Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шеланга мәктәбендә нәрсә булган яки ник чебеннән фил ясыйлар?

21 Май 2019 1476
Югары Ослан районының Яңа Юл авылында яшәүче Лилия Закирова һәм Әхтәм Галиевлар чарасызлыктан тәмам зар-интизар булгач, безне чакырдылар. “Шеланга мәктәбенең дүртенче сыйныфында укучы кызыбыз Зәринәне классташы Софиягә (исеме үзгәртелде) һөҗүм итүдә гаепләп, учетка куймакчы булалар. Безне тыңлаучы да юк. София сөйләгәннәр буенча гына тикшерү башладылар. Дөреслек кайда?” – дип хәбәр бирде алар.
Нәрсә булган?

Зәринәнең әти-әнисе әйтүенчә, моңа кадәр ике кыз арасында әллә ни зур проблемалар килеп чыкмаган. Соңгысын исәпкә алмаганда, әлбәттә.

– София – лидер! Бер кешене тың­ламый, барысы да аныңча булырга тиеш, – диләр Әхтәм белән Лилия. – Зә­ринә килгәнче шулай булган да ул. Узган ел бик каты тавыш чыкты. Зәринә узып барганда Софиянең итәге күтәрелеп киткән. “Бәлки кулым, бәлки җилем тиеп киткәндер”, – диде кызыбыз. София өйгә кайткач: “Зәри­нә махсус күтәрде”, – дигән. Софияне әнисе мәктәпкә җи­бәрмәде. Зәринәгә аларның өенә барып, гафу үтенергә кушканнар. Кызыбыз бармыйм диде, Лилия барды. Артык зурга җибәрмәделәр, мәктәп эчендә генә калды. Бүтән бер күңелсезлек тә булмады...

Әхтәм участок полициясе Дергуновны да, аның хатыны Еленаны да белми. Закон сакчысын хәтта бер тапкыр да күргәне юк икән. Ә Лилия икесен дә белә.

– Елена белән мәктәптә балаларның әниләре буларак кына очраштык, ә Дергунов белән җирле үзидарәдә эшләгәндә эш буенча аралаша идек, – диде ул.

Кыскасы, алар минем: “Софиянең әти-әнисен яхшы беләсезме?” – дигән соравыма менә шулай җавап бирделәр.

2019 елның 16 апреле. Кызлар, гадәт­тәгечә, парта артына кереп утыра. Шуны да әйтергә кирәк: спортзал мәктәптән читтәрәк урнашкан. Аңлавымча, хәл менә шул читтә торган бинада була. Хәл дисәң, хәтерең калыр инде...


* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 20 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ