәдә утырырга да риза булган иде! Хәлсезләнгән кызны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә, тәрәз аша карап калган Илнур күренде. Аның куллары калтырый иде.

...Бер тиенсез районнан чыгып качкан егетне Зина исемле хатын йортка кертте, эшкә урнаштырды. Аның ике айлык баласына "әти" кирәк иде. Хөкемнән, төрмәдән курыккан Илнур, мәхәббәтенә хыянәт итеп, намусын сатты. Чибәр егет вак җанлы булып чыкты, үз язмышы өчен кыз баланы утка ташлады. Шуңа күрә үзенең коткаручысына берсүзсез буйсынды. Аның башка чарасы да юк иде.

...Зөлфия савыгып хастаханәдән чыкканда, Илнурлар кабат район үзәгеннән чыгып киткәннәр иде. Апасы сеңлесе өчен борчылып, эшеннән кайтты да, аның белән булырга тырышты. "Елама, сеңлем, синең күз яшьләреңә тормый ул, үзеңне бетермә", – дип юатты. Тик, Зөлфиянең хәле бер дә яхшырмады, көннән-көн начарлана барды. Балачактан авыртып интектергән йөрәге, бик зур стресс кичергәнлектән, чыгымлый башлады. Зөлфия ни җырлый, ни йөгереп йөри алмый башлады. Эштән китәргә, өйдә генә утырырга туры килде. Шулай бер-ике ел азаплангач, 27 яшьлек гүзәл зат мәңгелеккә күзен йомды.

Зөлфиянең соңгы көннәре хакында ишеткән Илнур, инде ничә тапкыр ул яшәгән йорт янына килсә дә, керергә кыймыйча, кире китә иде. Беркөнне аны Зөлфиянең апасы күреп алды. "Нәрсә, "пыринц", килдеңме? Син минем өчен иң актык адәми зат булсаң да, Зөлфиягә биргән антымны боза алмыйм, көтеп тор, хәзер", – дип өйгә кереп китте.

Зөлфиянең хатын укыр өчен иң аулак урын эзләптапты ул. Җимерек йорт эченә абына-сөртенә кереп, ашыгып-йотлыгып укый башлады.
Күзләре әлҗе-мөлҗе килде, теле аңкавына ябышты. Теләсә нинди сүзне укырга әзер иде егет Менә ул энҗе кебек хәрефләр....

"Илнур!
Менә син минем хатымны укып утырасың. Димәк, син дә мине яратасың, тик синең яратуың икенче төрлерәк. Ә минеке икебезгә дә җитәрлек булган икән. Минем үлемемдә үзеңне гаепләмә, барысы да Ходай кулында.

Үткәннәргә ничек үкенсәң дә,
Төзәтелмәс була яралар.
Гөнаһ булып өскә өелә дә,
Синең белән бергә баралар.

Бик теләрсең гафу үтенергә,
Ярдәм итче, диеп, йа Аллам!
Гөнаһларың синең киметергә
Яннарыңда инде мин булмам.

Мәңге сине яратып, Зөлфия”.

Хат, андагы сүзләр – боларның һәммәсе дә Илнурның кулын пешерде, җанын көйдерде. Ул шулкадәр тетрәнгән иде, хәтта дөньядан аерылган кебек булды. Җимерек йортның эченә качып үксеп елаган ирне башкалар да күрмәде.

"Йорт эчендә берәр кеше юкмы икән?" – дип үрелеп кенә карадылар да, кычкырган тавышка җавап бирүче булмагач, стеналарны җимерә башладылар. Бөтен дөнья тузан, пыяла ватыкларына күмелде. Соң минутта урыныннан торырга омтылган Илнур өстенә стена ишелде...
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 949
ӨСКӘ