Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшь булып калыр өчен яшел чәй эчәргә кирәк

28 Май 2019 709
Кабак төше югары кан басымыннан коткара
1. Майсыз эремчек йөрә­кне ныгыта, кан тамырларын киңәйтә, кальций, калий, магний чыганагы булып тора. Көнгә 100 гр эремчек ашарга кирәк.

2. Кызыл болгар борычына С витаминының рекордлы күләме тупланган. Гипертоникларга аннан баш тартырга ярамый. Көн­гә ике борыч аша­ган кеше организмның С витаминына бул­ган ихтыяҗын ка­нә­гатьләндерә.

3. Сөләйман балыгы – Омега-3 май кислотасы чыганагы. Аны ат­насына өч мәртәбә 100-150 гр ашарга тырышырга кирәк.

4. Солы боткасы – гипертоник­ларның иртәнге ашы бу­лырга тиеш.

5. Кабак орлыгы цинкка булган ихтыяҗны канә­гатьләндерә һәм инфаркттан саклый. Көненә 20 гр кабак орлыгы ашаган кеше дә гомерен озайта.

6. Какао кан тамыр­ла­рының халәтен яхшырта. Атнасына 1-2 чынаяк какао эчеп куярга кирәк.

7. Майсыз сөт составында калий, кальций, магний һәм витаминнар бар. Ул гипертоникларның хә­лен яхшырта. Көнгә 3 стакан сөт эчәргә мөмкин.

8. Ачы кара шоколад йөрәк мускулын ныгыта, антиоксидантларга бай булу сәбәпле, кан басымын 5-10 мм га төшерә. Аны күп күләмдә ашарга ярамый.

9. Миндаль холестеринны киметә. Бу чикләвектә кан басымын төше­рергә ярдәм итә торган барлык матдә дә бар.

10. Даими кулланганда яшел чәй холестерин бөкеләрен “эретә”, организмны картайтмый.


* * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 апрель 2016 №15
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ