Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шикәр диабетыннан саклану җиңел

22 Апрель 2019 645
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Моның өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү җитә.

Шикәрне киметү: 

Аны бал яки кипкән җиләк-җимешкә алыштырыгыз, шулай әкренләп составында табигый шикәр булган ризыкларга күчегез. Җиңел үзләштерелә торган углеводны озак эшкәртелә торганга үзгәртегез. Алар кузаклылар, яшелчә, җиләк-җимеш, каты сортлы макаронда бар.

Еш һәм әз-әзләп туклану: Бу көнгә 5-6 мәртәбә ашарга дигән сүз. Иртәнге ашны бервакытта да калдырмагыз. Озак ашамый йөргәндә кандагы шикәр күләме кими һәм кеше комсызланып ашый башлый.

Рационда аксымга бай ризыклар күләмен арттырыгыз: ит, кош ите, балык, эремчек, кузаклылар, чикләвек ашарга киңәш ителә. Яшелчәләрнең витаминнар һәм клетчаткага бай икәнен онытмагыз.

Стресслардан саклану: Алар зыянлы ризык ашыйсы килү теләген көчәйтә. Үзегезне җиңә алмасагыз, психологка мөрәҗәгать итегез, спорт белән шөгыльләнегез, яраткан шөгыль табыгыз.

Терапевт белән киңәшләшкәннән соң биологик актив өстәмәләр, витамин­нар комплексы кабул итәргә мөмкин. В төр­кеменә кергән витаминнар нерв системасына стресска каршы торырга ярдәм итә. Хром баллы тәм-томга тартылу теләген киметә, L-глютамин зарарлы ризыкка бәйлелектән арынырга булыша. Табигый хром сыер бавыры, арпа ярмасы (перловка), креветка, балык, үрдәк итендә бар. Глютамин сыер, бәрән, кош итендә, каты сыр, эремчек, соя, тавык йомыркасы, борчакта очрый.

Организмны чистарту: Атнага бер мәртәбә бушану көне уздыру әйбәт. Токсиннар кимегәч, баллы ризык ашыйсы килү дә басыла.

Күбрәк хәрәкәтләнү: Хәрәкәтләнү эндорфиннар һәм серотониннар күләмен тиешле микъдарда тотарга ярдәм итә.

Иртәрәк йоклау: Төн уртасы якынлашканда аппетит уяна. Шуңа да иртәрәк йокларга киңәш ителә.

Су эчү: Көнгә 2 литр чамасы сыеклык эчү бөтен организм өчен файдалы һәм шулай ук ашыйсы килүне баса.



ТЕСТ:   Сезгә шикәр диабеты яныймы?! 

1. Кайчан да булса (йөклелек чорында, диспансеризация узганда, башка төрле сырхаулар белән авырганда) каныгыздагы шикәрнең артканы бармы?

а) Юк – 0 балл.
б) Әйе – 5 балл.


2. Гипертониядән дару эчтегезме?

a) Юк – 0 балл.
б) Әйе – 2 балл.


3. Сезгә ничә яшь?

a) 45 тулмаган әле – 0 балл.
б) 45-54 арасында – 2 балл.
в) 55-64 арасында – 3 балл.
г)  65тән артык – 4 балл.


4. Физкультура белән даими шөгыль­ләнәсезме?

a) Әйе – 0 балл.
б) Юк – 2 балл.


5. Җиләк-җимеш, яшелчә ашыйсызмы?

a) Көн саен – 0 балл.
б) Кайчак – 1 балл.


6. Гәүдә авырлыгының индексын санап чыгарыгыз. Аның өчен авырлыкны (кг) буй озынлыгының квадратына бүлергә кирәк. Мисал өчен: 60 кг/1,65х1,65 м.

а) 25тән кимрәк – 0 балл.
б) 25-30 – 1 балл.
в) 30дан артык – 3 балл.


7. Билегезне үлчәгез:

а) Ирләр өчен – 94, ә хатын-кызларга 80 см га кадәр – 0 балл.
б) Ирләр өчен – 94-102, хатын-кызларга – 80-88 см – 3 балл.
в) Ирләр өчен 102 см дан артык, хатын-кызларга 88 см дан күбрәк – 4 балл.


8. Туганнарыгыз арасында беренче яки икенче типтагы диабет белән авыручылар бармы?

a) Юк – 0 балл.
б) Әйе – 2 балл.
в) Әти-әниегез, бертуганнарыгыз диабеттан интегә – 5 балл.


Нәтиҗә:

12 баллга кадәр. Шикәр диабеты барлыкка килү куркынычы бик түбән. Алга таба да сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

12-14 балл. Авыруның билгеләре чалына, шуңа да кандагы шикәр күлә­мен тикшертергә, терапевт белән киңәшергә кирәк. Яшәү рәвешегезне әкренләп үзгәртегез.

15-20 балл. Авыру яный! Кичекмәстән тикшеренү узыгыз. Сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барыгыз.

20 баллдан югары. Тест сездә шикәр диабеты башлану ихтималын күрсәтә. Озакка сузмыйча табибка барыгыз.

* * *

"Ашыгыч ярдәм" газетасының 2017 нче елгы архив саннарыннан алынды.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ