Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ШТЕРӘДӘ ТЕРЕ МӘЕТ

21 Март 2013 1162
Редакциябезгә Арча районы Штерә авылыннан Мөршидә ханым шалтыратып, каравыл өендә яшәүче Иван Калинкин исемле кешенең язмышы өчен борчылуын белдерде: “Берүзе, караучысыз ята. Авыл халкы гына үткәндә-сүткәндә ашарына кертеп чыккалый. Аяклары бүрәнә кадәр булып шешкән, йөри дә алмый. Кайтып күреп китегез әле үзен”, – диде. Озак көттермәдек, юлга чыктык.
“Аллаһы Тәгалә мине алмый”

Без Штерәгә килеп кергәндә иртәнге сигез дә тулмаган иде әле. Игътибарны авыл йортларыннан да биегрәк булып күккә ашкан мәчет манарасы җәлеп итте. Әллә шуңа да, беренче карашка ук матур, нурлы булып тоелды безгә бу авыл. Халкы да ачык йөзле, ярдәмчел, ягымлы икән. Каршыбызга очраган бер абзыйга иртәнге 30 градуслы салкында ни йомыш белән йөрүебезне әйткәч, ул тиз генә яныбыздан узып баручы бер машинаны туктатты да, безне каравыл өенә илтеп куярга кушты.

Сукмак салынмаган юлдан, карлар ерып Иван дәдәйнең йортына үттек. Ишектән килеп керүгә борынга коточкыч сасы ис килеп бәрелде. Без килеп кергәч тә, юрганына төренеп ятучы Иван Калинкин башын күтәреп карарга бик ашыкмады, ыңгырашу авазы гына чыгарып куйды. Катырак итеп дәшкәч кенә, күзе белән борынын күрү бәхетенә ирештек. Авызыннан чыккан беренче сүзе: “Я мертвый труп” булды аның. Ул яткан карават янына барыйкмы-юкмы дип берничә секунд икеләнеп торганнан соң, эчтән генә “Биссмилла”ларыбызны укып түргә үттек. Башка чарабыз да юк иде, тавышы бик тонык чыга, әйткән сүзләрен дә ачык кына ишетеп булмый. Газетадан килүебезне белгәч, артык исе китми генә, биргән соравыбызга җавабын бирә барды.
Штерә авылына ничек килеп чыгуы турында сорагач, “Язмыш...” – дип башлады сүзен. Урал, Чиләбе якларында язмыш белән куышлы уйнап йөрүе, соңыннан кеше үтереп төрмәгә эләгүе, суд процесслары, нинди маддәләр буенча рәшәткә артына утыруы турында сөйләде. Гомеренең 20 елдан артыгы төрмәдә узган аның.

– Хатыныгыз, балаларыгыз бармы соң? – дип сорыйбыз.

– Хатын белән аерылыштык. Миннән соң кияүгә чыкты. Ул ирдән балалары, оныклары үсә инде хәзер. Аның белән уртак бала – улыбыз бар.

– Ул кайда хәзер?

– Алма агачыннан ерак төшми, дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр... Төрмә юлларын таптый...

– Туганнарыгыз бардыр бит?

– Бар. Яшь вакытта алар миңа кирәк булмады. Хәзер мин аларга...

– Аягыгыз белән ни булды соң?

– Сызлавык чыккан. Бер атна Арча хастаханәсендә ятып чыктым. Файдасын күрмәдем. Аннан РКБга җибәрделәр. Кемнең акчасы бар, шуны гына карыйлар бит хәзер. 3 мең ярым пенсия белән мин кемгә кирәк? РКБда рентген ясадылар. Шунда үпкәмнең ике ягында да кара тап булуы ачыкланды.
Бүгенге көндә Иван Калинкин Ходайдан тизрәк үзен теге дөньяга алуын сорап ята. Аллаһы Тәгаләгә дә ышана икән үзе. Хәтта берничә тапкыр ул Аның белән күзгә-күз дә очрашкан(!)

– Шул вакытта ук “алып кит мине!”, дидем. “Син монда кирәк”, ди. “Үләсең икән, бу авылны җир белән тигезлим”, диде дә, китеп барды. Бу турыда кешеләргә дә сөйләдем, ышанмыйлар, – диде ул үз сүзләренә бик нык ышанган кыяфәттә.
Иван Калинкинның алачыгы (бу куышны өй дип әйтергә тел әйләнми) кечкенә генә бер кибетне хәтерләтә. Анда да, монда да кибет ризыгыннан бушаган савытлар. Тиз пешерелә торган токмач, куертылган сөт, консерв банкалары...

Иван дәдәй сүзләрен өзеп-өзеп кенә сөйли, ә без өйне күзәтүебезне дәвам итәбез. Танышыбыз ябынып яткан юрган белән баш астындагы мендәренең күпме вакыт су күрми яшәве турында фаразлау кыен, җир төсенә керә башлаган инде алар.

– Сезгә монда салкындыр инде? Без­нең итек кигән аякларыбызга кадәр катты...

– Нишләргә соң? Башка барыр җирем юк.

– Бу шартларда ничек юынасыз?

– Юынганым юк. Соңгы тапкыр ике ай элек мунчада булган идем.

– Авылдашларыгыз белән аралашасызмы?

– Монда гына аунап ятам. Яныма бик сирәк киләләр.

Танышыбызның шул сүзләрен кире кагарга теләгәндәй, тышта эт өргән, аңа ияреп аяк астында кар шыгырдаган тавыш ишетелде. Бер ягы салынып төшкән ишекне күңелсез шыгырдатып, нурсыз, салкын өйгә суык ияртеп бер абзый килеп керде. Безне күреп, гаҗәпләнүен яшермәде ул.

Иван Калинкинның үз авызыннан ишетмәгән яңалыкларын да әлеге Айрат абый Шәйхулов җиткерде безгә. Тартмалы кәнфит зурлыгындагы тимернең иске кәстрүл өстендә торуын абайлап алган идек. Бу – мич вазыйфасын үти икән. Иван дәдәй шул мич “җылысына” җылынып, әҗәлен көтеп ята да инде.

– Амбарда, фермада да эшләде ул, соңгы елларда каравылда торды. Яшьлек хатасы булгандыр инде, төрмәдә утырган. Аннары безнең авылда төпләнеп калды.
“Йә үтерә торган укол кадасыннар, йә...”

Адәм баласы беркайчан да үз гаебен танымый бит ул. Иван Калинкинның да тирә-юньдәгеләргә үпкәсе зур. Бигрәк тә “ялкау” шәфкать туташыннан зарланып алды ул. Без чыгып китәргә җыенганда да, аңа үз гозерен җиткерергә кушты: “Йә үтерә торган укол кадасын, йә хастаханәгә салсыннар мине...”

Бәхетебезгә, 30 градуслы салкында Штерә урамында мәрхәмәтле кешеләр генә очрап торды. Җылы “правление” бүлмәсендәге әңгәмәбезгә дә теләп кушылдылар.
Калинкинның алдый торган гадәте дә бар икән. Безгә бер генә тапкыр кеше үтердем дисә дә, авылдашлары аның бу гөнаһлы юлга ике-өч тапкыр басуын әйтеп уздылар. Шулай да, бу авылга килеп урнашкач, ул тәртип бозып, кеше куркытып йөрмәгән. Әмма соңгы араларда гына: “Берәрсен үтереп, төрмәгә керсәм, өс-башым бөтен, тамагым тук булыр иде”, – дип кабатларга яраткан.

Шәфкать туташы булып эшләүче Гөлсем апа Галиәхмәтова да сөйләшүгә кушылды:
– Мин аны хаста­ханәгә салдым инде, – диде ул. – Анысы да көч-хәл белән, сөйләшеп кенә. Чөнки аның пропискасы да монда түгел. Бернинди дә файдасы булмады дип, рәхмәт тә әйтмәде миңа ул вакытта. Аңа бит социаль хезмәткәр беркетелергә тиеш.
Әмма Казанга терәлеп үк диярлек торган Штерәдә урын өстендә ятучы авыруны карарга түгел, хәтта сыер саварга да кеше юк икән.

“Андый кеше бездә юк”

Иван дәдәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллинаның да үзәгенә үткән:

– Арча районының социаль яклау идарәсе белән берлектә әлеге проблема белән көздән бирле шөгыльләнәбез, – диде ул. – Кышкы суыкларга калдырырга теләмәгән идек тә, документлары белән кыенлыклар килеп чыкты. 20 ел төрмәдә утырып чыккан кешегә гади генә картлар йорты да ярамый бит әле. Махсус стационарга урнаштыру таләп ителә.

Иван Калинкин безнең район кешесе булып саналмый, пропискасы буенча ул Питрәч җирлегенә карый. Шуңа да картлар йортына урнаштыру эшен иң элек әлеге район белән элемтәгә керүдән башладык. Тик безгә алардан “андый кеше бездә юк” дигән җавап килде. Аннан соң, аның паспортына “өйләнгән” дип мөһер сугылган. Ә бу инде аның караучысы бар дигән сүз. Үзе әйтүенчә, алар Лаеш районы ЗАГСында язылышкан, хатынының вафат булуы да мөмкин икән. Безгә хәзер аның хатыны белән аерылышуы яки аның үлүе турында белешмә кирәк. Кызганыч, Лаештан да “бездә мондый парлар язылышмаган” дигән җавап килде. Казан ЗАГСы буенча да эзләттек. Анда да әлеге парларны тапмадылар. Шушы каршылыклы баскычларны үтмичә, Иван Калинкинны беркая да урнаштыру мөмкин эш түгел”, – диде әлеге хәлләрдән аптыраган Гөлнара ханым. Шунда ук: “Ә хастаханәгә бару проблемасын хәл итәчәкбез, анысы төп яшәү урыны табу янында вак мәсьәлә”, – диде ул сүзен йомгаклап.

Ни чәчсәң, шуны урырсың...

Иван Калинкинның язмышы белән танышып кайткач, дәү әниләребездән ишетеп үскән әйтем-мәкальләр күңелдә яңарды: “Әз хаста, хәерле үлем”, “Ни чәчсәң, шуны урырсың...” Сау-сәламәт булып, кеше гомерен өзеп йөргәндә, бер дә картлыгын уйламаган шул ул. Әнә шуңа җавап итеп, Аллаһы Тәгалә җирдәге әлеге гөнаһлы бәндәсенең үлем сәгатьләрен һаман чигерә, суза, ә газаплы минутларын озайта бара сыман...

Р.S. Газетабыз басмага әзерләнеп ят­канда, тагын бер кат Иван Калин­кинның язмышы белән кызыксынып, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһи­дуллина белән элемтәгә кердек.

– Бүгенге көндә ике зур мәсьәләне чишү белән шөгыльләнәбез, – диде ул безгә. – Беренчедән, Иван Калинкинның хастаханәгә юлламасын яңадан яңартып, аны чиратка бастырдык. Алла боерса, 7-8 көн­нән соң, атна-ун көн хастаханәдә даваланып чыгачак ул. Икенче эш итеп, шушы көннәрдә социаль яклау идарәсе башлыгы Гарифҗанов Рамил Илгиз улы белән район прокуратурасына, Калинкинны махсус картлар йортына урнаштыру эше буенча киңәшләшергә керергә җыенабыз. Бәлки шулар аша аңа ярдәм итеп булыр.

Чулпан ШАКИРОВА, Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ