Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәмси ЗАКИРОВ: “50 ел иркәләп кенә яшәде дә, китеп барды...”

6 Октябрь 2020 1089
Хәлен белеп шалтыраткач, “Нәзиләкәй” дип тәмләп дәшүләрен яратам Шәмси абый Закировның. Аның белән әңгәмә эшләр өчен 7-8 ел элек Чыршы авылына (Биектау) кунакка кайткан идек. Шул вакыттан дуслык җепләрен өзмибез. Ул вакытта Шәмси абыйдан бигрәк, Галия апага сокланып кайттым. Бик акыллы, фикерле хатын. Шәмси абыйның аны бик хөрмәт итүе сизелеп тора иде. Шәмси абыйның телефон номерын җыйдым.

– Шәмси абый, нихәл?

– Ә-ә, Нәзиләкәй... Әйбәт хәлләр, үзең ничек?.. Эшкә чыктыңмы инде?

– Юк әле. Өйдән торып кына эшлим... Галия апа да китеп барган икән... Әллә нишләп киттем ишеткәч...

– 3 августта китеп барды... Бер ялгызым калдым. Мин дә быел үләрмен дип уйлап йөрим. Ул миннән өч-дүрт айга олырак иде бит. Шуңа иртәрәк китүе гадәти хәлдер, бәлки... Бүген “Эльдорадо”да йөреп кайттым. Алган әйберемнең барыбер кирәге чыкмады. Безнең янда гына ашханә бар. Шунда кереп ашый идем. Бүген ашлары ошамады. “Башка кермим сезгә”, дип чыгып киттем. Эчтән генә әйттем инде, билгеле. Суыткыч тулы әйбер. Пешер дә аша. Менә үрдәк ите алып, турап куйдым. Берәр нәрсә әзерләргә кирәк. Мине Галия апаң 50 ел иркәләп кенә яшәтте бит. Ай, иркәләде инде... “Мин синнән 40 көн алдарак үләргә тиеш. Минем өчесен, җидесен, кырыгын үткәргәннән соң үзеңә карарсың”, – дия идем.

***


Әңгәмәне тулысыча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1496
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ