Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Селфи ясаганда да чама хисен онытмау зарур”

6 Август 2015 1809
Хәзер күпләр “Вконтакте”, “Фейсбук”, “Инстаграм” кебек социаль челтәрләргә бәйлелектән интегә. Кая баралар, кем белән очрашалар, нинди кием кияләр, нәрсә ашыйлар – барысын да фотога төшереп, тизрәк интернетка эләргә ашыгалар. Берәрсе хакында азмы-күпме хәбәрдар буласың килсә, шул фотоларны карап чыгу да җитә.
Бер яктан, бу үзенә күрә замана шаукымы һәм моның зыяны юк кебек. Икенче яктан караганда, шәхси тормышыңны дөньяга чыгарып селкү әдәпсезлек кенә түгел, ә сиңа зыян да китерергә мөмкин. Болар хакында Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.
  
– Рамил хәзрәт, шәхси тормышны социаль челтәрләр аша халыкка ачып салу дөресме? Моның киләчәк тормышка тискәре йогынтысы юкмы?

– Дөнья, аңа караш, яшәеш гел үзгәреп тора. Без куллана торган җиһазлар да һәрдаим үсеш кичерә. Әйтик, 30 ел элек булган компьютерны хәзер күпләр күз алдына да китерә алмый. КАИда укыганда бер компьютер бер бүлмәне алып тора иде. Без шунда программа төзеп, төрле мәсьәләләр чишә идек. Аннары персональ компьютер барлыкка килде. Хәзер инде кесәдәге телефон да компьютер ролен үти, аның ярдәмендә Җир шарының теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә кереп була. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Һәрнәрсәне парлы итеп яраттык”, – ди. Көннең – төне, яхшының – яманы, хатынның ире һ.б. бар. Компьютер да – ике башлы таяк. Хәзер аннан башка тормыш туктап калыр төсле. Чөнки өйдән дә чыкмыйча интернет аша поезд-самолетка билет сатып алабыз, үзара мәгълүмат алышабыз. Бу – бик яхшы. Ә инде “Вконтакте”, “Фейсбук”, “Инстаграм” һ.б. социаль челтәрләр турында сөйләшкәндә игътибарлы булырга кирәк. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Бу дөнья – күплек, байлык, мал, балалар, оныклар белән мактанудан тора”, – ди. Кешенең күңелендә шундый хис бар: ул үзендәге нигъмәтне, байлыкны башкаларга да күрсәтергә тели. Бүген моны эшләү бик җиңел: фотога төшерәсең дә интернетка куясың. Ләкин Ислам күзлегеннән фикер йөрткәндә, “ярый” һәм “ярамый” кебек төшенчәләрне истән чыгармау, чикне узмау зарур. Әйтик, кеше сәфәр вакытында матур бер аланны, җәнлекне, диңгез ярын яки башкаларга да кызык­лы булган күренеш, урынны фотога төшереп социаль челтәргә куйса, әлеге мәгълүматны башкаларга да җиткерсә, бу – хәерле гамәл. Ә инде шәхсияткә кереп, адәм баласы үзенең гаурәт урыннарын фотога төшереп дөньяга чәчсә, чит-ятларга белгертергә ярамаган хис-тойгыларын ачса, бу, әлбәттә, хәерле түгел. Чөнки Ислам дине гаурәт урыннарын каплап йөрергә өнди. Диндә “сер” дигән төшенчә бар. Ул ир белән хатын, дуслар, туганнар арасында була ала. Моннан тыш, һәркемнең күңел түрендә йөрткән, берәүгә дә әйтергә базмаган шәхси сере саклана. Аларны кешегә ачарга ярамый. Чөнки социаль челтәргә керүчеләр арасында сине яратучылар гына түгел, ә өнәмәүчеләр, күрә алмаучылар, көндәшләрең, көнләшүчеләр дә булырга мөмкин. Шуңа да эчке дөньяны тирә-юньгә фаш итү Ислам дине закончалыклары белән чагышмый. Адәм баласы үзенең шәхсиятен, дәрәҗәсен сакларга бурычлы.

– Күз тию мәсьәләсенә тукталыйк әле.

– Хәзер сихерчеләргә йөрүчеләр күп. Бозым ясау, кешеләр арасын бозу Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучылар өчен гадәти хәлгә әйләнсә, сихерчеләр өчен бу – сәүдә. Алар бозым үтемлерәк булсын өчен кешенең сурәтен, тәненә тиеп торган әйберен, мәсәлән, балдагын, киемен сорыйлар. Хәзер инде теләсә кемнең фотосын интернеттан алып бозым ясарга мөмкиннәр. Социаль челтәрләргә сурәтләрен куючылар моны исләреннән чыгармасын иде. Гомумән, Ислам динендә кешенең сурәтен төшерү тыела.

– Социаль челтәрләрдәге фото­сурәтләргә сокланып караганда да күз тияргә мөмкинме?

– Сокланып карау башка нәрсә. Күз – көнләшүдән тия. Бала тугач, бәби чәенә туганнарын җыялар. Алар арасында да көнләшүчеләр булуы ихтимал. Бәлки кемнеңдер баласы юк, булса да, юлдан язгандыр. Шуңа да көнләшеп караганда нарасыйга күз тия ала. Тик күзе тигән кеше белән күз тигән зат арасында Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте бар. Әгәр ул булса, күз тия, юк икән, тими. Моннан тыш, күз тигән кешенең гаебе – 80, ә кемнең күзе тигән, аныкы 20 процент кына.

– Ни өчен күз тигән кешенең гаебе күбрәк?

– Әйтик, бала таптык, тудырдык, дибез. Сабый – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Шуңа күрә дә “Әлхәмделилла, Аллаһы Тәгалә безгә шундый бала бирде”, – дип әйтү мөһим. Шул чагында Аллаһы Тәгалә риза була, күздән саклый. Караган кешегә исә “Сөбханалла, машалла” дип әйттерергә кирәк. Яңа фатирга күчкәч тә: “Шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә менә шундый фатир бирде. Коръән укып, дога кылып алыйк әле”, – дисәк, начар күзнең зыяны тимәс. Ләкин кешеләрнең күңелен мактану, масаю, тәкәбберләнү хисе чорнап алган һәм ул Аллаһы Тәгаләне онытып җибәрә.

Өстәвенә, кунаклар арасында көн­лә­шүчеләр була. Хөсетлек бүген киң таралган. Аны тыючы бердәнбер канун – дин. Диннең дә нык дәрәҗәдә булуы кирәк. Көнчелекнең зыяны турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Учакка салган утын ничек янса, хөсетлек бөтен хәерле нәрсәне шулай яндырыр”, – дигән. Галимнәр исбатлавынча, хөсетлек кешенең эчке органнарын яндыра икән. Гомумән, дин тыйган гамәлләр физиология, психика, рухи халәт өчен зарарлы.

– Социаль челтәрдә тозсыз сүз язышып, вакыт уздырып утыру гөнаһмы?

– Һәр чорның үз илаһы бар. Элек кешеләр потлар, йолдыз, Ай, Кояш һ.б. табынган. Аннары патшалар илаһка әйләнгән. Акча, байлык – шулай ук илаһ. Хәзер инде бишектәге бала еласа, әнисе аңа имезлек каптырмый, тизрәк кулына телефон тоттыра. Ул шундагы төймәләргә баскалап, уеннар уйнап, елавыннан да туктый, ашавын да оныта. Ягъни балаларыбызны бишектән үк компьютерга, интернетка өйрәтәбез. Монысы – беренчедән. Икенчедән, кайбер сабыйның туганда ук аң дәрәҗәсе югары була. Өченчедән, динебез зәгыйфь, Аллаһы Тәгаләгә мөнәсәбәтебез җитешсез һәм интернетка чумдык, андагы социаль челтәрләргә күпме вакыт сарыф итәбез. Кешеләр арасында җанлы мөнәсәбәт калмады. Хәзер миңа яңа өйләнешкән парларның әти-әниләре шалтыратып: “Хәзрәт, балалар белән сөйләшегез әле. Килен – бер, малай икенче бүлмәдә компьютерда утыра, аралашмыйлар”, – дип зарлана. Ягъни компьютер, интернет ир белән хатын мөнәсәбәтенә дә тәэсир итә, бала һәм ана арасына керә. Кешеләр дөньяны интернет аша гына күрә. Бу да илаһ һәм бик куркыныч нәрсә. Галимнәр әйтүенчә, интернетта утырып уздырган вакытның 11 проценты гына файдалы, калган 89 проценты – зыянлы.

– Хәзер селфи ясау, ягъни үз-үзеңне фотога төшерү популяр. Селфи ясыйм дип күпердән егылып яки башка кү­ңел­сезлеккә юлыгып үлүчеләр бар. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә бер ел эчендә йөзләп кешенең гомере селфи ясыйм дип өзелгән.

– Селфиның хәрәм дип әйтерлек ягы юк. Әмма монда да һаман шул чама хисен онытмау шарт. Аны югалтсаң, зыянга китерә. Мәсәлән, Коръән укыганда көнгә бер бит укырга дип максат куйсаң, гамәлең дәвамлы була, арымыйсың, талмыйсың. Ә инде шундук көнгә бишәр бит Коръән укырга тотынсаң, бик тиз арып-талып туктаячаксың. Кыз белән егет чиктән ашып бер-берсен яратса, күп очракта аларның мөнәсәбәте күңелсез төгәлләнә. Чөнки алар мәхәббәт дип Аллаһы Тәгаләне дә оныта. Шуңа да селфи ясаганда башкаларны гаҗәпләндерәм дип гомерне, сәла­мәтлекне куркыныч астына куярга ярамый. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Белә торып үз-үзегезне һәлакәткә этәрмәгез”, – ди. Куркыныч урын, экстремаль шартлар икән, сакланырга кирәк. Юкса, гомерең өзелсә, үзеңне үтерү булып санала. Андый бәндәләрне мәңгелек җәһәннәм көтә. Бу кешегә Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте дә төшә.

– Рамил хәзрәт, үзегез социаль че­л­тәрләрдән файдаланасызмы?

– Юк. “Вконтакте”да минем исем­нән Инсаф исемле егет утыра, вә­газьләремне куя. Минем өчен социаль челтәрләр кызык түгел. Берәүләр моны дөньядан артта калу дип уйлар. Ләкин мин алай дип санамыйм, кирәкле мәгълүматны алып барам. Аллаһы Тәгалә адәм баласын күпме күрсәтергә тели, шул кадәр халыкка чыгара. Теләгән кеше мине эзләп килә. Никах укыганда яшьләргә хәтта интернетта булмаган мәгълүмат бирәм. Беркөнне генә кызыма: “Мерлин Монроның үләр алдыннан язып калдырган хаты бар”, – дип сөйләдем. Ул шул хатны төне буе интернеттан әй эзләде, әй эзләде, барыбер таба алмады. Мин бу хакта бер китаптан укыдым. Мерлин Монро “Минем тәҗрибәмне кабатламагыз. Мин – бу дөньяда иң бәхетсез хатын-кыз. Мине кулландылар да ташладылар. Моңа үзем гаепле”, – дип язып калдыра.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ