Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәмсия Җиһангирова: "Үпкә түгел лә..."

22 Декабрь 2015 1997
Ул зыялы, шул ук вакытта гади дә. Ул иҗат иткән шигырьләр күңелнең һәр күзәнәгенә үтеп керә, елата, юата, дәвалый. Шактый еллар радиода эшләгәннән соң Шәмсия Җиһангирова бүген Бөтендөнья татар конгрессында хезмәт куя. 
– Шәмсия ханым, милләт өчен бүген дә янып-көеп йөрисез...

– Хезмәт кенәгәмдә язмаларым күп дип әйтә алмыйм. Университетны тәмамлагач, беренче эш урыным Татарстан китап нәшрияты булды. Аннан соң гаилә белән Әлмәт шәһәренә күченү сәбәпле, 7 елга якын балалар бакчасында мөдир булып эшләдем. Көннәрдән бер көнне мине радиога эшкә чакырдылар. 23 елымны шушы өлкәгә багышладым. Башта "Татарстан" радиосында, аннары "Яңа Гасыр", хәзер инде радио "Болгар радиосы" исемен йөртә. Кемнәр генә эшләп китмәде шул чорда. Күпләр инде пенсиядә. Миңа да җитте ул көн. Нәнирәк кенә булса да чәчәк букеты, "озак еллар халкыбызга намуслы хезмәт иттегез..." кебегрәк сүзләр генә җитеп бетмәде озатканда. Ничектер кинәтрәк булды...

– Үпкәгез бар инде алайса?

– Үпкә түгел лә... Минем, гомумән, кешегә озак үпкәләп тора торган гадәтем юк. Аннары радиодан китеп үк бетмәдем – атна саен якшәмбе көннәрендә "Яшәү яме" тапшыруын алып барам.

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Шәмсия Җиһангирова белән эксклюзив интервьюны "Акчарлак" газетасының 24 декабрь көнне чыгачак 52нче санында укый аласыз. 
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ