Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шаярттык

1 Апрель 2019 1718
Беренче апрель дигәч, гел “аркаң акка буялган”, “күлмәгеңнең итәге киткән” ише шаярулар искә төшә. “Кара әле, кара, ни бу...” дисең дә, дустың ышанып караган көйгә шаркылдап җибәрәсең, алдануы белән котлыйсың. Авылда күрше күршегә кереп үзен шаяртканнарны тиргәп, алданганнарына ихлас сөенеп яңалык бүлешеп чыга. Шул сөйләгәннәрдән ишетеп калган бер шуклык тарихы күңелдә тора. “Әни күршедәге бер ялгыз карчыкны гел кунакка дәшә иде. Мич ашы салса да, мунча өлгертсә дә, безне шул әбигә йөгертә. Чакырып китерергә куша, йә күчтәнәч керттерә.
Шулай беренче апрель көнне әбекәйне шаяртмакчы булдык.

Йөгереп кердек тә: “Санияттәй, әни мунчага дәште. Тиз булсын ди. Абыйлар утын кисеп бетергәнче юынып чыксын ди!” – дидек.

Көн саен дәшсәң дә мунча керергә әзер бичара күршебез, күз алдыбызда ук тастымал-сабыннарын төенчегенә төйнәде дә йөгерде.

Без дә алданучыларыбыз исемлеге артканга сөенеп, уенга чаптык. Түбән оч Оркыя апаның сыерын бозаулатырга авылыбызның ветеринары Хәмзә абыйны кодалап, кайтмаган кунакны каршыларга кибетче Фатыйма апаны чаптырып мәш килдек ул көнне.

Ә Сания әби, мескенкәй, йөгереп кергән хутка мунча алдында чишенеп кереп басса: ләгән төбендә калган суларның бозлары каткан, идән сайгаклары салдырылган, салкын.

Без бит әтинең идән сайгагы алыштырып йөргәнен дә оныткан булганбыз. Шул чак олылар Санияттәйне өйгә алып кереп, кайнар чәйләр белән сыйлап тынычландырмаса, “сезнең якка мәңге борылып та карыйсы түгел идем, шундый кимсендем” дип рәнҗегән карчык сәбәбен дә аңлатмый кайтып китәсе булган.”

Менә шулай уеннан уймак та чыгарга да мөмкин шул. Юмор хисе һәр кешенеке үзенчәлекле. Уен-көлкене чынга алып, хәтере калучылар да бар бит.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1245
ӨСКӘ