Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шлаклардан, организамдагы артык судан ничек котылырга?

20 Август 2019 636
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 9 август 2012 ел 32 нче сан.
Кесәл беренче чиратта ашказанына файдалы.

Ул лайлалы тышчаны ялкынсындырмый, киресенчә җәрәхәтле урыннарның төзәлүенә ярдәм итә, авыртуны баса.

Икенчедән, кесәл җиңел эшкәрте­лә, кандагы холестерин күләмен төшерә, организмнан артык суны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта.

Ул кремнийга бай, чәч коелудан саклый.

Иң файдалы кесәлләрнең берсе – солыдан ясалганы.

Аны әзерләү өчен, 100 г солы кисәкләре (хлопья), 2 стакан сөт, 1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы һәм 2 аш кашыгы шикәр кирәк.

Солыны сөткә салып бүрттерәләр һәм иләк аша уздыралар.

Шикәр, тоз өстәгәч, утка куеп кайнатып чыгаралар. Болгата-болгата салкын суда җебетелгән крахмал өстиләр һәм уттан алалар.

Солыдан ясалган бу кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1155
ӨСКӘ