Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шайтан каргышы (хикәя)

20 Апрель 2020 1942
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 9 сентябрь 2015
Менә өч көн инде өзлексез яңгыр ява. Тышкы яктан эчкә үтәргә теләгән кебек дулый-дулый яуган яңгырга карап Фаил көлемсерәп куйды. “Әй яңгыр! Күпме генә тырышсаң да эчкә үтә алмыйсың инде. Күрәсең бит, тышкы яктан тәрәз пыялаларын ничек ялтыраттың, әмма эчкә узарга көчең җитми. Монда инде кемнеңдер чиста-коры чүпрәк тотып сиңа ярдәмгә килүе кирәк”. Шулай диде дә, үз уйларыннан үзе сәерсенеп, туктап калды. Карале син, әллә нинди фәлсәфәле уйлар килә башына. Ә бит аның да кайчандыр ярдәмгә мохтаҗ вакытлары бар иде. Бар иде... Үткәннәр хакында уйларга яратмаган ир тәрәзә яныннан читкәрәк китте.

...Кулына “Мал табибы” дипломы алган егетнең авылга кайтасы, “тирес арасында казынасы” килмәде. Калада чиста, дәрәҗәле урынны әтисе бик тиз табып бирде аңа. Авылда егетнең укып бетереп кайтуын дүрт күз белән көтеп торган “филшер” кыз Ләлә калды. Чибәр, ягымлы, сөйгәне өчен җанын бирергә әзер булган бу кызны бик ансат ташлады егет. Чөнки каланың бер бай кызы күптән инде егетне кулына төшерергә тели иде, бик тиз генә аның куенына керде. Тик бәхетле тормыш бер ай эчендә челпәрәмә килде. Чираттагы күңел ачудан соң, гомеренә велосипед та йөртеп карамаган егетнең рульгә утырасы килде. Бәлки аек булса утырмаган, утырса да мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде. Әмма бу көнне күпме эчкәнен дә хәтерләмәс дәрәҗәдә исергән егет кызның башына җитте. Әтисе бу бәладән улын ярты малын сатып кына коткарып кала алды. Атаның ачуы яман иде, кызны күмгәннең икенче көнендә үк диярлек улын армиягә озатты. “Кеше булып кайтмасаң, өйгә кертмим, бел аны!”–дип калды ул, вокзалга улын озата килгәч. Армиядә дә тынычлык күрсәтмәде егет, “Әти, акча сал әле”,–дип шыңшыган улына аз акчалар гына җитмәде. Ике ел эчендә машина алырлык акча туздыргач кайтып төште “хәсрәт төенчеге”. Җилкәләре киңәйгән, ирләр төсе кергән улына карап ата кеше куанып бетә алмады, төрле уй-хыялларга батты. Икенче көнне үк “солдат егет” күршесенең җиде центнерлы үгезен бәрдереп, җимерек машинаны утильгә озаткач кына, хыялларының буш икәнен аңлап, ата кеше улының кулына трактор руле тоттырды. Күңелендә сүнәр-сүнмәс пыскыган өмет уты бар иде әле, ата кеше шуңа өметләнде. Юк! Бер булмагач, булмый икән. “Нишләп кайтмый инде бу бала?”–дип аптырап улын эзләп кырга килгәч, телсез калды ул. Кырда чәчү җирләрен сукалап йөрергә тиешле улы су буенда трактор калдыклары җыеп йөри, кичәге “солдат егет” таудан аска очкан иде. Өнсез калган ата кеше улына ни дияргә дә белмәде. Чалбар каешын салып тотып ярырга кызыкса да, сабырлыгын җыйды. Шулай да: “Улым! Читтән караган кешегә син нормаль күренәсең, сөйләшкәндә дә аңлы кеше кебек, армиягә дә барып кайттың. Нишләп мондый соң син?”–дими түзә алмады. Кайгырган кыяфәт чыгарып басып торган егет исе китми генә: “Кайгырма, әти, мал табыла, улым исән дип шатлан. Әле ярый сикереп төшеп калырга башым җитте",–дип әтисен юатты. Бу сүзләрдән соң иң сабыр кеше дә чыгырыннан чыгар иде...
Егетнең ялгышы–әтисенә дөресен сөйләп бирмәү булды. Армиядә машина йөртү таныклыгы алса да, бер айга өч машинаның башына җитүе сәбәпле, калган вакытын кочегаркада уздырганлыгын әйтергә кирәк санамады ул. Ата кеше өч ай тирәсе хаста булып, табиблар күзәтүе астында йөрде. Бераз вакыттан соң, өйдәгеләр уйлаштылар-киңәштеләр дә, ата кеше Фаилне калага алып барып, хайваннар дәвалый торган клиникага эшкә урнаштырды. Урнаштырды диюе генә ансат. Моның өчен ата кеше үзенең танышы–клиника хуҗасына күпме ялынды! Биргән акчасын исәпләми дә инде.

“Биш ел укыды, укол гына ясый беләдер, зинһар, ярдәм ит!”–дип ялынды. Гаҗәп, егет матур гына эшләп китте. Әти-әни дә тынычланды, “малайга акыл керә ахрысы” дип сөенделәр. Уллары: “Машина кирәк”,–дигәч, “Алгач-алгач, кеше арасында күкрәк киереп йөрерлек булсын”,–дип, “иномарка” алып бирделәр. Яңа машинага номер алган көннең төнендә изрәп йоклап яткан ата белән ананы төнге шалтырау уятты. “Улыгыз авыр хәлдә, тиз килегез”,–дип аларны җылы урыннарыннан кузгаттылар, төнге юлга чыгардылар. Уллары дөрестән дә авыр хәлдә иде. Яшәү белән үлем арасында, аңсыз хәлдә ай буе ятты ул. Әти-әнисенең күргәннәре! Уллары өчен кайгыру гына җитмәгән, тормыш мәшәкатьләренә баттылар. Изелеп беткән машинага карап үзәкләре өзелсә дә, “Үзе исән бит әле”,–дип бер-берсен юаттылар. Иномарка утильгә генә ярарлык иде, ата кеше “башындагы бүреген салырга” мәҗбүр булды. Ул үзе әҗәткә акча сорап килгән кешедән шулай көлә иде. Менә хәзер үзе шундый хәлдә...

“И бала! Тагын нинди хәсрәтләргә тарырбыз икән синең белән?”–дигән уй тынгылык бирмәде аларга.

Улының соңгы маҗарасыннан соң, ата белән ана күп уйлап тормый гына “Безне бозганнар!” дигән нәтиҗә ясадылар. Үзеңнең үткән тормышыңа күз салуга караганда, бу юл җайлырак бит. Кем бозды икән? Беркемгә начарлыклары тигәне юк, кем эше булыр бу? Нишләргә? Кая барырга? Бик яхшы күрәзәчене кайдан табарга? “Эзләсәң, мал табыла”,– диләр бит, таптылар күрәзәчене дә. Киттеләр ата белән ана зур өметләр белән, кем бозганын әйттерергә күрәзәче янына, кереп утырдылар каршысына. “Берни дә дәшмәгез, тыңлап кына утырыгыз!”–дип кисәтте аларны күрәзәче. Ә үзе җанны өшетерлек салкын күз карашлары белән ата кешене “бораулады”. Бераздан соң күз карашын ана кешегә күчерде, үзе берни дә дәшмәде. Бу тынлыктан куырылып килгән ата белән ана шабыр тиргә баттылар, алар инде монда килүләренә үкенә дә башлаганнар иде. Ниһаять, боларны “бораулап” арыды ахры, күрәзәче телгә килеп “хөкем карарын” укый башлады.

–Шайтан каргышы төшкән балагызга! Малаең туган көнне хәтерлә әле. Бер тартма аракы алдың да, иптәшләреңне сыйладың. Исергәнче эчтегез, бик куанган идең, сүз саен: “Их, егетләр, улым туды бит, шайтан алгыры!”–дип сөйләндең. Синең бу сүзләреңә кырыеңда гына басып торган шайтан: “Минем дә улым булды”,–дип бик сөенде. Бер атна буена улың шайтанныкы булды. Табиблар аптырадылар–малаең туктаусыз елады, ими ашамады, бөтен җире сау-сәламәт булса да, бик борчылды. Бер атнадан соң аларны өйгә чыгардылар. Син мулла чакыртып исем куштырдың, Коръән укыттың. Йортта азан тавышы яңгырады. Шулай итеп, син баланы шайтаннан кире алдың. Улың тынычланды, көн саен үскән улыңа карап бик сөендең. Сөенгән саен “шайтан алгыры!” дидең. Шулай итеп, син аны берничә тапкыр шайтанга биреп, кире алдың. Шайтанның бу хәлгә бик ачуы килде, ул: “Башка балалары булмасын, бусының игелеген күрмәсеннәр”,–дип сезне каргады. Сез калган гомерегезне шайтан каргышыннан интегеп үткәргәнсез.

Дөрес сүзгә җавап юк, башлар түбән иелде. Ата кеше “шайтан алгыры” дияргә ярата иде шул. Сөенгәндә гел шул сүзне әйтә. Кара син аны! Кем уйлаган шундый хәл килеп чыгар дип?

–Ә хәзер безгә нишләргә? Ничек итеп бу бәладән котылырга?

–Бала тугач чалынырга тиешле гакыйканы үтәгез! Ир балага икәү тиешле, саранланмагыз. Авылыгызда мәчет, аның имамы бардыр. Барыгыз аның янына, сөйләп бирегез барысын, ярдәм итәр. Нәрсә көтеп йөрисез инде? Килегез дингә! Ә хәзер барыгыз, кайтыгыз да мин кушканнарны үтәгез. Башка монда килеп йөрмәгез! Калганы моннан соң үзегездән тора инде.

...Яңгыр туктады, ялт итеп болытлар артында калган кояш та килеп чыкты. Нәкъ Фаил кебек... Теге авариядән соң табиблар аңа: “Егет, теге дөньядан кайттың, тормышның кадерен белеп яшә инде”,–дигәннәр иде. Авариядән соң инвалид коляскасында калса да, зарланмый Фаил. Әле шушы хәлендә дә соңгы елларда дингә бирелгән әти-әнисен баккан хатынына булыша алды, аларны хөрмәтләп соңгы юлга озатышты. Яшьлек хаталарын да төзәтте, иман байлыгына да ия булды. Хәзер әнә нинди гаиләсе бар аның! Фаилнең гариплегеннән курыкмаган, аның белән бергә булырга ризалашкан, яраткан хатыны бар! Аның гомерлеккә гарип булып калганын белгәч, Ләлә егет янына үзе килде. Хәл белергә, ярдәм итәргә килгән кыз кире китмәде инде, дөресрәге, Фаил җибәрмәде. Котылды егет шайтан каргышыннан, Ләләсе белән бергәләп арындылар алар аннан! Әти-әнисенең дә догалары ярдәм иткәндер. Бик риза, хәер-хаклы булып, фатихаларын биреп күчтеләр бакыйлыкка. Шулай да кайвакытта Фаилнең төшенә кергәли ул шайтан. Хәйләкәр елмая да: “Мин әллә кая китмәдем, шушы тирәдә генә, сине күзәтеп торам”,–дип бармак яный. Янасын, Фаилнең “шайтан коткысына бирелә торган туны” әллә кайчан тузды инде...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1973
11 Май 2020 10:05 1769
1 Июнь 2020 10:15 1140
ӨСКӘ