Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәмси ЗАКИР: “Зиратта 7 урын алып куйдык”

21 Май 2015 1602
"Мунча ташы" театрының экс-директоры Шәмси Закир белән әңгәмә.

– Шәмси абый, заманында: “Татар халкына азатлык!” – дип кычкырып йөргәнсез, хәзер кычкырыр идегезме?

– Шулай йөреп, бөтен чәчем коелып бетте инде. Түбән Камада милли хәрәкәтнең башында тордым, халыкны күтәрергә теләдек. Бу минем иң бәхетле чорым иде: Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәкимнең чыгышларын тыңладым. Алар мине шул хәтле тетрәндерде, татар халкы дәүләтчелеген кире кайтара икән дип чын күңелдән ышандым. Әмма бу рәхәт көннәр өч елдан соң бетте. Азатлыкны бушка Мәскәүгә саттылар. Илнең байлыгын талый башладылар. Без кырыйда калдык. Органнарда эшләүче бер егет әйтте: “Шәмси, нәрсәгә ирештең инде, йә?! Завклуб идең, завклуб булып калдың (Ул чакта “Нефтехимик” клубының директоры идем). Кем хуҗа булган, шулар хуҗа булып калды һәм аларның балалары хуҗа булачак”, – диде. Шуннан соң мин тынычландым һәм бу эшемне туктаттым.

– “Мунча ташы”н сагынасызмы?

– Юк. Аннан аерылып киткәнемә ун ел. Соңгы өч-дүрт елда барып караганым да юк, юбилейларына да бармадым. Тамашаларын да карамыйм. Бик мескен хәлгә төштек. 90нчы еллардан соң сәхнәне үзешчәннәр басты. Бәрәңге арасында алабута, билчән, эт эчәгесе үсә бит. Менә шул эт эчәгесе хәзерге эстрада. Шуңа күрә мин аларның берсен дә карый алмыйм.

– “Мунча ташы”ның нәрсәсе үз­гәрде соң? Алар бит мең кешелек “УНИКС”ны 14көн буе тотып тора! Сезнең замандагы кебек түгелмени ул хәзер?

– Түгел! Безнең заманда нинди дә булса фикер әйтергә, вакыйга күрсәтергә тырыша идек. Халыкчан иде ул, ышанып эшли идек һәм халык безне шуңа яратты да. Ә хәзер анда кыланалар, клоунга әйләнделәр.

– Шәмси абый, бу сөйләшүдән соң шундый фикергә киләм, “Мунча ташы”ның хәзерге директоры Гамил Әсхәдулла сездән властьны тартып алмадымы ул?

– Гамилгә властьны үзем теләп бирдем. Мин җитәкче чагында ул администратор, хуҗалык эшләре аның кулында иде.

– Әкрен-әкрен властька килдеме?

– Әлбәттә! Һәрвакыт хуҗаны юкка чыгарып, аның ярдәмчесе хуҗага әйләнә инде ул.

– Властьны саклап кала алмадыгызмы?

– Андый көчем дә, теләгем дә юк иде. Мин бик ялкау кеше һәм бөтен нәрсәне эмоциональ кабул итәм. Җитәкче кешенең бернинди эмоциясе булырга тиеш түгел: ватып, җимереп бара ул. Ишектән кусалар, тәрәзәдән керә. Хыяллар белән яшәүчеләр җитәкче була алмый, алар кешегә ияреп йөри.

– Казан урамына үзегез генә пикетка чыгып басар идегезме? Нәрсә сорар идегез, нидән канәгать түгелсез?

– Аллага шөкер, бөтен нәрсәдән канәгатьмен. Хөкүмәт мине ким-хур итмәде: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты, Мәдәният казанышлары өчен медаль иясе, Бөтенсоюз конкурсы лауреаты мин. Беркемнән дә беркайчан да бернәрсә сораганым булмады. Киләчәктә дә Ходай сорап йөрүдән сакласын.

– Дәүләтнең бүгенге сәясәтеннән сез канәгатьме?

– Иҗат тирәсендә йөргән кеше тулаем канәгать була алмый. Әгәр дә канәгать икән, ул бу өлкәдә эшләргә тиеш түгел. Дәүләт – халыкны боргычлап тотар өчен оештырылган корал. Ә ул кирәк! Мин чын күңелдән коммунизмга ышандым. Мин туганда әтигә – 58, әнигә 44 яшь булган. Коммунистлар мине бушка укытты.

– Глава булып эшли алыр идегезме?

– Юк. Миндә кешеләр өстеннән идарә итү сәләте юк. Беркайчан бер кешегә авыз күтәреп кычкырганымны хәтерләмим.

– Яраткан главагыз бармы?

– Мин аларның берсен дә белмим. “Мунча ташы”нда йөргәндә шактыен белә идем. Ярдәм иткән кешене генә яратасың. Министрлар һәм главалар белән аралашып һәм шуңа сөенеп яшәүче артистлар да бар. Хәзер главалар турында түгел, үлем турында уйлыйм. Кәфенлек, зиратта урыннарыбыз әзер, теге дөньяга китәсе генә калды.

– Каберегез кайда булачак?

– Самосырово зиратына оныгыбызны җирләгәндә, өстәмә җиде урын алып куйган идек, чардуганнар корылган. Кабер генә казыйсы бар.

– Үлем турында еш сөйлисез...

– 20 елдан артык инде бу дөнья­дан китәсем килә. Җиде тапкыр яшәгәнемне беләм, бу минем соңгы тапкыр дөньяга килүемдер.
  
– Җаннарның күчүенә Ислам дине каршы бит, сез ышанасызмы?

– Ышанам. Коръәнне ун тапкыр укып чыктым, җаннар күчми дигән сүз юк анда. Дөньяга бер тапкыр килүемдә католик чиркәвендә китапханәче булып эшләгәнмен. Бу хакта миңа йолдызнамә өйрәнүче бер дустым сөйләде.

Шәмси Закир белән сөйләшкәч, “Туган авылым” мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем.

– Илнар хәзрәт, Шәм­си Закир: “Коръәндә җаннар күчми дигән сүз юк”, – ди.

– Ислам дине җан­нарның күчүен инкарь итә. Аллаһы Тәгалә һәрбер тәнгә аерым җан биргән. “Җаннар бер тәннән икенче тәнгә күчми”, – дип Коръәндә язылмаган. Әмма Коръәндәге җан турындагы сүзләрне укып карагач, шундый нәтиҗәгә киләбез: кешенең җаны бар, үлгәч ул тәннән чыга. Кыямәт көнендә янәдән җан тәнгә керә. Шушы тән белән ул җир астыннан кубарылып чыга һәм хисапка килеп баса. Аллаһы Тәгалә безгә шулай тасвирлап бирә һәм биредә башка тәнгә керү дигән сүз юк. Әйе, индусларда, буддистларда җанның күчүе хакында сөйләнелә. Әмма бу фәкать шушы диннәрдән килеп кергән ялган ышану гына. Аллаһы Тәгалә күпме тән барлыкка китерсә, шуның хәтле җан яраткан. 

“Коръәнне укып чыктым, анда җаннарның күчү-күчмәве турында язылмаган”, – дигәннән, Коръәнне тәрҗемә аша гына аңлап бетерү мөмкин түгел. Гарәп телен өйрәнсәң дә, Коръәнне аңлар өчен Коръән иңгән чорны белергә тиешсең. Коръән – 1400 ел элек иңгән китап. Хуш, ул чорны өйрәндең ди. Ул чорда яшәгән кешеләр Коръәнне ничек аңлаганнар соң? Коръән Пәйгамбәребезгә (г.с.) иңгән, аның авызыннан ишеткәннәр, ләкин аларның берсе дә: “Бер җан башка тәнгә керә”, – дип әйтми бит. Димәк, Коръәнгә таянып андый нәтиҗә ясап булмый. Ислам динен хорафатларга бәйләмик инде.

– Шулай ук Шәмси Закир Самосырово зиратында үзләренә кабер урыны алып куйган. Болай эшләргә ярыймы?

– Үлемгә әзерләнү әйбәт эш, кабер урыны алып куюның зыяны юк. Икенче яктан караганда дөрес тә түгел, чөнки кайда үләчәгеңне белмисең. Бәлки син Хаҗга барганда җан тәслим кылырсың. Янып үләргә, хәбәрсез югалырга да мөмкинсең бит.

Ә инде үземнең фикерем болайрак: безнең илдә алып куйсаң да комачау итмәс, чөнки хәзер зиратлар тулып бара.

ГАБДЕРӘХИМ

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1570
ӨСКӘ