Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Шәүкәт Миндияровны гомерлеккә утырттылар

9 Июнь 2016 2668
Икенче каттагы фатирга төнгә ачык калдырылган балкон тәрәзәсе аша керә ул. Хуҗаларның өйдә булу ихтималын да чамалый. Димәк ки, кирәге чыкканда аяусыз җинаятькә, кешеләр җанын кыю кебек вәхшилеккә барырга да әзер була.
ГАЗ ИСЕ

Узган елның 22 июль иртәсендә Чаллының Пушкин урамындагы йортта яшәүчеләр подъездда газ исен тоеп шөбһәгә төшәләр. Башлыча, хатын-кызлардан торган төркем аның 146нчы фатирдан чыгуын ачыклый һәм газ хезмәтенә хәбәр итәләр. Газчылар тиз килеп җитә, подъезддагы зәңгәр ягулык торбасын ябып китеп тә баралар. Ханымнар полициягә шалтыратырга сорагач исә, “анысы безнең эш түгел”, дип җаваплыйлар.

Әмма хатыннар тынычланмый, кайсы каян телефон номерларын юнәтеп, 146нчы фатирда торучыларга шалтыраталар, ләкин җавап бирүче булмый. Аеруча борчылган күршеләре Маргарита Соколова “глазок”тан карап, ике катлы ишекнең эчтәгесе ачык икәнен шәйли. Бусы “өйдә кеше бар” дигән уй тудыра, чөнки озын-озакка чыгып киткәндә йозакларның барысын да биклиләр бит. Шуңа күрә дә Марина фатирда газга агуланган күршеләр булу мөмкинлеге турындагы фикерен участок инспекторына җиткерә. Анысы исә мөһимрәк эш белән шөгыльләнүен белдереп, хәбәрне игътибарсыз калдыра. Хатын-кызның Чаллыдагы “Үзәк” полиция бүлегенә шалтыратуы да уңыш китерми. Шуннан соң Соколова “вконтакте” аша күршеләренең туган-тумачаларын эзләргә керешә.

Өч бүлмәле әлеге фатирда 66, 68 яшьләрдәге Светлана һәм Николай Деевлар, аларның күптән түгел генә гаиләсеннән аерылган 1977 елгы уллары Сергей һәм хуҗабикәнең 1963 елгы буйдак энесе Валерий Страхов яши. Күршеләр аларны тыныч, итагатьле, эчеп-исереп йөрми торган кешеләр буларак белә.

Пенсионерларның тагын бер уллары Андрей аерым яши. Маргарита нәкъ менә шуның номерын эзләп табып шалтырата да инде.

Әти-әнисе фатирын үз ачкычы белән ачып керә Андрей. Һәм, иң әүвәл, коридорда кан күлләвегендә ятучы әнисенең җансыз гәүдә­сенә тап була. Аннан соң йокы бүлмәсендәге караватта энесен һәм аның янында идәндә яткан абзыеның үле гәүдәсен күреп ала.

Мәрхүмнәрнең пычак белән чәнчеп үтерелүе шик уятмый. Газ плитәсе конфоркаларының барысы да ачык булу исә җинаятьченең дәлилләрне юк итү ниятен раслый. Соңрак җинаятьченең фатир тәрәзәләрен ябуы, идәндә шәм яндырып калдыруы да ачыкланыр. Тагын да зуррак хәвеф чыгудан бары тик балкон ишегенең ачык калуы гына коткара – газ микъдары шартлау дәрәҗәсенә җитми.

СЕРНЕ БАРМАК ҮЗЕ АЧА

Асты өскә китерелгән фатирдан шактый гына әйберләр югалу явызлыкның нинди максат белән кылынуын әйтеп тора. Ул төнне бакчада кунып, коточкыч үлемнән котылып калган гаилә башлыгы Николай Деевны да шәһәргә алып кайтып, әңгәмә үткәрелә.

Бүлмәләрдә эзләнүләрнең нәти­җәсе булмагач, Чаллы эчке эшләр идарәсенең эксперт-криминалисты Константин Плохих җинаятьченең керү-чыгу юлларын җентекләп тикшерергә керешә. Аның фатирга балкон аша керү мөмкинлеген дә чамалый. Һәм көтелмәгән урында калган берничә бармак эзен күчереп ала. Электрон картотека аларның берсе 1994 елда туган Шәүкәт Миндияровныкы икәнен әйтеп бирә. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан әлеге егетнең бармак эзләре алынып, кайчандыр гомум электрон базага кертелгән була.
Калганы әллә ни кыенлык тудырмый.

Замана техникасы Шәүкәтнең кайда икәнен тиз ачыклый. Шул ук көнне кичке 6лар тирәсендә Деевлар фатирыннан урланган күлмәк-чалбарны кигән ир заты тоткарлана. Шунда ук гаебен тануын белдереп, биниһая озын күрсәтмә бирә ул. Урланган әйберләр аның ике дусты белән яши торган вакытлы фатирында табыла. Икенче көнне иртә белән ныклы сак астында вәхшилекләр кылган фатирга алып килгәч, алдан сөйләгәннәрен раслап, күрсәтеп тә йөри Шәүкәт.

ТӨНГЕ МӘХШӘР

Әйтүенә караганда, әлеге йорт тирәсенә очраклы рәвештә, төннең икенче яртысында барып чыга ул. Ишегалдында тәмәке тартканда икенче каттагы фатир балконының тәрәзәләре ачык икәнен шәйли. Берәр сәгать икеләнеп утырганнан соң тәвәккәлләргә була вәхши. Десантчы егеткә тимер рәшәткә буйлап подъезд ишеге түбәсенә менү кыен булмый. Балконга, аннан соң кухняга уза. Шул рәвешле, таныш булмаган фатирга үтеп керә, анда ничә кеше булуын да белми. Шыпырт кына кыйммәтле әйберләрне җыеп тутырырга һәм качарга ниятли.

Кроссовкаларын балконда салып калдырып, фатирны тикшерергә керешә. Бүлмәләрдә өч кеше, шул исәптән, ике ир-ат булуын ачыклагач та кире борылырга уйламый. Хуҗабикә йоклаган бүлмәдән акча янчыгы һәм вак-төяк бизәнү әйберләре салынган тартманы эләктереп кухняга чыга. Табышның юк дәрәҗәсендә икәнен күрә. Аннары өстәлдәге иң зур пычакны тотып, 52 яшьлек Валерий Страхов бүлмәсенә керә. Кесәләрдә актарынган мәлдә ир уянгандай булып күренә аңа. Берничә тапкыр чәнчегәч, Валерий кычкырып та җибәрә.
Бу инде калганнар да уянды дигәнне аңлата. Ерткыч, коридорга чыгып, 1949 елгы Светлана Деева белән очраша һәм аңа берничә тапкыр кадап ала да 38 яшьлек Сергей бүлмәсенә ыргыла. Анысы каршылык күрсәтеп азапланса да, пычаклы бәндәне җиңә алмый.

Өйдәгеләрнең исән калмавына тәмам ышангач, кулы гына түгел, бите, чәчләре дә канга буялып беткән адәм актыгы кыйммәтле әйберләр эзләргә керешә. Әмма табышы мулдан булмый аның. Бер пакетка планшет-компьютер, “игровая приставка” салына, икенчесенә кием-салым, Н.Деевның фронтовик әтисенең орден-медальләрен тутыра.

Канлы киемнәрен алмаштырып, янгын чыгару хәстәрен күргәннән соң, Страхов паспортында табылган 5 мең сум акчаны һәм берничә банк картасын кесәсенә салып, китәргә җыена. Бу инде иртәнге 5ләр тирәсе, ишегалдында җыештыручылар кайнашкан вакыт була. Шуңа күрә ишектән чыгарга туры килә аңа.

Пычаклар һәм башка кирәкмәгән әйберләрне юл уңаенда ташлап калдыра. Соңрак аларны полиция хезмәткәрләре эзләп табачак һәм җинаять эшенә “вещдок” итеп теркәячәк әле...

ГАП-ГАДИ ЕГЕТ

Туган-тумача, күргән-белгән Шәүкәт турында шундый фикердә. Чыннан да, башкалардан әллә ни аерылып тормый ул. Актаныш районының Иске Әлем авылында туган, аннан соң Түбән Камага күченеп килгәннәр. Әтисе Фәрхәт белән әнисе Гөлбохар ул сабый чакта аерылыша. Мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, нефть-химия көллиятенә кереп, ел ярым укыгач ташлап чыга. Армиягә алына, кече сержант булып Түбән Камага кайта. Тикшерүче Д.Кириллов җинаять эшенә Шәүкәтнең десантчы вакытларындагы мактау язуларына кадәр теркәгән. Моңа кадәр полициягә эләгүче дә, артыгын эчеп йөрүче дә түгел. Кыскасы, бу яктан күпләргә үрнәк булырдай зат.

Шушы егетнең аек баштан коточкыч җинаятькә баруы гаҗәп тоела. Хәер, моңа әллә ни аптырыйсы юк кебек. Сәбәпне Миндияровның тормыш итәргә әзер булмавы, эшләп яшәргә теләмәвеннән эзләргә кирәктер. Армиядән кайткач, әнисе белән яшәүче Рәшит исемле ир-ат белән автосервиста эшләп карый ул, аннан төзелешкә китә, кире остаханәгә кайта. Күрше Чаллыда тагын төзелешкә урнаша, тулай торакта бүлмә дә бирәләр үзенә. Әмма аз түлиләр, хезмәт хакын тоткарлыйлар дигән һәм башка сылтаулар табып, беркайда да озак тоткарланмый Шәүкәт.

Башкортстаннан Чаллыга килеп, аның белән вакытлы фатирда яшәүче Радмир белән Данил үз көннәрен үзләре күрә. Алар эшкә чыгып йөгергәч, безнең егетебез компьютерда уйнарга утыра. Әнисе әйтүенчә, егет тәүлекләр буе экран каршында утырырга мөмкин. Соңгы елларда элеккеге дуслары, йөргән кызы белән дә аралашмый башлаган ул.

Мәхшәрле төнгә берничә көн кала Иске Әлемгә, әтисе янына килеп киткән. 21 июльдә Түбән Камада әнисе, үги әтисе белән булган, аннары кунарга да калмыйча Чаллыга китеп барган. Проблемалары белән уртаклашмаган, ачылып сөйләшмәгән. Болары инде тормышта урынын таба алмаган егет үз эченә бикләнә, төшенкелеккә бирелә бара дигән фикергә этәрә.

Юньләп эшләмәгәч, бурычлар да җыела. Шәүкәтнең дә фатир хуҗасына 5 мең сум әҗәте була. Аңа 22 июль көнне исәп-хисап ясарга сүз бирә ул. Һәм вәгъдәсен үти – кичке 6да аңа мәрхүм Страхов паспортыннан алынган 5 мең сумны күчерә. Нәкъ менә банктан чыгып килгәндә богаулыйлар аны. Бу инде 21 яшьлек Ш.Миндияровның ирекле тормыш белән хушлашуын белдерә.

Быел язын Татарстан Югары суды аны гомерлек төрмәгә хөкем итте. Ул өч кешене үтерү генә түгел, һөҗүм итеп талау, чит мөлкәтне юк итәргә омтылыш ясау, дәүләт бүләкләрен үзләштерү турындагы тагын өч маддә буенча гаепле дип табылды.

ГОМЕРЛӘР ҺӘМ ҮЛЕМНӘР

Инде аның кулыннан һәлак булган мәрхүмнәр һәм төп зарар күрүче Николай Деев турында әйтеп үтик. Гаилә башлыгы двигательләр заводында эшләп ялга чыккан. Күргән-белгәннәр аны укымышлы, зыялы кеше диләр. Әлеге хәлләрдән соң 1947 елгы абзыйның саулыгы нык какшаган.

38 яшендә дөньядан китеп барган кече уллары Сергей исә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Берничә ел элек хатыны белән уртак кәсепләре дә, гаиләләре дә таркалган. Ләкин Сергей эшсез йөрмәгән, малае белән дә даими очрашып торган.
Апалы-энеле Светлана Деева һәм Валерий Страхов 8 балалы гаиләдә үскәннәр. Бүген әлеге бертуганнарның өчесе генә исән. Светлана һөнәре буенча хисапчы, пенсиядә дә эшләп улларына ярдәм итәргә тырышкан тыныч ханым булган. Энесе Валерийны да үз янына сыендырган ул. Анысы хезмәт урыны кыскартылып эшсез калган чорда эчкечелеккә сабышкан, шул сәбәпле, әнисе белән яши торган фатирын да югалткан. Әмма дәваланып, инде күптән аек тормыш рәвеше алып барган булган.

СОҢГЫ СҮЗ

Шәүкәт карак җәмгысе 39136 сумлык әйбер урлаган. Өч кеше гомерен шулай бәяләгән ул. Әмма әлеге малның файдасын күрергә өлгермәгән. Интернеттан карап, орден-медальләрнең бары тик сугыш елларында эшләнгән берничәсенең генә аз-маз бәясе бар икәнен ачыклаган. Урланган 4 банк картасындагы барлы-юклы байлыкны да үзләштерә алмаган.

Әлеге җинаять эшен караган Татарстан Югары суды рәисе урынбасары М.Беляев китергән рухи һәм матди зыян өчен, мәрхүмнәрне күмү чыгымнарын каплау өчен Шәүкәттән Деевларга 2 миллион 95 мең сум, Страховның туганнарына 1 миллион түләтергә дигән карар чыгарды. Әлбәттә, гомерлек төрмәгә эләккән адәмнән әлеге акчаны алу мөмкинлеге инде юк дәрәҗәсендә...

Наил ВАХИТОВ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ